Логотип Магариф уку
Цитата:

Жиденче әдәби марафонда 100 язучы әсәрләрен укырга тәкъдим ителәчәк

1 апрель көнне VII Дөньякүләм #әдәбимарафон старт алачак. Бу юлы марафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышлана. Бу уңайдан, Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме белән, нәкъ менә әлеге марафо...

1 апрель көнне VII Дөньякүләм #әдәбимарафон старт алачак. Бу юлы марафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышлана. Бу уңайдан, Татарстан китап нәшрияты тәкъдиме белән, нәкъ менә әлеге марафон өчен генә берничә яңалык кертелде, дип хәбәр итә Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин.
Татарстан китап нәшрияты, үзенең 100 еллыгы уңаеннан, марафончыларга шул чорның классик әсәрләрен укырга тәкъдим итә. Әлбәттә, башка китапларны да укырга рөхсәт ителә, әмма, финалистларны барлаганда, исемлектә бирелгән язучыларның әсәрләрен укып чыккан марафончыларга өстенлек биреләчәк.
Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан китап нәшриятының ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/tatkniga) кушылган булырга һәм әлеге игълан-яңалыкка комментарийларда 👇🏻 "+" тамгасы куеп, татар телендә исем-фамилияне һәм кайсы төбәктән булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк. Проектта катнашу өчен марафончының мобиль телефонында/компьютерында татар клавиатурасы урнаштырылган булырга да тиеш, марафон барышында һәм аралашканда татар телен бозып язу, аралашу рөхсәт ителми!. Бу турыда әдәби марафончылар берләшмәсендә хәбәр ителә.
Әдәби марафон турында тулырак Татнетны үстерү фонды сайтында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ