Логотип Магариф уку
Цитата:

Зөһрәгә Золушка күлмәген кидермик

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Фәннәр академиясенең кече залында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” дип исемләнг...

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Фәннәр академиясенең кече залында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан “Балалар дөньясы: рухи кыйммәтләрне яклау һәм үстерү” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Ихлас әңгәмәгә Татарстанның дәүләт органнары, Фәннәр академиясе галимнәре, Язучылар берлеге, китап нәшрияты, татар театрлары вәкилләре, әдипләр, укытучылар һәм журналистлар катнашты. Түгәрәк өстәлне кереш сүз белән институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор К.М.Миңнуллин ачып җибәрде. Ул, кайда гына яшәсәләр дә, балалар дөньясының һәрвакыт яклауга мохтаҗ булуын, шуңа күрә аның һәр тармагында күп көч таләп ителүен билгеләп үтте. Бу өлкәдә һәр тармакның заман белән бер адымда атларга тиешлеген, шуңа карамастан, әдәбиятның һәрвакыт үзәктә торуын, аның этәргеч роле бәхәссез зур булуын әйтеп узды. Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов кунакларны сәламләү чыгышында бөек Тукаебызның: “Мин әле кая барам,” – дигән мәгълүм сүзләрен хәтергә төшерде. “Олуг Тукай да эшкә керешкәндә сүзен “без” дип башламаган, - диде драматург. – Без дә иртән торгач, көнебезне: “Мин бүген милләткә нәрсә эшләячәкмен?” - дигән сорау белән башлап җибәрергә тиеш. Үз-үзеңә шундый җаваплылык алып кына милләт мәнфәгатьләрен кайгыртырга мөмкин. Бүген безгә, бүген генә түгел, һәрвакытта һәр адымыбызны, шул исәптән “Шаян ТВ” телеканалының, театр дөньясының табышларын адым саен тәнкыйтьләргә түгел, җылы сүз белән хупларга өйрәнергә кирәк. Хәрәкәттә бәрәкәт, дигән борынгылар. Элек, без үскәндә, клубка театр карарга килгән мәктәп балаларын укытучылар өйләренә куып кайтаралар иде. Нинди зур хата ясалган. Ә хәзер театр заллары яшь тамашачыларын юксына. Нәни тамашачы ул әнә шул “Шаян ТВ” каналларында, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияләнә. “Шаян ТВ” телеканалының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова үзенең чыгышында максатларының зурдан булуын, татар телен популярлаштыруда күп көч куячакларын әйтте. “Интернет һәм телевидение тел өйрәтүдә төп чараларның берсе, - диде ул. – Тапшыруларыбызны карап, читтә яшәүче милләттәшләребез дә татар мохитына тартылыр иде. Бер йодрыкка тупланып, татарның сәләтле балаларын, яшьләрен бөтен дөньяга күрсәтәсе килә.” Алардан соң чыгыш ясаучылардан “Мәйдан” журналының баш мөхәррире урынбасары, язучы Факил Әмәк, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева, галимә Миләүшә Хәбетдинова да татар балаларының киләчәгенә кагылышлы проблемаларына тукталдылар. Аеруча Миләүшә ханымның әйткән сүзләре килгән кунакларның йөрәгенә май булып ятты булса кирәк. “Татар әкиятендәге Зөһрә кызга киләчәктә Золушка күлмәген кидертмәсәк ярар иде,” – диде ул. Шаярып әйтте, әлбәттә. Әмма ул шаяруга бик тирән мәгънә салынган иде.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ