Юбилеегыз котлы булсын, Бәдретдин ага!

«Мәгариф» журналы дистә еллар буе үткен вә үтемле язмалары белән күпләрнең олы ихтирамын яулаган күпсанлы мөгаллим каләмдәш дуслары белән горурлана, һәрчак аларның ярдәмен тоеп, кадерләрен белеп яши. Шундый олпат авторларыбызның берсе – борынгы Болгар төбәгендә татар рухын кадерләп саклаучы һәм аны яшь буыннар күңеленә иңдерүне иң изге бурычы дип санап көн күрүче, бар гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган, тынгысыз, эзләнүчән, шагыйрь җанлы Бəдертдин ага Шəйхетдинов ул. Тумыштан тарихчы, туган ягы елъязмачысы. Журналыбыз битләрендә дөнья күргән һәр язмасында никадәр фактик материал, акны – ак, караны кара дип тасвирлаган чын хакыйкать. Әйтик, бу җәһәттән, аның 1878 – 1879 еллардагы татар крестьяннары хәрәкәтен яктыртуга багашланган «Туган якның шанлы тарихы» дигән язмасы (Мәгариф, 2009, 10 нчы сан) гына да ни тора! Ә инде Бәдретдин ага уздырган һәр тарих дәресе үзе бер шигърият мәктәбенә тиң була иде. Республикабызда һәр дәресендә тарихи вакыйгаларны үзе язган шигырь-поэмаларны яттан сөйләп уздырырга сәләтле бердәнбер тарих укытучысы булгандыр ул! Юкка гына Бәдертдин Гыйльметдин улы, республикабызның «2005 ел укытучысы» бəйгесендə дə катнашып, «Талант һəм осталык» номинациясендə җиңүче дип табылмаган иде шул! Әле шуның өстенә, югары квалификация категорияле тарих укытучысы, 2007, 2011 елларда Татарстанның һəм Россиянең иң яхшы мөгаллимнəре конкурсларында җиңүче, РФ гомумбелем бирү мəктəбенең мактаулы хезмəткəре  исеменә дә ия ул.

Бәдертдин ага – ярты гасырга якын  гомерен укытучылык эшенә багышлаган тарих укытучысы гына түгел, ул – күп кенә дипломлы журналистларны егып салырдай каләм көченә ия иҗатчы да! Казандагы «Сүз» нəшриятында 2005 – 2011 елларда аның бер-бер артлы «Тигəнəле – туган җирем», «Олы юлда – Олы Тигəнəле», «Тарихи мизгеллəрнең шигъри кайтавазы» дигəн китаплары дөнья күрүе – моңа ачык дәлил.  Һәм бу китаплар укытучылар, галимнәр тарафыннан да югары бәя алды. Әйтик, тарих фəннəре докторы, профессор, Татарстан Фəннəр академиясенең мөхбир-əгъзасы Фаяз ага Хуҗин «Тарихи мизгеллəрнең шигъри кайтавазы» дигəн китапка язган кереш сүзендә: «…Əлеге бик тə кирəкле эшкə Бəдертдин Гыйльметдин улы күңеле кушуы буенча алынган. Ул əзерлəгəн укыту ярдəмлеге – хрестоматия тибында, күпсанлы рəсемнəр белəн дə бизəлгəн. Гомумəн, аны рəхəтлəнеп дəрестə дə, тарих түгəрəклəрендə дə, класстан тыш үткəрелə торган чараларда да бик уңышлы рəвештə файдаланырга мөмкин», дигән югары бәясен биргән иде..

Лаеклы ялга чыккач та, Бәдертдин ага Шәйхетдинов кул кушырып кына утырмый: кулыннан дəртле калəмен һаман төшерми – гел эзләнүдә.  Үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен ул «Мин иярдә һаман…» дигән өр-яңа китабын язып каршылый.

Әйе, бүген – 1 ноябрьдә «Мәгариф» журналының иҗатташ дусты Бәдертдин Гыйльметдин улы Шәйхетдиновка – 70 яшь. Юбилеегыз мөбарәк, бәйрәм табыныгыз түгәрәк булсын, Бәдертдин ага! Бездән Сезгә бер генә теләк – сәламәтлек, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелегездәге илаһи нур тамчысы. Килəчəктə дə хәләл җефетегезгә терәк булып, балаларыгыз вә оныкларыгыздан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын үзегезгә. Нәкъ юбилеегыз уңаеннан чыгарган яңа китабыгыздагы шигъри юллардагыча:

Иман миңа Мəккəлəрдəн иңгəн,

Горур булу – анам сөтеннəн!

Күпме ирлəр, иманнарын сатып,

Тормыш юлларында сөртенгəн…

Тур(ы) атларда юлга чыктым мин дə,

Тезгенемне кысып тоттым да.

Еллар шаһит, əнə: бу тормышта

Оттырган да булды, оттым да…

Ярсу атлар чөйгəн чаклар булды,

Өзəңгелəр шартлап өзелде,

Ияр шуып барып төште җиргə,

Ычкындырмадым тик тезгенне!

Яшь түкмəдем, ирен тешлəсəм дə,

Учка кыса төштем йөрəкне –

Лəззəтендə коендырган тормыш

Биргəн чакта кайчак кирəкне…

Оттырганда – оттыра да белдем,

Гадел итеп, сатмый иманны.

Мин иярдə янə, юлны дəвам итəм,

Югалтмыйча изге кыйбламны!

Язмышлардан өстен булып калу

Бик кирəктер бүген, кирəктер!

Изге кыйблам – Мəккə-Мəдинəдəн,

Үз иманым миңа терəктер!

                     Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий