Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үзем гаепле»

21 февраль – Халыкара туган тел көнеШәхеснең үсешендә ана теленең әһәмияте, милләтне саклаудагы роле турында көн саен сөйләп торсаң да артык буласы түгел. Редакциябез кунагы 80 яшьлек Мәдәрис ага Гали...

21 февраль – Халыкара туган тел көне


Шәхеснең үсешендә ана теленең әһәмияте, милләтне саклаудагы роле турында көн саен сөйләп торсаң да артык буласы түгел. Редакциябез кунагы 80 яшьлек Мәдәрис ага Галимҗановның да шуны искәртергә дип килүе иде. Әлеге датага әзерлек хәстәренә ул инде ай башыннан ук керешкән булып чыкты.
— Февраль башыннан бирле бары тик татарча гына сөйләшәм. Нибары бер тапкыр гына русчага күчәргә туры килде. Анысы да милләттәшемнең татарча юньләп белмәве аркасында булды», – ди ул.

Мәдәрис ага гомер буе Үзбәкстанда, Ташкентта яшәгән. Һөнәре буенча төзүче булган. 2002 елда гаиләсе белән Казанга күченеп кайтканнар.
— Биш балам бар. Балаларымда туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияли алмавымда үзем гаепле. Гаиләдә рус телендә аралашмасалар, мәктәптә уку авыр булачак, дигән фикер белән килешкәнмен бит, юләр. Кеше сүзенә карыйсы булмаган икән шул. Үземнең хатамны соң аңладым. Ул вакытта балаларымның үз гаиләләре бар иде инде. Татарстанга күченеп кайткач, тел мәсьәләсендә әллә хәл үзгәрерме дип уйлаган идем – булмады,- ди ул көрсенеп. - 13 оныгым, 16 оныкчыгым бар бүгенге көндә. Нибары бер оныгым һәм аның ике кызы гына татарча белә...

Юкса Үзбәкстанда чагында да тел өйрәнүгә омтылыш булмый түгел - 2000 елларда Ташкентның дүрт мәктәбендә 2-3 ел дәвамында татар балаларына татар теле курслары оештырганнар. Мәдәрис ага үзе дә оештыручылар, иганәчеләр арасында булган. Әлеге курсларда укыткан Земфирә, Гүзәл, Дамира ханымнарны зур хөрмәт белән искә ала ул.
Гаиләдә авыз тутырып татарча сөйләшерлек балаларың булсын икән ул, ди кунагыбыз һәм моны бөтен кешегә дә ишеттерәсе килә аның. Телсез калуның фаҗига икәнен соңга калып аңламасыннар дип йөрүе Мәдәрис аганың.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ