Логотип Магариф уку
Цитата:

Язгы каникулыгызны ничек үткәрәчәксез?

Табигатьтә – яз, күңелләрдә наз булган чак хәзер. Күпсанлы укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен бу бигрәк тә. Уку елының иң озын чиреге дә, ниһаять, төгәлләнү алдында. Алда – бер атналык язгы каникул....

Табигатьтә – яз, күңелләрдә наз булган чак хәзер. Күпсанлы укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз өчен бу бигрәк тә. Уку елының иң озын чиреге дә, ниһаять, төгәлләнү алдында. Алда – бер атналык язгы каникул. Рәхәтләнеп ял итәргә, көч тупларга мөмкинлекләр ачыла дигән сүз. Күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин да үзенең бер пьесасына юкка гына «Адәм баласына ял кирәк» дигән исем бирмәгәндер шул. Ә менә республикабыз укытучылары һәм укучылары быелгы язны каникулны ничегрәк уздырырга җыена икән? Хәер, аларның үзләрен тыңлап карыйк. Ә менә Сез үзегез көтеп алган ул ялны ничек үткәрергә уйлыйсыз? Уй-фикерләрегезне безгә дә язып җибәрегез.
Гөлнур Наил кызы КАСЫЙМОВА, Казандагы 98 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Әйе, чыннан да, үзенең эре-эре тамчылары, сыерчыклары, гөрләвекләре белән туган ягыбызга яз килә. Күңелле дә инде яз көне!
Язны, бигрәк тә аның каникул көннәрен укучыларыбыз да, без –укытучылар да түземсезлек белән көтеп ала. Безнең мәктәптә язгы каникул бераз иртәрәк, ягъни 23 марттан башланып, 31 мартта тәмамлана. 23 мартта IX, XI сыйныф укучылары? башка мәктәпләргә барып, математикадан сыналып карау имтиханы бирергә барачак. Ә мәктәбебез укытучылары безгә башка мәктәпләрдән килгән укучылардан имтихан алуда катнашырга тиешләр. Шулай ук 25 – 29 март аралыгында IX, XI сыйныф укучылары мәктәптә телдән сайлаган фәннәре буенча өстәмә шөгыльләнәчәкләр һәм имтихан биреп караячаклар.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәбебездә 23 марттан башлап мәктәп яны лагере эшләячәк. Теләгән бала әлеге лагерьга йөри алачак.
Урта звенода укучылар каникул вакытында, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, кинога, театрга яисә музейга бара. Мәсәлән, мин, үземнең VIБ сыйныф укучыларым белән бергә, Корстондагы кинозалына «Су анасы» фильмын карарга барачакмын.
Ләйсән Галиәхмәт кызы МӨЛИХОВА, Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
– Гимназиябез укытучылары һәм укучылары язгы каникулны зур түземсезлек белән көтеп алды. Ни өчен дигәндә, быелгы каникул көннәре очрашуларга, төрле чараларга бик бай булыр төсле.
Рус шәһәре саналган Бөгелмәдә яшәсәк тә, гимназиябездә тулы канлы татар рухы хөкем сөрә. Шуңамы, бик тә күңелле яшибез. Әле язгы каникул башланырга да өлгермәгән, инде бездә көн дә кызыклы очрашулар, мавыктыргыч кичәләр. Әле менә бүген гимназиябездә Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин кунакта килеп китте. Килүенең сәбәбе – «Счастливые истории» фонды шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырган конкурста җиңү яулаган Лия Хәмитова безнең гимназиядә белем ала. Шагыйрь белән очрашу гимназиябезнең укытучылар коллективына да, укучыларыбызга да бик зур тәэсир ясады. Кичә бик җылы, матур атмосферада узды.
Әмма каникулларда гел күңел ачып кына йөреп булмый, җитди эшләр белән дә шөгыльләнергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гимназиябез укучылары өчен «Язгы каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага дәрес-әңгәмә үткәрде. Укучыларыбыз тагын бер кат сулыклар янында сак булырга, юл аша бары тик тиешле урында гына чыгарга кирәклеген кабатлады. Шулай ук куркынычсызлык жилетларын да киеп карадылар, беренче ярдәмне ничек дөрес итеп күрсәтергә икәнен дә өйрәнделәр.
Гүзәл Илдар кызы СӨБХАНОВА, Бөгелмәдәге Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Театр елы уңаеннан язгы каникул көннәре алдыннан шәһәребез күләмендә оештырылган театр бәйгесендә дә катнашырга өлгердек. Һәм юкка гына түгел: безнең «Тукай әсәрләренә таянып» дип аталган театр төркеме I урынга лаек булды!
Ә инде «Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә катнашу иң күңелле мизгелләребезнең берсе булды. Гимназиябез данын IX сыйныф укучысы Әдилә Кәримова яклады. Бәйге барышында укучы кызлар төрле юнәлешләрдә көч сынашты: матур, тәмле телле икәнлекләрен дә, сәләтле дә, хуҗабикә була алуларын да, шул ук вакытта матур, акыллы, сөйкемле татар кызы икәнлекләрен дә күрсәттеләр.

Рүзәл ШӘРИПОВ, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең IX сыйныф укучысы:
– Язгы каникулны күптәннән инде көтәм, чөнки ул онытылмаслык мизгелләргә бай булырга охшап тора. Ялымның беренче көнендә үк «Лидерлар мәктәбе» проекты кысаларында «Ялкын» журналы уздырачак очрашуга барырга ниятлим. Әлеге очрашу Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында узачак икән. Каникулымның икенче көне, миңа калса, телевизион ток-шоуда катнашу белән истә калыр. Ә инде атнаның икенче яртысында Арчабыздагы «Нур» балалар телестудиясе белән Чиләбе шәһәренә барырга планлаштырабыз. Анда Россиянең журналистика белән шөгыльләнүче иң алдынгы яшьләре көч сынашачак. Алар арасында безнең Арча балалар телестудиясенең дә булуы бик куандыра!
Зөлфия Әдһәм кызы ШӘЙХЕТДИНОВА, Казандагы 14 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Язгы каникулны безнең укучыларыбыз да зарыгып көтеп ала. Кыш буе укып арыган балалар каникул көннәрен ял итеп үткәрергә ярата. Шуны исәпкә алып, без аларны төрле чаралар белән кызыксындырырга, күңелләрен ачарга тырышабыз.
Кайберләре авыл табигатен сайлый: дәү әни-дәү әтиләре янына авылларга кайталар. Ә шәһәрдә калучыларны төрле чаралар көтә. Башлангыч сыйныф укучылары өчен гимназиябедә «Язгы тамчы» лагере эшләячәк.  Аларны көн дә күңелле чаралар, мавыктыргыч уеннар  көтә. Ә калган укучылар белән сыйныф җитәкчеләре шәһәр үзәгендәге музейларга, кинотеатрларга, мәдәни үзәк, паркларга экскурсияләргә йөртәчәк. Кремельдәге музейлар укучыларыбызга бигрәк тә ошый.
Шулай ук Г.Кариев исемендәге яшьләр театры артистлары белән дә без бик еш очрашабыз: я алар безгә килә, я без үзебез аларга барабыз. Укучыларга аларның спектакльләре бик тә ошый.
Гимназиябездә каникул көннәрендә IX һәм XI чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнарга әзерлек дәресләре үтәчәк.
Фидалия Дамир кызы ХАЛИКОВА, КФУның IT-лицее укытучысы:
– Безнең лицей башка мәктәпләрдән үзгәрәк инде ул: уку елы дәвамында төрле төбәкләрдән җыйналган, төгәл һәм табигать фәннәрен тирәнтен үзләштерергә омтылышы булган үз укучыларыбыз лицей-интернатта торып укый. Каникул килеп җитте исә, алар үз туган төбәкләренә – әти-әни йортына таралыша. Язгы каникул чорында да бу шулай. Үз укучыларыбыз белән бер атнага аерылышсак та, лицеебыз каникул көннәрендә дә укучылар авазыннан бер генә минутка да тынып тормаячак: безгә Татарстан районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән төгәл һәм табигать фәннәренә бик тә хирыс булган V – IX сыйныф укучылары җыйналачак.
25 марттан 27 сенә кадәр лицеебыз базасында алар өчен фән олимпиадаларына әзерләнү максатыннан уку-өйрәнү җыеннары оештырыла. 25 – 27 март көннәрендә V – VI сыйныф укучылары – математика, 26 марттан башлап өч көн буена – биология (VI – VII сыйныфлар), физика (VII –VIII cыйныфлар), химия фәннәреннән (VIII – IX сыйныфлар) дәресләр алачак, КФУ галимнәренең төгәл һәм табигать фәннәренең четерекле темаларын яктырткан фәнни-популяр лекцияләрен тыңлаячак. Алар өчен робототехника дәресләре, мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары, Казанның истәлекле һәм тарихы урыннары буйлап экскурсияләр оештыру да каралган. Бу чорда төрле төбәкләрдән җыйналган укучыларның математика, биология, физика, химия фәннәреннән үтәчәк олимпиадаларда үз белемнәрен күрсәтү мөмкинлекләре булачак. 28 март көнне – математикадан, 29 мартта биология, химия, физикадан олимпиадалар үтәчәк. Олимпиада төгәлләнүгә, төштән соң аларга мастер-класслар күрсәтәчәкбез, олимпиада биремнәрен анализлау, лицеебыз буйлап экскурсия оештырылачак.
Ә 30 март көнне лицеебызда Ачык ишекләр көне узачак.
Рәсимә Хәниф кызы ИБРАЕВА, Арчадагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Безнең мәктәбебез дә язгы каникулны файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга тулысынча әзер. Укучылар һәм укытучылар арасында уздырылучы шашка, шахмат ярышларында катнашучылар күп булыр дип көтелә. Сыйныф җитәкчеләре, укучылары белән берлектә, төрле экскурсияләргә баруны планлаштыра. Каникул көннәрендә сыйныф белән Арчадагы Боз сараена  бару да матур традициягә әйләнде. Теләкләре булган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәптә имтиханга әзерлек өчен консультацияләр үткәреләчәк.
Һәр укытучы һәм укучының каникул көннәренә шәхси планы да булмый калмый, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, ял ул кызыклы да, файдалы да булырга тиеш, минемчә. Мин үзем язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә, дусларым, туганнарым белән күрешеп аралашырга  яратам.
Хезмәттәшләремә һәм укучыларыма истә калырлык матур язгы каникул телим!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ