Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологик, димәк, сәламәт!

Календарьдә кышның соңгы көннәре, дуслар! Март аенда кар явачак, суык булачак дип синоптиклар никадәр генә куркытса да, яз – яз инде! Күңел кояш һәм җылылык көтә. Кешенең табигате шулай корылган. Ә та...

Календарьдә кышның соңгы көннәре, дуслар! Март аенда кар явачак, суык булачак дип синоптиклар никадәр генә куркытса да, яз – яз инде! Күңел кояш һәм җылылык көтә. Кешенең табигате шулай корылган. Ә табигать исә Кешегә зур өметләр баглый. Барлык кимчелекләрне, чүп-чарны каплап торган кар эреп бетүгә Җир-Анабыз бездән ярдәм өмет итә. Чисталык, сәламәтлек, матурлык – болар бит яшәешебезнең нигезе, киләчәгебез.
Сүзебез экология турында. Эко дигән өлештән торган һәр нәрсәгә модага кереп бара: экоҗиһаз, экоризык, экосумка, экотукыма – чиге юк. Экопроблемаларга, димәк, һәр кешегә кагыла торган мәсьәләләргә битараф булмаган кешеләр өчен яз килүе нәкъ менә шушы экоэшләр башлануын да аңлата. Балалардан алып әби-бабайларыбызга кадәр бик теләп кушылган (аларның гомуми саны миллионнан артып киткән инде) экопроектлар турында бүгенге матбугат конференциясендә сөйләделәр.
– Узган ел республика халкы 40 тонна батарейка җыеп тапшырды, – ди Дамир Вәлиуллин. – Урамда да чүпне чиләккә түгел, ә аяк астына ташлап китүчеләргә кырын караш күзәтәм соңгы арада. Министрлыкка чүпне аерым җыю турында сораулар белән шалтыратучылар да күпчелекне тәшкил итә. Бу бик сөенечле күренеш, димәк, үзаңыбыз үзгәрә бара, аңлату, белем бирү юнәлешендәге эшләрнең нәтиҗәсе бар дигән сүз. Үзебез нинди – балаларыбыз да шундый бит. Шуңа күрә балаларның экопроектларда актив катнашуын бергәләп оештырсак иде.
Яшьләрнең “Будет чисто” экологик хәрәкәтенә дә быел 5 ел тула. “Чистые игры”, “Зеленая Россия” Бөтенроссия акцияләре, март аеннан башлап үтүче “Эковесна” проекты кысаларындагы чаралар, “ПРоЭко” фәнни-тикшеренү конференциясе һ.б. бик күп эшләре белән республика халкы арасында танылды ул. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырылучы март аендагы экологик белемнәр айлыгында да ел саен 4000нән артык бала катнаша бит.
Экология модага кергән икән, модалы да, сәламәт тә булып чиста җиребездә яшик!
Ләйсән Низамова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ