Логотип Магариф уку
Цитата:

Зәйнәб Фәрхетдинова: Илһам Шакиров татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде

ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Илһам Шакировның вафатына бәйле, легендар сәнгать эшлеклесенең татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәр итә. “Илһам абый Шакиро...

ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Илһам Шакировның вафатына бәйле, легендар сәнгать эшлеклесенең татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрүен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәр итә. 
“Илһам абый Шакиров - җыр дөньясында иң олы кеше. Ул татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрде. Мин аның җырларында тәрбияләнеп үстем. Илһам абыйны бәяләргә минем хакым юк, чөнки аны халык күптән инде бәяләгән,” – диде Зәйнәб Фәрхетдинова.
“Ул җор күңелле иде, һәр кешедән аерылып торды. Ул мине бик тә якын күрде, мин дә аны туганым кебек кабул иттем. Аның белән сөйләшү үзе бер рәхәт иде. Мин Илһам абый кебек шәхесләр белән эшләгәнемә бик тә бәхетлемен. Ул җырлаган җырларны репертуарыма керттем. Халык андый шәхесләрне онытмаска тиеш,” – дигән фикерне җиткерде Зәйнәб Фәрхетдинова.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ