Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәли мөгаллимәсе — атказанган укытучы

Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә сөенечле зур вакыйга булды. Укытучыларның Алабугада узган республика август конференциясендә коллегабыз Резеда Фәтхерахман кызы Фазыловага «Татарстан Республика...

Мамадыш районының Үсәли урта мәктәбендә сөенечле зур вакыйга булды. Укытучыларның Алабугада узган республика август конференциясендә коллегабыз Резеда Фәтхерахман кызы Фазыловага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемне һәм күкрәк билгесен Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Резедә Фәтхерахман кызы – укытучылар, ата-аналар, укучылар арасында абруйлы укытучы. Зур хөрмәткә лаек мөгаллимнәр – Тәнвирә Вәли кызы белән Фәтхерахман Хәбибрахман улы Шәйдуллиннар гаиләсендә туып үсте ул. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган кыз мәктәпне алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын үзебезнең Үсәли урта мәктәбендә башлый. Аның биергә, җырга-моңга, сәнгатьле укуга булган сәләте дә укытучылык эшендә мөһим урынны алып тора. Резедә апа – бик уңган хуҗабикә дә: пешерергә-төшерергә, чәчәкләр үстерергә ярата.
Мәктәбебез тарихында мактаулы исем алган укытучыларыбыз бар безнең. РСФСРның атказанган укытучысы Николай Васильевич Нестеров, Татарстанның атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры Фрол Алексеевич Тупаевлар эшен лаеклы дәвам итеп, алар рәтен Резедә Фәтхерахман кызы да тулыландырды.
Авылыбызда атказанган авыл хуҗалыгы, мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре бар. Шулар сафына Резедә Фәтхерахман кызының да өстәлүенә без чын күңелдән шатланабыз.
Әйткәнемчә, Резедә Фазылова рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Ел саен укучыларны мәҗбүри бирелергә тиешле БДИга әзерли. 2011 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлүсә Хуҗиәхмәтова рус теле БДИсын максималь – 100 баллга биргән иде. Быелгы иң югары күрсәткеч – 91 балл. Аның 80, 90 нан югарырак балл җыйган укучылары ел саен була. БДИ күрсәткечләре буенча районда алдынгы урыннарны алып торуыбызда аның хезмәте бик зур. Мәктәп коллективы исеменнән без аңа сәламәтлек, эшендә һәм гаиләсендә уңышлар, бәхет телибез. Сез ирешкән уңышларга чын күңелдән сөенәбез, Резеда Фәтхерахмановна!
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең педагогик коллективы исеменнән Лидия КОНСТАНТИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ