Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлил варислары – халыкара шигъри мәйданда

Киләсе ел бик тә үзенчәлекле ел булачак. Беренчедән,  2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелсә, икенчедән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да нәкъ менә киләсе елда бәйрәм итәчәкбез.Татарстан һәм тат...

Киләсе ел бик тә үзенчәлекле ел булачак. Беренчедән,  2020 елда ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелсә, икенчедән, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да нәкъ менә киләсе елда бәйрәм итәчәкбез.
Татарстан һәм татар каһарманнары... Чыннан да, халкыбызның күпме үлемсез каһарманнары бар. Араларында фронтовик әдипләребез генә дә ничаклы! Алар турында күпме шигъри әсәрләр иҗат ителгән, ә аларның үзләренең ватандарлык рухы белән сугарылган шигырь-поэмаларын укып, инде ничә буын халкым күңеленә илһам, рух алган! Халкыбызның үлемсез улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән көрәшче шигырьләре үзләре генә ни тора!
Күркәм юбилейлар һәм каһарманлык символы булган Муса Җәлил... Шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы Муса Җәлил иҗатына багышланган шигъри сабантуйны икенче ел рәттән халыкара масштабта үткәрергә ниятли. Төгәлрәк әйткәндә, ул Татарстан Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, «Татарстан. Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан язучылар берлеге, Татарстан Милли музее белән берлектә II халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде. Бу юлы да, узган елдагыча, 7 номинациядә үтәчәк. I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендәге «Муса Җәлил татар телендә», «Муса Җәлил рус телендә», «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә», «Яшь җәлилчеләр» дигән номинацияләрдән тыш, быел тагын «Фронтовик язучылар татар телендә», «Фронтовик язучылар рус телендә», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк төстә башкару» дигән яңа номинацияләр дә булдырылган. Анда 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булганнар катнаша ала. Һәрбер номинация буенча алар, яшьләренә карап, дүрт төркемгә бүленә:
– 8 яшькә кадәргеләр;
– 9 яшьтән 13 яшькә кадәргеләр;
– 14 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр;
–18 яшьтән 25 яшькә кадәргеләр.
Халыкара конкурс дүрт этапта үтәчәк:
I этап – сайлап алу турлары;
II этап – зона турлары;
III этап – ярымфинал;
IV этап –финал.
Аның I этабы 10 ноябрьдә төгәлләнде. Республикабызның һәр районындагы, Россия Федерациясе төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдәге әлеге конкурсны оештыру комитетлары бүген-иртәгәдән дә соңга калмыйча I этапта I – III урыннарны алучыларның исемлеген зона оештыру комитетларына тапшырырга тиешләр.
II халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе Россия Федерациясе һәм чит илләр, Чиләбе, Оренбург, Башкортстан, Ульяновск, Киров зоналарына бүлеп уздырыла. Татарстан исә Бөгелмә. Тукай, Алексеевск, Тәтеш, Кукмара зоналарына, ә Казан исә, күрше-тирә берничә авыл районын да үз канаты астына алып, ике зонага бүленә. II этап быелның 20 декабренә кадзр дәвам итә. III этап – ярымфинал 2020 елның 10 – 15 гыйнвар аралылыгында онлайн режимда үтәргә тиеш. 25 гыйнварга кадәр конкурс жюрие финалга үтүчеләрне ачыклаячак, шулай ук интернет тавыш бирүдә уздырыла. Ә инде Муса Җәлилнең туган көне – 15 февраль тирәсендә Казанда халыкара бәйгенең финалы узачак.
Әйткәнемчә, бйгенең I этабы инде төгәлләнде. Ул бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Әйтик, Теләче районы Теләче авылы мәктәбендә һәм район балалар иҗаты үзәгендә халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе гөрләп узды. Анда 94 кеше катнашкан. Шулай ук Чүпрәленең «Талантлар планетасы» балалар иҗат йорты базасында да «Җәлил укулары» конкурсының район этабын зур оешканлык белән уздырганнар. Конкурс нәтиҗәләре буенча I урынны Сиринә Арсланова (Иске Шәйморза), II урынны Мария Куракина (Уби), III урынны Минзилә Сәлахова (Чепкас-Илмәт) яулаган. Призлы урыннарны яулаганнарның барысы да дипломнар белән бүләкләнгән, һәм алар бәйгенең зона этабында район данын яклаячаклар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ