Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә – 50 ел

Мул сулы Идел елгасы күпсанлы инешләр кушылудан хасил булган кебек мең еллык тарихы булган татар әдәбияты да төрле төбәкләрдә эшләп килүче иҗат түгәрәкләре, әдәби берләшмәләр эшчәнлеге белән яши, алар...

Мул сулы Идел елгасы күпсанлы инешләр кушылудан хасил булган кебек мең еллык тарихы булган татар әдәбияты да төрле төбәкләрдә эшләп килүче иҗат түгәрәкләре, әдәби берләшмәләр эшчәнлеге белән яши, алардан илһам-көч ала. Шунысы сөенечле: заманнар үзгәрсә дә, иҗат дәрте белән янып-ялкынланып  яшәүче әдәби берләшмәләребез бар!


Түбән Камадагы «Кама таңнары» берләшмәсе әдәбият дигән олы дәрьяның иң мул сулы кушылдыгыдыр, мөгаен. Озын гомерлесе һәм актив каләм ияләрен туплаганы, әлбәттә! Әлеге берләшмәнең уңдырышлы туфрагыннан Разил Вәлиев, Рахмай Хисмәтуллин, Айдар Хәлим, Фәннүр Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт Хәким, Фәнзаман Баттал, Алмаз Хәмзин кебек дистәләгән күренекле шагыйрь-язучылар, журналистлар үсеп чыккан. Алар иҗаты белән рухланып, каләм тибрәтүче өметле яшьләр, мәктәп балалары да шактый.


   «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе бу көннәрдә үзенең ярты гасырлык юбилеен блгеләп үтә. Зурдан кубып, шәһәркүләм масштабта. Берләшмә юбилее уңаеннан  җирле шагыйрь-язучылар иҗаты аша туган телебездә аралашуны активлаштыру йөзеннән «Сүздән энҗеләр тезеп...» дигән проект булдырган алар. Һәм ул бик тә үзенчәлекле: юбилей елы дәвамында һәр айның соңгы җомгасында шәһәрнең Халыклар дуслыгы йортында әдәбият сөючеләр белән очрашуга «Кама таңнары» берләшмәсенең актив әгъзалары кунак булып киләчәк, үз иҗатлары белән таныштырачак. Әлеге проект кысаларындагы «Туган телне каләм саклый» дигән тәүге әдәби кичә 27 гыйнварда үтәчәк. Ул җирле шагыйрәләр Гөлчирә Ибәтуллина белән Әлфия Сибгатуллиналар иҗатына багышланачак. Февраль аенда буласы «Телем, моңым күчсен буынга...» дигән кичәгә «Кама таңнары» берләшмәсеннән Рифкать Имаев, Хөсәен Җәгъфәр, Илдар Хәйруллин, Фәрит Имамовлар кунак булып чакырулы. Шулай итеп, ел дәвамында әлеге берләшмәнең 35 шагыйрь-язучысы иҗаты белән якыннан таныштыру күздә тотыла.


Шунысы игътибарга лаек: «Сүздән энҗеләр тезеп...» проектының авторы – безнең «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе – Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы, үзе дә берничә китап авторы, Ш.Маннур исемендәге премия лауреаты Нурзия ханым Мирхазова.


фото общее


Рәсемдә: «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзалары.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ