Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән тарихын барлый

Яшел Үзән шәһәренең Полукамушки дип йөртелгән бистәсендә авария хәлендә дип табылган ике йорт янган. Янәшәдәге агач янкормаларга да ут капкан. Бәхеткә, әлеге һәлакәттән бер генә кеше дә зыян күрмәгән,...

Яшел Үзән шәһәренең Полукамушки дип йөртелгән бистәсендә авария хәлендә дип табылган ике йорт янган. Янәшәдәге агач янкормаларга да ут капкан. Бәхеткә, әлеге һәлакәттән бер генә кеше дә зыян күрмәгән, чөнки бу йортларда кеше яшәмәгән. Янгын мәйданы 250 квадрат метрны тәшкил иткән. Бу вакыйганы тәфсилләп шәрехләвебезнең хикмәте шунда, Полукамушки - Яшел Үзән шәһәренең тарихи бистәсе. Биредә яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт булуы мәгълүм. Аларның сигезен шәһәр җитәкчелеге тарихи мирас дип таныган. Бу йортлар ХIХ гасыр азагында төзелгән. Тарихи йортларның берсенә дә зарар килмәгән. Биредә туристлар өчен шәһәрнең әүвәлге күренешен җанландырырга телиләр.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ