Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналист Илсөяр Хәйруллина Флера Тарханова турында

Мәгариф» журналист Илсөяр Хәйруллина белән элемтәгә керде.

«Ул бүген вафат булган шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова белән бәйле хатирәләре белән уртаклашты.  

«Туксанынчы еллар башында Татарстан Дәүләт Советы органы буларак, «Татарстан хәбәрләре» газетасы оешты. Шул вакытта яңа коллектив та тупланды. Безнең арабызга оборона заводының берсендә язу-сызу өлкәсендә эшләгән җиреннән Флера Тарханова килеп керде. Шул көннән башлап, ул үзенең чибәрлеге, чаялыгы, мөлаемлылыгы белән барыбызны да үзенә каратты. Күрәсең, заводта да тәрҗемә эше белән шөгыльләнгән булганга, газетада да тәрҗемә эшенә баш-аягы белән чумды. Аның тырышлыгын, максатчанлыгын исәпкә алып, бераздан ТР Министрлар Кабинетына тәрҗемә эшенә күчерделәр. Шунысы гаҗәп: Флерабыз техник хезмәт белән шөгыльләнсә дә, шагыйрә буларак ачылып китте. Бер-бер артлы китаплары дөнья күрде. Минем фикеремчә, аның күп санлы хезмәтләре – сәләте генә түгел, тырышлык нәтиҗәсе дә. Флера һәр эштә үзен иң югары нәтиҗәләргә ирешергә тиеш дип саный иде. Гүзәл Яхинаның татар дөньясында күп бәхәсләр уяткан «Зөләйха күзләрен ача» дигән романын да иң беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче ул.

Ул зур иҗади планнар белән яшәде. Флера белән килеп чыккан фаҗига аяз көнне яшен суккандай булды. Ул искитмәле хатын-кыз иде, матурлыгы өстенә аш-суга оста, чиста-пөхтә... Әгәр ир кеше булса аның турында «немец кавеменнән» дип әйтерләр иде. Бу кайгылы хәбәр барыбызны да тетрәндерде, бу дөнья – ике ишекле йорт кебек, берсеннән керәсең, икенчесеннән чыгасың. Кем алданрак, кем арттанрак чыга –анысы билгесез...

Флера ашкынып яшәде. Ул ярата белә иде: шигъриятне, сөю-сөелүне, балаларын, гомумән, бу якты дөньяны», - диде журналист.

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ