Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиянең Казандагы баш консулы билгеләнде

Төркиянең Казандагы баш консулы итеп билгеләнгән Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашты. Агымдагы елның 1 октябреннән вазыйфаларына керешкән Исмәт әфәнде киләчәктәге планнар белән таныштырды. Сүз тел...

Төркиянең Казандагы баш консулы итеп билгеләнгән Исмәт Эрикан журналистлар белән очрашты. Агымдагы елның 1 октябреннән вазыйфаларына керешкән Исмәт әфәнде киләчәктәге планнар белән таныштырды. Сүз тел белү мәсьәләсенә кергәч, ул: «Белгән телләрем янына тагын ике тел өстәлсә, шат булыр идем. Бу көндәлек тормышны җиңеләйтергә булышыр иде. Ә әлегә болгар теле миңа рус телен аңларга, ә төрек телен белүем татар телен өйрәнергә булышыр», – дип белдерде. Шуңа өстәп ул моңарчы Тайваньдә эшләгәнен һәм җирле телне өйрәнә алмавын да әйтте. «Дипломатлар да тере кешеләр, телне бик тиз арада өйрәнермен дип көтмәгез», – диде өстәп баш консул.
25-28 октябрь көннәрендә Төркия киносы атналыгы узачак. Журналистлар белән очрашу вакытында Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан октябрь азагынңа дүртенче Төркия киносы атналыгы узачак дип белдерде. Бу – Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Юныс Эмре исемендәге институт ярдәме белән тормышка ашырыла торган проект. Быел Казанның «Мир» кинотеатрында оештырыла торган әлеге чарада дүрт фильм күрсәтеләчәк. «Киләчәктә Казан белән генә чикләнмичә, атналыкнмондый чараларны Уфа, Самара кебек шәһәрләрдә дә үткәрәсебез килә, бу юнәлештә эш башланды инде», – дип белдерде Баш консул.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ