Логотип Магариф уку
Цитата:

Юннат хәрәкәте яшәрә

Яшь натуралист хәрәкәтенә багышланган пресс-конференциядә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе җитәкчесе Дамир Валиуллин һәм Яшьләр экол...

Яшь натуралист хәрәкәтенә багышланган пресс-конференциядә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик мәгърифәт идарәсе җитәкчесе Дамир Валиуллин һәм Яшьләр экология үзәге вәкиле Лилия Арсланова, табигатьнең яшь дуслары арасыннан Роман Балеев чыгыш ясады.
2018 елдан бирле Татарстан табигать байлыклары белән идарә итүче экология министерствосы белән янәшәдә яшь натуралистлар клубын үстерүгә карата эш алып барыла.
2018 елда яшь натуралистлар хәрәкәте 100 еллыгын билгеләп узган. Ә быел 25-26 октябрьдә 1–11-нче сыйныфта укучыларны берләштерә торган юннатчылар оешмасы Яр Чаллы шәһәрендә үзенең III җыенын уздырачак.
Лилия Арсланова экология үзәгендәге яңарышлар, андагы дендрариум һәм җанварлар турында сөйләп бирде, практикага зур игътибар бирелүен ассызыклады. Әлеге үзәктә хәзерге вакытта 1000 артык бала белем ала.
Яшь натуралист Роман исә әлеге үзәк белән танышу тарихын сөйләп бирде. Мәктәптәге субботниктан соң килгән егет күңелендә тирә-юньгә мәхәббәт хисләре шунда уянган. Әле күптән түгел мәктәп территориясен генә чүптән чистаркан яшүсмер хәзер дуслары белән бергә шәһәркүләм өмәләр оештыра башлаган.
- Табигатьне яратучы, аның серләре белән кызыксынучы яшь дусларны үз рәтебездә көтеп калабыз», – диде ул сүзен тәмамлап.

Кәдрия ХӘЛИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ