Логотип Магариф уку
Цитата:

Энгель Фәттахов татар телен өйрәнүчеләрне өч категориягә бүләргә тәкъдим итте

Актаныш районы башлыгы, элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, татар телен камил өйрәтү өчен татар телен укучы балаларны өч категориягә бүләргә кирәк.Беренчесе - Актаныш район...

Актаныш районы башлыгы, элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, татар телен камил өйрәтү өчен татар телен укучы балаларны өч категориягә бүләргә кирәк.


Беренчесе - Актаныш районындагы кебек татар балалары, ди җитәкче.


"Әгәр дә без аларга телне тирәнтен өйрәтмәсәк, безнең телне камил белүче камил язучылар каян барлыкка килер соң? Шуңа күрә без аларга татар телен тирәнтен бирергә тиеш. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Әтнә, Арча... Районнарны күп санап китәргә була", - ди Энгель Фәттахов.


Татар булып та, татарчаны авыр белә торган балалар бар. Бу – икенче категория. Болар өчен аерым программа булырга тиеш. Ә рус балалары өченче категориягә керә, дигән фикердә элеккеге министр.


"Татарстанда бер генә ата-ана да баласының күбрәк тел белүенә каршы түгел. Бигрәк тә Татарстанда, дәүләт теле булган татар телен белүгә бер генә дә ата-ана да каршы түгел. Рус телле балаларга тирәнтен грамматиканы өйрәтү кирәк түгел иде. Аралаша алырлык, яшьтәшләре белән сөйләшә алырлык дәрәҗәдә өйрәтү методикалары кирәк", - диде Энгель Фәттахов.




 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ