Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшүсмерләр «Кыюлык көне»ндә катнашты

Башкаланың Урицкий исемендәге паркында узган әлеге чарада 12-16 яшьлек өч йөзгә якын яшүсмер катнашты. Бирегә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әнисез калучылар, шулай ук асоциаль тәртипле үсм...

Башкаланың Урицкий исемендәге паркында узган әлеге чарада 12-16 яшьлек өч йөзгә якын яшүсмер катнашты. Бирегә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, әти-әнисез калучылар, шулай ук асоциаль тәртипле үсмерләр һәм гади укучылар җыелган иде.

Биш сәгатькә сузылган бу очрашу спорт чараларында көч сынашуга гына кайтып калмады. Йөгерү, баскетбол, футбол, шахмат, җәядән ату белән беррәттән, малайлар командада эшләргә өйрәнде, актерлык остаханәсендә катнашты, Калашников автоматын сүтеп җыю серләрен ачты, шулай ук мавыктыргыч квест биремнәрен үтте.
«Букадәр санда катнашучыларны беренче мәртәбә җыябыз!» – ди оештыручыларның берсе һәм чараның алып баручысы булган Алмаз Төхвәтуллин. Үсмер егетләр өчен җан атарга әти-әниләр һәм туганнары килгән. Чараны уздыруга, катнашучыларга ярдәм итү өчен исә махсус әзерлек узган 70 волонтер җәлеп ителгән.

«Мондый чараларны даими рәвештә уздырырга кирәк, – ди Апас районы Зур Күккүз авылында яшәүче унике бала атасы Марс әфәнде. «Кыюлык көне»нә ул тугызынчы нәсел дәвамчысы – Гомәрне алып килгән. – Бүгенге алгарыш чорында бигрәк тә малай-егетләргә уңай үрнәк кирәк. Гаиләм зур булгач, аны туендыру тулысынча минем өстә. Эштән кайткан мәлдә генә әллә ни тәрбия кылырга мөмкин түгел. Тәрбия эшенә кул селтәмибез, әлбәттә. Зур. күпбалалы гаиләдә үзара ярдәмләшеп, бер-береңә терәк булып үсү – үзе үк яхшы күренеш. Шулай да яшүсмерләргә чын ир-атларча үз-үзеңне дөрес тоту моделен күрсәтү, максатчанлык, тырышлык, җаваплылык хисләрен менә шулай үз яшьтәшләре белән берләштерә торган чараларда тагын бер кат аңлату бик файдалы».
Фотолар: «Рожденный быть мужчиной»  оешмасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ