Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучы һәм журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат

Кешенең вафаты турындагы авыр хәбәр һәрвакыт көтмәгәндә килеп ирешә. Хөсәен Вәлиәхмәтов белән дә мәңгелеккә хушлашабыз димәк. Бүген бу шәхес белән кайчан да булса юллары кисешкән һәркем хәтер төпкелен...

Кешенең вафаты турындагы авыр хәбәр һәрвакыт көтмәгәндә килеп ирешә. Хөсәен Вәлиәхмәтов белән дә мәңгелеккә хушлашабыз димәк. Бүген бу шәхес белән кайчан да булса юллары кисешкән һәркем хәтер төпкелендә сакланган очрашу мизгелләрен, истәлекләрен барлыйдыр.
Лаеклы тормыш юлы узган шәхес белән безнең редакция дә турыдан-туры бәйләнгән дияргә була. Чөнки ул озак еллар буена «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. «Мәгърифәт» - “Мәгариф” икесе дә бер юнәлештә, бер максатка эшләгән басмалар. Шуның өстенә югары мәктәп укытучысы да әле ул...
Хөсәен Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. Мәктәптә укыганда ук иҗатка тартыла. Тәүге шигырьләре, мәкаләләре район газетасы, «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй») һәм «Ялкын» журналында дөнья күрә. Х.Вәлиәхмәтовның Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген сайлавында да очраклык булмый (1968–1973). Югары белемле журналист хезмәт юлын «Татарстан яшьләре» газетасында башлый һәм 1985 елга кадәр хезмәт куя. Эш дәверендә телевидение һәм радиопрограммалары редакторы вазифаларын да башкарырга туры килә. 1986 -1989 еллар «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы белән бәйле. Аннан ул 1989–1991 елларда Ленинградта Политология институтында укып, аны кызыл диплом белән тәмамлый һәм моңа кадәр үзе эшләгән газетага бүлек мөдире булып кайта. Ныклап торып әдәби иҗатка килүе дә шул чорга туры килә. Татарстан китап нәшриятында аның «Камышлы күл сагышы» дигән детектив язмалар җыентыгы басылып чыга.
1992 елдан Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгында эшли башлый. Анда эшләгәндә «Бизнес в Татарстане» журналын оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. 1997 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли. 2013 елда газет ябыла, аның урынына "Гаилә һәм мәктәп" журналы чыга башлый. Хөсәен Вәлиәхмәтов лаеклы ялга китә.
Х. Вәлиәхмәтовның төрле басмаларда һәм җыентыкларда дөнья күргән шигъри цикллары, әхлак тәрбиясе проблемаларына караган монографиясе, «Юлда чыныккан уллар» дигән документаль повесте («Мәгариф», 2003), «И гомер» дигән романы («Мирас», 2000–2002 еллардагы саннар) һәм башка әдәби әсәрләре бар.
2003 елда Казан дәүләт университетында психология буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында психология фәнен татарча укыта.
2005 елдан –Язучылар берлеге әгъзасы.
Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтовны каләмдәшләре, коллегалары, ул укыткан студентлар, тирән белемле, киң күңелле, ачык, көләч йөзле, ярдәмчел итеп хәтерләрендә сакларлар. Мәрхүм белән хушлашу 29 гыйнвар көнне 7 нче шәһәр хастаханәсендә (төп ишектән керергә) булачак. Мәрхүм Самосырово бистәсеннән ерак түгел урнашкан  мөселман зиратында җирләнәчәк.
Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтовның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының югалту кайгысын уртаклашыбыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ