Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында «Без – Тукай варислары» бәйгесе узды (әбүнәче хәбәре)

Түбән Каманың З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән бөек шагыйребез иҗаты буенча эчтәлекле чара уздырдык. «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән методик берләшмәдә (аның инде оешканына җиде...

Түбән Каманың З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән бөек шагыйребез иҗаты буенча эчтәлекле чара уздырдык. «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән методик берләшмәдә (аның инде оешканына җиде ел) тәрбиячеләргә тәҗрибә уртаклашудан тыш, викториналар, ачык шөгыльләр күрсәтү, «Гомер юлына керүчеләр» дип исемләнгән мюзиклда катнашу мөмкинлекләре тудырылса, Түбән Кама каласы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән, Тукай иҗатын чагылдырган зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынашты.


IMG_9746


Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 1, 15, 27, 37, 39, 42, 49, 64, 74, 76, 88, 92, 93 нче һәм Югары Чаллы авылының «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да биремнәрне яратып, теләп башкардылар.


«Мин – Тукай варисы» дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаиләләре, гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Мин Тукай иҗатына гашыйк...» дип исемләнгән икенче биремдә яшь артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле сөйләмнәре исәпкә алынды. Замана стандартларына тәңгәл килгән, өченче «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән бирем кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмый, әкияти персонажларны «җанландырып», алар булып уйнап та күрсәттеләр. Игътибарлыкларын барлау өчен кәгазьгә төшерелгән төрле рәсемнәр арасыннан «Су анасы», «Шүрәле», «Акбай», «Күбәләк» рәсемнәрен табып, ничә икәнен язып куярга да тиеш булдылар.  «Әкияттә – кунакта» дип исемләнгән дүртенче бирем аша зирәк, тапкыр булулары, ягъни нинди геройларның җитмәве һәм киресенчә нәрсә артык булуын ачыкладылар.


IMG_9750


«Тукай иҗатында – табигать» дип исемләнгән бишенче бирем исә, экология елын исәпкә алып, махсус рәвештә өй эше итеп бирелгән иде. Үз куллары белән тасвирлап ясаган төрле рәсем, кул эшләре, Тукай иҗатын чагылдырган табигать матурлыклары күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде...


IMG_9685


2017 ел варислары белән бергә, бөек Тукаебызның «Туган тел» җырын җырлап, бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Димәк, мондый төр бәйгеләрне безгә һәр елны уздыру кирәк! Без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле: Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә.
IMG_9776
Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ