Логотип Магариф уку
Цитата:

Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда тәэсирле һәм нәтиҗәле зур бер чара булды - мөгаллимнәр (ФОТО))

Укытучылар һәм укучыларның  Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган   III республика конференциясе тәмамланды.Әлеге  республика конференциясен үткәрү инде традициягә керде.  Конференцияне башкалабызның...

Укытучылар һәм укучыларның  Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган   III республика конференциясе тәмамланды.


Әлеге  республика конференциясен үткәрү инде традициягә керде.  Конференцияне башкалабызның Фатиха Аитова исемендәге  татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия укытучылар коллективы оештырды.  Быел ул татар халкының бөек шагыйре  Габдулла Тукайның -  130 ел, каһарман шагыйрь Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең - 110 еллыгын да үз эченә алган. Төп максат - олуг әдип, татар мәгърифәтен саклау һәм үстерүгә күп көч куйган милләтпәрвәр остазыбыз Туфан Миңнуллин идеяләрен  тормышка ашыру эшенә яшь буынны тарту.


Быел җыенда республиканың барлык район-мәктәпләреннән меңгә якын педагог һәм укучылар катнашты. Дүрт номинация буенча секцияләр эшләде.  “Драматургия - “Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясендә 58 коллектив катнашты. 400 дән артык бала, быел да К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясап, театр артистлары бәһасын алды, фикерләрен тыңлады”, - диде 12 нче гимназиянең директор урынбасары Фирая Шәйхиева. “Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”  номинациясенә 150 дән артык эш кергән. Биредә укучылар фәнни эшләрен ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләргә багышлаган. “Утырып уйлар уйладым” номинациясе мәктәп китапханәчеләре өчен әле  быел гына кертелгән һәм бик  яратып кабул ителгән. “Ниһаять, без дә, үз эшебезне күрсәтеп, үзара тәҗрибә уртаклаша алабыз”, - диде республиканың төрле районнарыннан килгән 22 мәктәп китапханәчесе беравыздан диярлек.


ТУФАН КИТАПХАНЭЧЕ


Очрашу гимназиянең бик матур заманча китапханәсендә  үтте. Китапханәләр  күптән инде китап бирү урыны гына түгел, заманча ресурс үзәгенә әйләнеп бара. 855 укучысы булган Арча 1 нче урта мәктәбе китапханәчесе Илсөя  Гыйләҗетдинова: “4 моноблогыбыз бар, укучы, укытучы өчен  бар мәгълүматны  табып бирә, төрле фәнни эшләр башкаруда ярдәм итә алабыз”, - диде. Укучыларны китапханәләргә тартуда, китап укуга кызыксыну тудыруда китапханәчеләр төрле чаралар үткәрүләрен презентацияләрдә тәкъдим иттеләр.


Туган якны өйрәнүчеләр, театр сөючеләр, тарихны барлаучылар һәм башка түгәрәкләр дә  укучыларны китапханәгә тарта. Алар үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашты. Китапханәгә “Мәктәп китапханәсе сериясе”ннән кала башка китапларның бик аз кайтуын әйтеп узды. Шуңа күрә шәхси затлардан да китаплар кабул итәргә әзербез, диләр.  Яшел Үзән районындагы Урысбага мәктәбенең ике дистә елга якын эш тәҗрибәсе булган китапханәчесе Миңниса Фәсхетдинова исә район үзәгендәге зур гына китап кибетендә татар китапларына астагы берничә киштәдә генә урын бирелүен  борчылып сөйләде.


Әлеге очрашуга Туфан аганың кызы Әлфия Юнусова да килгән иде. Китапханәчеләр Туфан агага бәйле истәлекләрен искә алдылар, милләтебезнең асыл улы булган әдипкә, аның иҗатына  булган ихтирамнарын җиткерделәр.


ГОССОВЕТ РТ


“Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә эшләрен тәкъдим итүчеләр - яшь каләм ияләре Туфан Миңнуллинның “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!..” дигән сүзләрен девиз итеп алган. Жюри тарафыннан 120 эш арасыннан сайлап алынган 34 эш авторы, җитәкчеләре белән берлектә, Татарстан  Дәүләт Советында булып, парламент эшчәнлеге белән танышты. Кече залда  укучылар  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Римма Ратникова  һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, жюри рәисе – КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор  Васил Гарифуллин белән очрашты.


Яшь авторлар биредә үз эшләре белән таныштырды. “Шушы мөнбәрдән утырышларда Туфан ага милләт өчен борчылып кайнар чыгышлар ясый иде. Менә бүген сез дә, әлеге трибуна артына басып, үз фикерләрегезне җиткерәсез. Милләт язмышы сезне дә кызыксындырса  Туфан аганың рухы шат булыр”, - диде Разил Вәлиев укучыларга. “Журналистика җиңел һөнәр түгел. Күңелегездәген кәгазьгә төшерү генә аз, максат куеп, күзәтүләрдән чыгып, анализларга өйрәнегез”, - диде Васил абыйлары журналистикага юл яручыларга.


“Конференция милләтебезне, телебезне, мәдәниятебезне саклауда тәэсирле һәм нәтиҗәле зур бер чара булды. Оештыручыларга бик рәхмәтлебез”, - диделәр мөгаллимнәр. Укучылар исә мәктәпләренә бүләкләр һәм грамоталар белән таралды.

Надия Шәйхетдинова.  


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ