Логотип Магариф уку
Цитата:

Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәлдә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 2...

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәлдә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Казанның аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 10 нчы татар-рус мәктәбе директоры Алсу Желтякова, журналист, блогер Айсылу Лерон, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, танылган язучы, А.С.Пушкин һәм В.Катаев исемендәге премияләр лауреаты Илдар Әбүзәров катнашты. Чараны «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры урынбасары, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева алып барды.
Казанга – татар рухы
Сөмбел Таишева: Гыйнвар азагында ТР Журналистлар союзы үзенең 100 еллыгын үткәрде, һәм безгә шунда чыгыш ясарга мөмкинлек бирелде. Мин үз чыгышымда Татар халкының үсеш стратегиясен төзүдә татар матбугат чараларының роле турында сөйләдем. Берничә көннән безгә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуга чакыру килде. Шушы вакыйгалардан соң, үзебез дә милләтнең күренекле вәкилләрен бергә җыеп, фикер алышырга булдык. Татар телен, гореф-гадәтләрне, милләтне саклап калу һәм үстерү өчен без нәрсә эшләргә тиешбез? Татар халкының киләчәге, мәгариф, телгә бәйле булу белән беррәттән, беренче чиратта, гаиләгә барып тоташа. Шул уңайдан бүген «Һәр татар гаиләсенең үз стратегиясе» дигән темага сөйләшик.
Безнең коллектив әгъзалары Казан һәм республика мәктәпләренә еш йөри. Башкаланың А.Алиш исемендәге гимназиясенә хәтта башка милләт кешеләре дә балаларын бирергә омтыла. Биредә, белем бирү дәрәҗәсе югары булуы белән бергә, тәрбия дә алгы планда. Сөйләшүне алардан башлыйк.

Рәхимә Арсланова:
Татар мәгарифе көннәре кысаларында Кырымда булырга туры килде. Безнең делегациядән ерак түгел басып торган бер яшь кыз: «Әйтегез әле, сез нинди матур телдә аралашасыз?» – сорап куйды. Борынгы татар илендә татар телен ишетмәүчеләр булуын күреп гаҗәпләнсәк, безнең сөйләмгә соклануларын аңлап горурландык. Гимназиябездәге мохиткә кызыгып килүчеләр үзлегеннән татар телендә аралашуга күчеп китми, билгеле. Бар нәрсә гаиләдән килә дибез. Чыннан да, һәр кешенең үзеннән, ире я хатыныннан, балаларыннан башланган эш-гамәл тора-бара киңрәк даирәгә чыга. Әмма гаилә ул – җәмгыятьнең бер күзәнәге генә. Җәмгыятьтәге барлык күренешләр, көзгедәге кебек, анда да чагыла.
Татарстан, Казан – татар халкының кыйбласы. Монда кабул ителгән кануннар, төгәл үтәлеп, тормышка ашырылса икән. Соңгы елларда Казан бик күп туристларны җәлеп итә, моның белән горурланабыз. Башкала мэры Илсур Метшинның төп максатларыннан берсе – туристлар санын 5 миллионга җиткерү. Минемчә, чит ил кешеләрен Казанга татар мохите, безнең милләткә генә хас булган үзенчәлекләр җәлеп итәдер. Туристлар, беренче чиратта, шәһәребезнең үзәге булган Бауман урамына килә һәм, кызганычка, алар биредә милли мохиткә эләкми. «Ни өчен кибет ачуга рөхсәт кәгазен биргәндә, инглиз-рус атама белән беррәттән, аңа татарча исем куюны да шарт итмиләр икән?» дигән сорау туа. Бу очракта һәр кунак, кибетнең исеменә игътибар биреп, берничә татар сүзен отып китә алыр иде.
Мәктәптә, шөкер, татар телен һәм әдәбиятын өйрәтәбез. Ә бит «Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк», – диләр. Бүгенге көндә мәктәпләрдә Татарстан тарихы Россия тарихына карата 8-10 сәгать белән генә чикләнеп калды. Бу кыска гына вакыт эчендә республика, милләт тарихын ачып бетерә алмыйбыз. Бөртекләп җыеп, Стратегиягә халыкның тарихын да, мәдәниятен дә, әдәбиятын да комплекслы итеп кертә һәм үти алсак иде.
«Мин»нән сорап була, «без»дән – булмый
Данил Салихов: Татар халкы үсеш стратегиясе турында сүз алып барганда, беренче чиратта, кеше «без» алмашлыгын «мин» төшенчәсенә алыштырырга тиеш. Миннән сорап була, ә бездән сорап булмый. Кайчак җитәкче урыннарда булган кешеләрдән: «Кайда? Татарларда бармыни ул әдәбият?» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Шул ук вакытта «И туган тел»нең ике куплетын яттан белмәгән җитәкчеләр дә бар, ә алар татар мохите белән идарә итәләр. Стратегия эшләү кебек бөек миссиягә алынган кешеләр: «Татар баласы буларак, мин бу милләткә файда китерә аламмы?» дигән сорауга җавап бирергә тиеш.Татарның теле, гореф-гадәтләре кысыла икән, димәк, Россия территориясендә яшәгән башка милләтләрнеке дә кысыла. Стратегия булдыру юнәлешендә эшләвебез белән без, мәсәлән, чувашны да, марины да уятырга тиеш. Бердәмлек булганда гына, телебезне саклый алабыз. Ата-аналар да, кайбер педагоглар да шуны оныта: татар теле башка төрки телләр арасында күпер булып тора. Кая барсак та, безгә тылмач кирәкми. Ә бит трамвай, троллейбуста татарча сөйләшә алмаган чакларыбыз да бар иде. Безнең милләттә 1990 еллардан соң дингә кайту көчәйде. Татар халкы үсеш стратегиясенә багышланган утырышларга дин әһелләрен дә чакырырга тиешбез. Мәгариф, әдәбият, мәдәният, журналистика һәм дин бердәм эшләгәндә генә, уңышка ирешә алырбыз дип уйлыйм.
Сөмбел Таишева: Милли университет турында ничә ел дәвамында сөйләшү алып бардык...
Данил Салихов: Үсеш өчен милли китапханә дә, милли университет та, милли кадрлар да кирәк. Милли кадрларың булмый торып, стратегия турында сөйләшү мөмкин түгел.
Рәхимә Арсланова: Бүгенге көндә без элеккеге кадрларга таянып эшлибез. Әкренләп кытлык кичерә башлыйбыз. Чөнки хәзерге укытучылар материалны белсә дә, татар телендәге терминнарны белми.
Данил Салихов: ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафыннан тәкъдим ителгән 165 нче Казан мәктәбе базасында өч телле мәктәп булдыру – әгәр белем бирү бертигез дәрәҗәдә алып барылса, бик акыллы адым.
Ана телен белү гаилә өстендә
Сөмбел Таишева: Полилингваль мәктәп итеп 165 нче мәктәпне сайлауның бер алшарты – анда тәрбиянең көчле булуы. Бу җәһәттән 10 нчы татар-рус мәктәбендә хәлләр ничек икән?
Алсу Желтякова: Мин үзем Чаллыда туып, урта белемне инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган мәктәптә алдым. Әнием Алабуга педагогика институтындагы чит телләр кафедрасының татар бүлегендә укуымны теләде. «Үз алдымда бурычым бар. Балаларым татар телен белергә тиеш», – диде ул шул вакытта. Һәр татар гаиләсе алдында шундый бурычы булсын иде. Балаларым да туган тел буларак татар телен сайлады, бернинди басым ясалмады.

Безнең мәктәптә укучыларның белемне татар яки рус телендә алырга хакы бар, ә инглиз теле тирәнтен өйрәнелә. Туган телне популярлаштыру максатыннан, мәктәптә «Уңышка юл» проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында, укучылар белән очрашып, әңгәмә алып бару өчен күренекле милләтәшләребезне чакырабыз. Бу – татар телендә камил сөйләшүче, билгеле бер уңышка ирешкән мәдәният һәм сәнгать әһелләре, эшмәкәрләр, спортчылар һ.б.
Сөмбел Таишева: Журналистикага яшь каләм ияләре килмәүне хезмәт хакының түбән булуы белән аңлатабыз. Ә менә мәктәпкә кадрлар җәлеп итү өчен әледән-әле грантлар булдырыла. Шуннан чыгып, педагогларга кытлык юкка чыгар, анда күпләп ир-атлар килер дип өметләндек.
Алсу Желтякова: «Укучыларның уңышы такта янында басып торучы мөгаллимнән тора», – дип әйтә киләм. Бүгенге көндә безнең мәктәптә дә укытучыларга кытлык бар. Аянычка, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын откан яшь педагоглар мәктәпкә килеп, нибары 2-3 ел гына эшли. Аеруча тел белгечләре җитми. Мисал өчен безнең педагогик коллективта нибары ике татар теле укытучысы эшли, икесе дә югары квалификациягә ия. Ә укучыларыбызның 80 проценты туган тел буларак өйрәнү өчен татар телен сайлады.
Сөмбел Таишева: Айсылу Ләбиб кызы белән интернет аша таныш идем. Шәхсән миңа аның яңа ел алдыннан яңгыраган чыгышы ошады. Ул тел мәсьәләсен сәнгать йортлары эшчәнлеге белән бәйләп күтәрде. Ирексездән «Татар радиосы» алып баручысы, блогер гаиләсендә үскән балаларның теле кайсы якка авыша икән дигән сорау туа.
Айсылу Лерон: Милли тәрбия сабыйга татар исеме бирүдән башлана дип уйлыйм. Бүгенге көндә бездә начар гадәт бар – балага әллә нинди исемнәр кушабыз. Мәгънәле, матур татар исеме балага милли юнәлеш бирә, чит ил исеме кушып, үзебез дә сизмәстән, аны милләттән аерабыз.
Милли мәсьәләдә кайтыш яклар мәктәпкәчә белем һәм тәрбия өлкәсендә дә бар. Тел өйрәтүдә интернет ачкан мөмкинлекләрне дә кире кагып булмый. Хәзер балалар заманга яраклашып үсә. Алар кечкенәдән үк YouTube каналын карый. Анда нәниләр өчен инглиз телендәге җырлар, аларның руслашкан вариантлары күп, ә татар телендәгеләре юк. Бу – интернетта татар баласы өчен сайлау мөмкинлеге юк дигән сүз. Тел өйрәнү җыр, шигырь, уеннардан башлана. Үз балаларымнан чыгып әйтә алам: алар, чит телдәге җырны шундук отып, җырлап утыралар. «Бәйрәм оештырасыбыз килә, балалар өчен татар җырлары эзлибез. Аларны кайдан алыйк?» – дип, Төркиядәге милләттәшләрнең сорап язганнары бар. Үземнекеләргә җыр-лап өйрәтсәм дә, мин читтәгеләргә билгеле бер контент тәкъдим итә алмадым. Уйлап карасак, балага 2-3 яшь булганда ук, тәрбиянең бу ягыннан артка калып барабыз, ә ул теле ачылу белән үк инглиз, рус мохитен сеңдерә. Ярый, балалар өчен «Шаян ТВ» телеканалы эшли башлады.Түгәрәкләр турында сүз алып барсак, аларның татар телендәгеләре юк дәрәҗәсендә. Спорт, музыка, бию – бөтенесе рус телендә алып барыла. Дөрес, туган телдә аралашу мөмкинлеге булган түгәрәкләр мәктәп күләмендә эшләп килә, әмма ата-ана моның белән генә чикләнми бит. Миңа калса, милли мәктәпләрне, түгәрәкләрне, театрны социаль челтәрләр, реклама ярдәмендә популярлаштырып булыр иде.
Әти-әниләрнең дә үзаңын тәрбияләргә кирәк. Бүгенге көндә аларның күбесе баласы белән русча сөйләшә бит.
Сөмбел Таишева: Безнең арада ике улы, өч оныгы саф татар телендә аралаша алган, ана телендә шигырьләр укыган кеше утыра. Ул – халык язучысы Равил Габдрахман улы Фәйзуллин. Бүгенге көндә балаларны, хәтта алар Мәскәүдә яшәсә дә, татар әдәбияты аша милләткә тартып булганын раслаучы шәхес ул.
Равил Фәйзуллин: Чынлап та, олы улымның өч баласы өч телдә, шул исәптән, татар телендә камил сөйләшә икән, биредә әдәбиятыбызның роле булмый калмагандыр. Әдәби телдә аралашыр өчен, балалар, беренче чиратта, китап укырга тиеш. Бу бик мөһим. Китап димәктән, аны басып чыгару – бер нәрсә, иң мөһиме – аның кем кулына барып ирешүе, укылуы. Һәркем: «Безнең авылда яки безнең урамда, без яшәгән йортта китапны кемнәр укый? Ничә кеше «Казан утлары», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларын алдыра?» – дип уйлансын иде. Татар халкының һәр кешесе исәптә булырга тиеш. Балаларыбыз ата-бабаларыбыздан мирас булып калган телне сак-лап кала алырмы? Күпмедер дәрәҗәдә бу бездән дә тора бит.
Татар халкы үсеш стратегиясенә кагылышлы фикерем каршылыклы. Табигый, һәр әти-әни үз баласының сау-сәламәт, бәхетле, яхшы кеше булуын тели. Мәсәлән, мин балам өчен, канымны кушып, ничек яшәргә кирәклеге турында үземчә кагыйдә язып бирер идем. Ә ул тормышка ашачакмы? Моның өчен шартлар бармы?
Бу араларда Стратегия турында референдум алдындагы шикеллерәк шау-шулы кампания бара. Бу мине бераз сагайта. Кайбер даирәләргә безнең болай активлашу ошап бетмәскә дә мөмкин. Тагын бер момент: хәзер татарлар саны күп дисәк тә, аларның татарча түгел, ә рус телендә сөйләшүчеләре шактый. Шушы концепцияне әзерләгәндә, ул даирәнең дә фикере исәпкә алынамы икән?
Тагын бер фикер: бүгенге көндә халкыбызның нинди байлыгы бар? Безнеке дип әйтерлек материаль байлыгыбыз юк дәрәҗәсендә. Безнең төп байлык – ул рухи мирас. Без китаплы халык! Кайсы гасырны алсаң да, XIII гасырмы, урта гасырлармы, соңракмы, безнең конкрет авторын атап күрсәтерлек бөек әсәрләребез бар. Наданлыгыбыз аркасында гына без аларны белеп җиткермибез. Хәзерге Россия, шулай ук элеккеге СССР территориясендә безнеке кебек бай китап мирасы булган халыклар бик сирәк. Бүгенге көндә көч белән алдыра алмыйбыз, ә акыл белән эшләп, бай тарихыбызны күрсәтә, гореф-гадәтләребезне саклауны төрле чаралар, проектлар аша ныгыта алабыз.
Илдар Сәгъдәтшин: Бу көннәрдә Белоруссиядә булып кайттым. Биредә телевизион тапшырулар белорус телендә алып барыла, җәмәгать транспортында бары белорусча: «Двери зачинаются», – дип игълан итәләр. Гәрчә халыкның шактый өлеше рус телендә аралаша.
Илдар Әбүзәров: Хәзерге икътисадый шартларда телне саклауның бердәнбер юлы – кеше өчен татар телен белүнең файдалы булуын аңларлык шартлар тудыру. Рус телендә барысы да сөйләшә, чөнки бу җәмгыятьтә, аны белми торып, яшәп булмый. Ә менә чегәннәр бернинди мәктәп, вузсыз да үз телләрендә аралаша, чөнки аны белмисең икән, икътисадый хәлең хөрти булачак. Ул җәмгыятьтә тел белмәсәң, үзеңнең чегән икәнеңне исбатлый алмыйсың, һәм чегәннәр сине үз системаларына алмаячак дигән сүз бу.
Гавәм беләнме, галим беләнме?
Илдар Сәгъдәтшин: Халыкны теленнән, тарихыннан аеруның алымнары күп төрле. XX гасырда берничә мәртәбә, көчләп, әлифба алыштырту татар халкы өчен шундый фаҗигаләрнең берсе булган. Хәзер кайбер төрки халыклар латин шрифтына әйләнеп кайту хәрәкәтен башладылар. Мин бу хәлне тыныч кабул итә алмыйм, чөнки гасыр буе кириллицада басылган әдәбиятка ихтыяҗ бетәргә мөмкин.
Күптән түгел бөтен ил белән аэропортлар исемен сайладык. Казан аэропортына Габдулла Тукай исеме бирү яклы булган кешеләрнең күпмесе татар милләтеннән? Алар саны республикада яшәүче барлык татарларның ничә процентын тәшкил итә, санап караганыбыз бармы? Миңа калса, Стратегияне эшләүгә күбрәк кешене җәлеп итәргә кирәк.
Равил Фәйзуллин: Зыялылар арасында киләчәге турында уйлану гомер-гомердән килә. Моннан 20 еллар элек Татар кодексы эшләнде (ул заманда Коммунизм төзүчеләре кодексы да бар иде). Укып карасагыз, анда стратегик яктан мәгънәле тезислар бик күп. Стратегия, һичшиксез, кирәк. Димәк, халык әле яшәргә омтыла, уйлана, «бетәбез!» – дип, башын салып ятмый. Бу яктан Стратегияне хуплыйм. Икенче яктан, бераз гына уйланам да һәм Ильдар Сәгъдәтшинга каршы төшәм. Мондый документлар гавәм белән эшләнә торган нәрсә түгел. Мостафа Кемаль Ататюрк – заманында Төркияне дәүләт итеп саклап калган кеше. Ул зыялыларны, шул исәптән безнең халыктан Йосыф Акчура, Садри Максудиларны үз тирәсенә җыйган. Алар бергәләшеп илнең стратегик үсеш юнәлешен билгеләгәннәр. Аннан аны гавәмгә ирештереп, гамәлгә ашырганнар. Минемчә, бездә дә күпчелек халыкны Стратегия эшләргә тартуга көч салмаска, ә һәр татарны үз гаиләсендә татар мохите, татар дәүләте» барлыкка китерергә өйрәтергә кирәк.
Сөмбел Таишева: Интернет челтәренең телне өйрәтү һәм камилләштерү мөмкинлекләре тагын да киңрәк. Без аннан тиешенчә файдаланабызмы – эш менә шунда. Әлегә тискәре җавап бирергә туры килә. Раил, татар телендә беренче социаль челтәр эшләгән, татар телле сайтлар ясаган кеше буларак, Сез моның белән килешәсезме?
Раил Гатауллин: «ВКонтакте»ны татар теленә тәрҗемә итүне башкара торган төркемнең координаторы буларак, телебезне социаль челтәрләр ярдәмендә популярлаштыру өчен мөмкинлекләр күп дип әйтә алам. Инстаграм һәм фейсбукта да татар телендә аралашу мөмкинлеге булдырылса, яхшы булыр иде.
Без татар әдәбиятына кызыксыну уятуда заманча методикаларны кулланабыз. 2017 елда, Татарстан китап нәшрияты белән килешеп, «Әдәби марафон» проектын башлап җибәрдек. Марафонның максаты – катнашучыларда китап уку гадәте формалаштыру. Беренче «Әдәби марафон»да 38 кеше катнашкан булса, быел 340 тан артык финалист ачыкланды. Рабит Батулла, Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Гөлүсә Батталова һәм башка татар язучылары үз укучылары белән очрашты. Язучылар проектны хуплый һәм: «Китабымны укыйлар икән бит!» – дип куана.
Җәй айларында балалар өчен «Әдәби марафон» старт ала. Мәктәп укучылары анда бик теләп катнаша. Мисал өчен, бишенче марафонга Апастан Сәгыйдә Тимершина исемле укытучы 12 бала алып килгән иде.
Иң мөһиме – халыкның үзаңы
Сөмбел Таишева: Бүгенге мәгариф системасын гына түгел, республика җитәкчелеген дә аеруча бер мәсьәлә борчый. Дәүләт имтиханын югары баллга биргән чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе Петербургка я Мәскәүгә, чит илләргә юл ала һәм кире әйләнеп кайтмый. Алар башка мохиттә яши һәм миллилектән, телдән тиз арада читләшә. Язучы Илдар Әбүзәров бу хәлләрне үз башыннан кичергән. Бәлки, ул аны фаҗига дип таныйдыр һәм шуңа күрә, башкаларны кисәтү өчен, үзенең һәр әсәрендә, аз-азлап булса да, татар миссиясен алып барадыр?
Илдар Әбүзәров: Әнием, балаларын укытырга, кеше итәргә дип, гаилә белән авылдан Түбән Новгородка күченеп килде. Рус телен ул үзе бик авырлык белән өйрәнде. Без исә рус теленә искитмәле җиңеллек белән кереп китек. Бу – саладан калага күченгән барлык милли гаиләләр өчен хас күренеш. Аянычка, үземнең ана теле дә әсәрләр иҗат итәрлек хәлдә сакланмады.
Бүгенге дөньяда аз санлы халыклар тормышында, милләт саны аз булган төбәкләрдә, шәһәрләрдә нинди хәрәкәт булуын белми-аңламый торып, татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алышу һавада таяк болгау кебек кенә булачак. Россиянең сәяси төзелеше колониаль системадан әллә ни аерылмый. Татарстан, башка төбәкләр кебек үк (ул Ульян, Түбән Новгород өлкәсе булсынмы яки Удмуртияме, Себерме), метрополиягә – Мәскәүгә карата колония булып тора. Барыннан да элек бу аның төбәкләрдән финанс һәм кеше ресурсларын «суыруында» чагылыш таба. Шулай итеп, иң акыллы, укымышлы кешеләр Мәскәүгә китә, алга таба Америкага –Кремний үзәненә юл ала. Моның төп сәбәбе – үзәктә үсеш өчен шартлар яхшырак, хезмәт хакы да югарырак булу.Колониянең яшәп калу өчен көрәше үз территориясендәге ресурсларны саклап калудан гыйбәрәт. Кеше – иң мөһим ресурсларның берсе. Әгәр дә хәзерге җәмгыять структурасын акционерлык җәмгыяте дип күз алдына китерсәк, субъектлыкны күпмедер күләмдә, һичьюгы өлешчә генә булса да саклап калу өчен, кулда акцияләрнең контроль пакеты булу шарт. Глобаль дөнья шартларында, ягъни эре ерткыч-уенчылар котылгысыз рәвештә вакларын йота барганда, аны эшләү бик авыр. Моны тирәнрәк аңлау өчен, мисалга сәүдә челтәрләрен китерергә мөмкин. Эре сәүдәгәрләр, үсә төшкәч, иртәме-соңмы, барыбыр көндәшлеккә чыдый алмаган кечкенә кибетләрне йота. Шул рәвешле ахыр чиктә эре сәүдә челтәрләре акцияләрнең контроль пакетын кулына ала һәм үз идарә итүчесен билгеләп куя. Казанның үзендә үк кечкенә кибетләр эшләгән мәйданнарга магнатларның кереп урнашуын, кечерәк даруханәләрне зур холдинглар йота баруын күзәтеп торасыз.
Әгәр дә аерым бер милләт үзе яшәгән төбәктәге халыкның 51 процентыннан кимрәк икән, ул субъектлыкка дәгъва белдерүдән һәм сакланып калудан туктый. Ассимиляциянең котылгысыз законнары үз көченә керә, ягъни катнаш никахлар булганда, кешеләр тормышта өстенлек иткән мәдәниятне сайлый һәм әкренләп, шунда «эреп», үз йөзен югалта. Тагын сәүдә өлкәсенә кайтып, чагыштырып карыйк: халык өчен товар сайлау мөмкинлеге зур. Әмма күпчелек аны очсызрак сәүдә ноктасыннан алырга омтыла. Бу күренеш никах теркәүгә дә кагыла, чөнки кәләш-кияүне сайлау – ул шулай ук җәмгыяви багланышларның бер өлеше. Әйләнә-тирәдә ни бар һәм нәрсә туры килә – шуны сайлыйлар.
Кеше – икътисадый зат, һәм ул кайвакыт бик примитив рәвештә фикер йөртә. Катлаулы шартларда аның өчен иң мөһиме – исән калу. Монда инде югары материялар, шул исәптән тел кайгысы юк. Шуңа күрә кеше еш кына каршылыклар аз булган юлны сайлый. Әгәр дә сезне мәктәптә яки университетта башка милләт кешеләре әйләндереп алса, нәкъ менә шул милләт вәкилләре белән никахка керү мөмкинлеге арта.
Теләсә кайсы башка милли азчылык кебек үк, татарлар да, әгәр алар аерым бер торак пунктта билгеле бер проценттан кимрәк икән, эреп юкка чыгарга һәм үз гореф-гадәтләрен югалтырга мөмкин. Бу – механик процесс, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Шуңа күрә дә татарларны халык буларак саклап калуның төп стратегиясен мин аларны Татарстанга күчерүдә күрәм. Әгәр дә статистикага күз салсак, Татарстаннан читтә ассимиляция коточкыч тиз темпта бара. Әмма эчке проблемадан тыш, җитди тышкы мәсьәлә дә бар: без еш кына иске традицияләргә таянабыз. Үзем традицион гаиләне һәм динне саклау ягында булсам да, технологияләрнең котырынган тизлектә камилләшүен һәм җәмгыять үсеше бик алга киткән илләрдә яңа икътисадый тормыш рәвешенә күчә баруларын аңларга һәм акларга тырышам.
Хәзер яңа фәлсәфи концепция туды. Трансгуманизм – ул бер үк вакытта кешенең гакыл һәм физик мөмкинлекләрен камилләштерү өчен фән һәм технология казанышларын файдалануны хуплый торган халыкара хәрәкәт. Телефонда, интернетта тәрҗемә итү өчен төрле җайланмалар бар. Мин бик тиздән чип ярдәмендә кеше күп телләр белән эш итә алачак дип ышанам. Үзенең туган телен кулланырга теләрме ул-юкмы – монысы икенче мәсьәлә. Шуңа күрә татар телен саклаудан битәр, халыкның милли үзаңын саклауны мөһим бурыч итеп билгеләр идем. Моның өчен интернетны ярдәмче итәргә, кеше үзен бөтеннең бер кисәге итеп тоярлык аерым бер виртуаль төркем булдырырга кирәк. Әгәр дә милләттәшебез чынбарлыкта әлегә Татарстанга күченә алмый икән, бу очракта «Дөньяви виртуаль Татарстан» булдырырга тәкъдим итәм. Шәхсән үземдә мондый тирәлекнең концепциясе һәм программасы эшләнгән.
Сөмбел Таишева: Сезгә, бәлкем, Раил кебек мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр белән берләшергә генә кирәктер. Хәер, берләшү – барыбызга да кирәк шәй. Түгәрәк өстәлдә сөйләшүнең алдан билгеләнгән гаилә кысаларын тарсынып, галәм киңлегенә чыгуы безнең карашны кабат шул хакыйкатькә юнәлдерергә мәҗбүр итә.
Ландыш НӘСЫЙХОВА, Расиха ФАИЗОВА, Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ