Логотип Магариф уку
Цитата:

Эчтәлегендә Мәүлетнең асылы яшеренгән

«Татар-информ»да бер төркем журналистлар «КиноМәүлет» еллык киноматографик - театраль проектын тормышка ашыручы җаваплы кешеләр белән очрашып, проектның башкарган эшләре турында фикер алышты. Иң элек...

«Татар-информ»да бер төркем журналистлар «КиноМәүлет» еллык киноматографик - театраль проектын тормышка ашыручы җаваплы кешеләр белән очрашып, проектның башкарган эшләре турында фикер алышты. Иң элек әлеге проектның Нияз Закиров җитәкчелегендәге «Иман Нуры» мәчетенең «Balmay» һәм «Nathional Holidays» компанияләре белән бергәләп хезмәттәшлек итүендә чынга әйләнүен әйтеп узыйк. «КиноМәүлет – 2019»ның режиссерлары Ләйлә Сәлахетдинова һәм Марсель Мәхмүтов. Фильмда баш рольләрне Идел Кыямов һәм Гүзәл Минакова башкара. «ЧәйЧәк Stories» компаниясе әлеге чарада партнер буларак катнаша. Проект Татарстан Җөмһүриятенең Диния нәзарәте һәм Совет районы хакимияте ярдәме белән тормышка ашырыла.
Быел «КиноМәүлет» кысаларында тәүге мәртәбә «Плацебо» исемле тулыметражлы фильм экранга чыга.
Хыял нинди генә якты булмасын, кайвакыт безне ныклыкта сынаганда җитди имтихан булып та тора. Кино героинясы, яраткан кешесе аркасында, катлаулы юл чатында, авыр сынау каршында кала. Аны чорнап алган мохит  максатка ирешүдә барлык чараларның кулай булуына басым ясый...
Узган «КиноМәүлет – 18» проекты буенча төшерелгән «Овертайм» фильмы дөньяның АКШ, Һиндстан, Мисыр һәм Россия кебек кино илләре катнашкан алты Халыкара Кинофестиваленең конкурс программаларында күрсәтелде.
«КиноМәүлет» өченче ел рәттән уздырыла һәм аның әлеге проект кысаларында төшерелгән  фильмнары һәрвакыт актуаль рухи проблемалар күтәрә. Кино театраль өстәмәләр һәм тере музыкаль чыгышлар  белән үрелеп бара.
«Плацебо» 12 декабрьдә 19 сәгатьтә Казан Ривьерасының «Эрмитаж» концерт-холлында күрсәтеләчәк. Керү ихтыяри.

 Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ