Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөһрә Хөснетдинова — конкурста беренче

«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы Әтнә районы мәктәпләре белән берлектә «Парклар маршы –2019» табигатьне саклауга багышланган конкурс игълан иткән иде. Укучылар арасында экологик агарту поблемаларын эчен...

«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы Әтнә районы мәктәпләре белән берлектә «Парклар маршы –2019» табигатьне саклауга багышланган конкурс игълан иткән иде. Укучылар арасында экологик агарту поблемаларын эченә алган әлеге бәйге Ашыт төбәгенең матурлыгы турында сөйләүче иншалар язу, рәсемнәр, шигырь-хикәяләр иҗат итүне максат итеп куйган булган.
Шушы көннәрдә әлеге бәйгедә җиңүчеләр дә билгеле булды. Ул – Олы Мәңгәр төп гомумбелем бирү мәктәбе. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен мәктәпкә «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Габдрахманова килде. Рәшит Зиннур улы бүләкләү тантанасы өчен оештырылган линейкада балаларга Ашыт дәүләт тыюлыгының әһәмияте турында сөйләде.
Аның чыгышы һәркем өчен дә кызыклы иде. «Ашыт» дәүләт заказнигы - Әтнә төбәгенең бер горурлыгы. Ул Ашыт елгасы үзәненең урта бер өлешенә урнашкан. Аның мәйданы 2700 гектар. Ашыт Арча районыннан башлана, Әтнә һәм Биектау районнары аша агып үтеп, Мари Иле республикасында сул яктан Илләт елгасына коя. Барлык озынлыгы 83 чакырым. Иделне Россиянең төп елгасы дип атасалар, Ашытны әтнәлеләр районның үзәк елгасы диләр. Ашыт буенда һич кенә дә киптерергә ярамаган сазлыклар бар, алар дымны сеңдереп, елга суларның агу тизлеген һәм туфрак эррозиясен киметәләр, елганы ләмнән чистарталар, төрле ташландыкларны тотып калалар.Моннан тыш, сазлык су кошларының һәм җәнлекләренең яшәү урыны. Ашыт елгасы тугаенда каз-үрдәкләрнең генә дә 300 дән артык төре бар. Монда оялаучы 11 төле кош Республиканың Кызыл китабында урын алган. Алар арасында аккош, соры торна, күлбога, саз карчыгасы, ябалак һәм башка төрле кошлар бар. Биредә поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, куян, америка норкасы, ондатра, су кондызын очратырга мөмкин. Кышка кергәндә биредә су кондызлары аеруча активлаша. Елганың куе әрәмәле өлешендә алар биек плотиналар төзиләр Плотина суы боз белән каплангач, авылы балалары аны шугалак итеп тә файдалана. Димәк, Ашытның яшәеше бүген бик мөһим, республикада су балансын саклауда зур роль уйный.
Ә менә инспетор Гөлнара Габдрахманова «Парклар маршы» бәйгесендә катнашкан район укучылары арасында Олы Мәңгәр мәктәбе балаларының аеруча актив булуларын билгелде. «Димәк, биредә туган як табигатенә аеруча гашыйк балалар, туган җирләренең чын патриотлары укый», - дип сөенүен яшермәде.
Бәйгедә беренче урынга сигезенче сыйныф укучысы Зөһрә Хөснетдинова лаек булды. Ул бәйгенең Мактау грамотасы, алтын медале һәм мәктәп букчасы белән бүләкләнде. Халыкара бәйгене оештыруда актив катнашканы өчен мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Фазлыева ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Мондый чараларның балаларда әйләнә-тирә мохитка кызыксыну уятуда, табигать матурлыгының кадерен белергә өйрәтүдә, анда яшәүче җан ияләренә миһербанлы караш тәрбияләүдә әһәмияте зур дип тә өстисе килә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ