Логотип Магариф уку
Цитата:

Эмиль Талиповның пародияләре

Ә без карадык. Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоурумында Камал театры актеры Эмиль Талипов белән очрашу узды. Икенче-өченче курс студентлары акте...

Ә без карадык. Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоурумында Камал театры актеры Эмиль Талипов белән очрашу узды. Икенче-өченче курс студентлары актерлар да оялу хисенә ия икәнлегенә инанды. Шулай ук журналистлар артист башкаруында Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов һәм башка танылган җырчыларга пародия карады, Һади Такташ шигырьләре тыңлады.

Эмиль Мансур улы Талипов – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты. Театр сәхнәсендә 2008 елдан бирле хезмәт итә. Үзен режиссер буларак та сынап карый: Камал театры сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» спектаклен сәхнәләштерә, Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә режиссер ассистенты була. Аның иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас.
Эмиль Талипов киноактер буларак та билгеле. «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз – 2» фильмнарында уйный. Әмма бүгенде көндә татар киносының үсеше күзәтелми дип белдерә. Студентлар актердан социаль челтәрдә үзенең шәхси тормышын яктыртып, блоглар алып бармавының сәбәбен сорады.
– Беренчедән, социаль челтәрләрдә утыру күп вакытны ала. Нәрсә ашаганыңны, кайларда йөргәнеңне кешегә күрсәтеп барудан бигрәк, чынбарлыкта яшәүне күбрәк хуплыйм. Мин ул Instagramда берәр нинди продуктка реклама ясаганнарына каршы түгел. Анда чынлап та кирәкле булган тәкъдимнәр очрый. Икенчедән, хәзер бөтенләй сер калмады. Бар дөнья ачык китап кебек булгач, кызыксыну хисе дә бетә. Театрга килгәндә дә шул: нәрсәгә сәхнә артындагы процессларны һәрдаим төшереп торырга? Бу тамашачы өчен аерым дөнья булып тоелсын иде. Сер җитми.

Эмиль Талипов кечкенәдән татар сәхнәсендә уйнарга хыялланган. Аның уйлавынча, кеше үзен бер өлкәдә табарга һәм шунда профессионал булып җитешергә тиеш. Артист фикеренчә, барлык белемнәрне, көчне дөрес юлга юнәлтү зарур. Казанда туып үссә дә, татарчаны әйбәт белүе – әти-әнисенең тәрбиясе. Балачак хәтирәләрен дә искә төшерде: өенә кайтып, «папа» дип эндәшкәне өчен, әтисеннән эләккәләгән дә.
-Бар нәрсә дә гаиләдәге тәрбиядән тора. Мин әти-әниемә моның өчен бик рәхмәтле, – ди Эмиль Талипов.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ