Логотип Магариф уку
Цитата:

Эскроу счетлар популярлаша

Республикада ноябрь аенда ачылган эскроу счетлары 55%ка – 1,3 меңгә аткан дип хәбәр итә Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте. Торакны өлешләп төзүдә катнашучыларның эскроу счетлар...

Республикада ноябрь аенда ачылган эскроу счетлары 55%ка – 1,3 меңгә аткан дип хәбәр итә Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте. Торакны өлешләп төзүдә катнашучыларның эскроу счетларына салынган акчаларының суммасы 57% прооцентка, ягъни 4,2 млрд сумга кадәр үскән. Бу күрсәткечләр буенча Татартсан Россия буенча Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калыша һәм өченче урынны били. Бүгенге көндә республикада эскроу счетлар белән 10 вәкаләтле банк эш итә.
Исегезгә төшерәбез, эскроу счетлары торакны өлешләп төзүдә катнашучылар белән сатучы арасында куркынычсыз исәп-хисап алып бару өчен 2019 елның 1 июленнән гамәлгә кертелде. Бу хакта «Гаилә һәм мәктәп» журналының август санында язып чыккан идек. Өлешләп төзелештә катнашу ниятегез булса, әлеге язма белән таныша аласыз.
Нәрсә ул эскроу?
Гаилә куышын – үз торагын булдырырга теләүчеләр арасында өлешләп төзүдә катнашу – иң популяр ысулларның берсе дисәк, ялгыш булмас. Акчаларны төзелешкә кертеп тә, ярык тагарак каршында калу куркынычын кисәтү өчен, агымдагы елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер төзелешнең башлангыч этабындагы фатирны сатып алу бары тик эскроу исәп-хисап счеты аша гына башкарылачак.
Ярык тагарак
Үзгәрешләрнең нидән гыйбарәт булуы аңлашылсын өчен, иң элек түбәндәге мисал белән танышып үтү урынлы булыр. 2011 елда Алинә Галиуллина (исеме үзгәртелде) һәм «Фон» компаниясе арасында торакны өлешләп төзү турында килешү төзелгән. «Минеке генә түгел, гаиләбезнең тир түгеп җыелган акчаларын керттек анда», – ди Алинә ханым. Башта төзелеш срокларын һаман саен чигерәләр, аннан өстәмә килешүләр төзелә. Соңрак исә, гомумән, компания банкрот, бөлгенлеккә чыккан дип игълан ителә. Озак дигәндә, ике ел эчендә яңа фатирлы булырга хыялланган Галиуллиннар гаиләсе дә, меңләгән башка сатып алучылар кебек үк, бүгенгә кадәр ни акчаларын кайтара алмый, ни төзелешнең очы-кырые күренми. «Ул замандагы 1 млн 300 мең сум ун ел эчендә процентлар белән инде никадәр арткан булыр иде. Ә бүген бу суммага бер бүлмәле фатир да алып булмый бит, – ди Алинә ханым. – Теләсәгез, өлешегезне сатыгыз, диделәр. Бу тәкъдим үзе үк кешене мыскыл итү: очы-кырые күренмәгән, гаугалы, шикле төзелештәге өлешне кем сатып алсын? Шуңа күрә без, һаман да яхшыга өметләнеп, тиешле фатирларыбызны көтүчеләр исемлегендә».
Алданган «дольщиклар» проблемасы күптән инде ниндидер үзгәрешләр, халык мәнфәгатьләрен яклаучы канун өлгесе таләп итә иде. Эскроу дип атала торган исәп-хисап системасы әнә шуны исәпкә алып барлыкка килә.
Синнән – ачкыч, миннән – акча
«Моңарчы фатир сатып алучы акчаларын турыдан-туры төзелеш компанияләренә түләргә тиеш иде. Яңа канун нигезендә исә әлеге акчалар банктагы эскроу дип атала торган счетка күчерелә, – дип аңлатма бирә Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шәрифуллин. – Аерма нидә соң диярсез. Эш шунда: йорт тулаем кулланылышка тапшырылганчы, монда салынган акчалар сатып алучыныкы булып исәпләнә. Килешүдәге барлык шартларны үтәгәннән соң, ягъни кешеләр фатир ачкычларын кулга алганнан соң гына, акча төзелеш компаниясе «кулына» күчә».
Искәрмә дә бар: конкрет сезнең фатирдагы җитешсезлекләр булуы, аны кабул итәргә теләмәвегез бу очракта роль уйнамый. Ягъни йорт кулланылышка тапшырылып, өлешчеләргә ачкыч бирелә башлауга, барлык сатып алучыларның акчалары төзелеш компаниясенә берьюлы күчә. Димәк, төзүчеләр эшне тиз арада җиренә җиткерү хакында кайгыртачак. Банк исә килешүдәге һәр пунктның үтәлешен, түләүләрнең нигезле булуын күзәтеп бара торган арадашчы булып чыга. Мисал өчен, төзелеш компаниясе конкрет торак комплексы төзү өчен алган кредитын башка бернинди максатларга да тота алмый. Моңа кадәр элгәре төзи башлаган объектларын яңа торак өчен акча кертүчеләр хисабына төзеп бетерә торган намуссыз компанияләр бар иде. Нәтиҗәдә, яңа сатып алучылар, акча кертеп тә, торакларының төзелеп бетүен еллар буе көтәргә мәҗбүр булды. Хәзер мондый хәлләр булырга тиеш түгел дип ышандыра белгечләр.
Кайсы банк белән эш итәчәген исә төзүче үзе хәл итә. Әлеге банк бары тик Россия Федерациясе Үзәк банкы сайтында тәкъдим ителгән ышанычлы банклар исемлегеннән генә булырга тиеш. Бу исемлек ай саен яңартылып тора. Моннан тыш сайттагы «Мәгълүмати-аналитик материаллар» бүлегенең «Торак төзелешен финанслау» бүлекчәсендә өлешләп төзелештә катнашу механизмы, андагы яңалыклар хакында күп кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.
Акча югалмый
Эскроу счетларының тагын бер уңай ягы бар: банкның лицензиясе алынган очракта да исәптәге 10 млн сумга хәтле акчалар иминиятләштерелгән була. Шулай ук төзелеш компаниясе банкротлыкка чыккан очракта сатып алучылар үз акчаларын шундук счеттан кире алырга мөмкин. Бу торак алам дигән халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, акчаларын саклап калыр- га ярдәм итү өчен эшләнгән. Ә төзелеш компаниясе белән турыдан-туры килешү төзеп өлгерүчеләргә, проблемалар туган очракта элекке схема буенча Гражданнар хокукын яклау буенча дәүләт фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Әлеге яңалыклар төзелеш эшләренә 2019 елның 1 июленнән соң рөхсәт алынган проектларга кагыла. Әгәр дә инде йортның әзерлеге 30 проценттан югарырак булып, фатирларның, ким дигәндә, уннан бер өлеше сатылган булса, компания иске схеманы кулланып эш итәргә дә хокуклы. Бу очракта акчаларыгызны турыдан-туры төзелеш компаниясенә түләячәксез.
Эскроу – сатып алучы һәм сатучы арасындагы исәп-хисапның төгәл һәм куркынычсыз булуын тәэмин итә торган махсус счет. Аны башкача «шартлы» дип тә атау дөрес булыр, чөнки, акчаның бер хуҗадан икенчесенә күчүе өчен, билгеле шартларның үтәлүе кирәк. Торакны өлешләп төзүдә катнашканда гына түгел, башка кыйбатлы әйберләр, әйтик, җир яисә машина сатып алганда да кулланырга була.
Конкрет сезнең фатирдагы җитешсезлекләр булуы, аны кабул итәргә теләмәвегез бу очракта роль уйнамый. Ягъни йорт кулланылышка тапшырылып, өлешчеләргә ачкыч бирелә башлау белән, барлык сатып алучыларның акчалары төзелеш компаниясенә берьюлы күчә.
Сәхифә Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсе белән берлектә әзерләнде

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ