Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы Шаһинур Мостафин вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эзтабар язучы Шаһинур ага Мостафин бүген иртән якты дөньядан китеп барды. "Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язу...



Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эзтабар язучы Шаһинур ага Мостафин бүген иртән якты дөньядан китеп барды.
"Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат булган", - дип хәбәр итәләр Татарстан Язучылар берлегендә.
Язучы Бөек Ватан сугышы тарихын, архивларны өйрәнеп, 478 герой-матросовчыны ачыклаган. Шаһинур Мостафин - үзе тапкан геройларга 34 һәйкәл куйдырган кеше.
"Көчле рухлы булуы белән дә күпләргә үрнәк шәхес ул. Соңгы елларда рәхимсез авыру белән көрәшсә дә, иҗат эшен ташламады. Хәзер дә эзтабар әдип кулыннан тынгысыз каләмен төшерми. Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 75 еллыгын каршылап, татар һәм рус телләрендә өр-яңа ике китабын хәзерли. Көне-төне иҗат утында янып үтә Шаһинур аганың гомере (йоклый алмыйча яткан чакларында яңадан язу эшенә тотынгач кына күңеле тынычлана)", - дип сөйләгән иде күптән түгел “Мәгарифкә“ Шаһинур Мостафинның якташы, Татарстанның һәм Россиянең журналистлар берлекләре әгъзасы Ринат Хәйруллин.
Шаһинур ага "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары редакциясе белән күп еллар хезмәттәшлек итте. Безнең басмаларда язучының кызыклы язмалары дөнья күрде.
Редакция хезмәткәрләре Шаһинур Мостафинның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
 




 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ