Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җиһан улы...» тамашасы алкышларга күмелде

23 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 ел тулуына багышланган «Җиһан улы...» тантаналы тамашасы узды.Институт ишеген ачу белән, Тукай дөньясына ки...

23 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 ел тулуына багышланган «Җиһан улы...» тантаналы тамашасы узды.
Институт ишеген ачу белән, Тукай дөньясына килеп керәсең. Килгән кунакларны Г.Тукай әкиятләре персонажлары образларында театр иҗаты кафедрасы студентлары каршы алды. Концерт залы фойесында шагыйрьнең иҗаты белән бәйле китап-басма продукция күргәзмәсе уздырылды. Ә театральләштерелгән тамашаның видеопрологы тулысынча Тукай тормышы һәм иҗатына багышланган иде.
Программада «Татар моңы» халыкара фестивале лауреатлары Ранис Габбасов һәм Гөлсирин Абдуллина башкаруында «Тәфтиләү», «Әлли-бәү», «Пар ат» җырлары яңгырады. Студентлар тарафыннан «Зиннәтулла йорты», «Печән базары», «Тукай һәм Мөхәммәтвәли», «Г.Тукайның әкият персонажлары белән очрашуы», «Зәйтүнә белән очрашу» кебек театральләштерелгән сәхнәләр тәкъдим ителде.
Шулай ук композитор Эльмира Галимованың «Әйт әле, күбәләк» музыкаль мистериясе һәм Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы өзекләре дә күрсәтелде. Иң соңыннан институтның Югары музыка факультеты халык уен кораллары оркестры белән хор башкаруында «И туган тел» милли гимны яңгырады. Тамашачыларның алкышлары бу мизгелдә аеруча көчле булды.
Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни технологияләр һәм интеллектуаль системалар факультетының 3 нче курс студенты Рузинә Галимҗанова үз хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Миңа чараның эчтәлеге бик тә ошады. Концерттан соң мин моңсулык һәм бераз бушлык тойдым, чөнки сюжет бик нык тәэсирләр калдырды. Язучының тормышы, чынлап та, фаҗигале. Шулай ук анда югары сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Ә бу – мин эшләгән факультет. Алар бик шәп чыгыш ясадылар дип саныйм! Афәрин!»
 
Ралинә ЗAҺИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ