Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукайның «Мәңгелек мәхәббәт» е артыннан

Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы кайсы гына тел-әдәбият белгечен кызыксындырмаган икән. Тукай әсәрләренә, тормышына багышланган бик күп хезмәтләр язылган. Тик шагыйрьнең шәхси тормышы, олу...

Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗаты, тормыш юлы кайсы гына тел-әдәбият белгечен кызыксындырмаган икән. Тукай әсәрләренә, тормышына багышланган бик күп хезмәтләр язылган. Тик шагыйрьнең шәхси тормышы, олуг мәхәббәт хисләре турында аерым алынып язылган хезмәтләр булмагандыр, мөгаен. Моннан бер дистәләп ел элек бу эшкә язучы Мирсәй Гариф (Марсель Гарипов) алына. Ул безгә язучы, һәвәскәр тарихчы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ык таңнары» төбәк әдәби берләшмәсе җитәкчесе буларак таныш шәхес. 2006 елда аның Зәйтүнә Мәүлүдова белән Габдулла Тукай арасындагы сөю хисләре турында «Мәңгелек мәхәббәт» дип исемләнгән китабы басылып чыга.20171124_133616Бу китап турында тулырак белү өчен Мирсәй Гарифның үзе белән элемтәгә кердек. Автор ник менә әлеге теманы сайлады икән?


tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Язучының җавабы мондый булды: «Тукайның иҗатына мин күптәннән мөкиббән идем. Аның сөйгәне Зәйтүнәнең 1912 елда Туймазы районы Каран-Бишенде авылында укытучы булып эшләве турында имеш-мимешләр ишеттем. Ул авыл мин яшәгән Октябрьский янында гына урнашкан. Шуннан мин эзләнергә-тикшеренергә тотындым. Мәгълүматлар, чыннан да, дөрес булып чыкты һәм мин Казанга барып Зәйтүнәнең тормыш юлы белән кызыксына башладым. Архивларда аның язма истәлекләрен таптым, Тукай музеенда аның куен дәфтәрләре дә бар. Шуларны карап, Зәйтүнәнең шактый гына Тукай турында язган истәлекләрен туплап, чагыштыра башладым. Ә Тукайның исә, үз чиратында, чыннан да, Зәйтүнәгә багышланган күп кенә әсәрләре булганын ачыкладым. Шагыйрьнең шәхси тормышы темасы киң яктыртылмаган, шуңа күрә мин бу китапны язарга алындым».


Мирсәй Гариф әлеге эшне башкарып чыгар өчен Зәйтүнә белән Тукайның тормыш юлларын төрле чыганаклардан җентекләп өйрәнә. Чыннан да, Тукай хисләрен сөйгәненә шигырьләре аша аңлаткан булса, Зәйтүнәнең мәхәббәте хакында аның сакланып калган язма истәлекләре, куен дәфтәрләре сөйли. Нәкъ менә әлеге чыганаклар Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт» китабына нигез булып тора да инде. «Шагыйрьнең сөйгәненә язган 40тан артык шигырен Зәйтүнә истәлекләре белән аралаштырып куйган хәйран калырлык мәхәббәт тарихы килеп чыкты», – ди язучы.


Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт»е башта 2006 елда «Идел» журналында дөнья күрә, соңыннан Тукайның 120 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшриятында китап буларак бастырып чыгарыла.


Әмма бу китапның язмышы моның белән генә тукталып калмый. 2016 елда ул Төркиядә төрек теленә тәрҗемә ителеп бастырыла. Мирсәй Гарифтан «Ни өчен нәкъ менә төрек теленә тәрҗемәне сайладыгыз?» – дип төпченәм.


–Минем үземнән алда ул китабым Төркиягә барып ирешкән. Шул рәвешле, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесе Раушания Алтай китабымны төрек теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим итте.20171124_133602


Китап басылып чыкканнан соң 10 елдан, ягъни 2016 елда Мирсәй Гарифның «Мәңгелек мәхәббәт» китабы Ebedi aşk исеме белән төрек теленә тәрҗемә ителә. Тәрҗемәне Төркиянең Кавказ университеты галимәсе, фәннәр докторы, профессор, татар шагыйрәсе Чулпан Зарипова–Четин һәм Мугла университеты тел галиме Хаяти Йылмаз башкара. Китапның мөхәррире – Авразия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәроглу. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан әлеге китап Төркиядә Бенгу нәшриятында басылып чыга.


Мирсәй әфәндедән киләчәккә планнары турында да сораштырдык.


–Башкортстанда Тукайга кагылышлы истәлекләр бар, шуларны туплый-яза барам. Тукайның язмаларында сөйгән кызы турында мәгълүмат юк, әмма шигырьләреннән әлеге мәхәббәт тарихын күрергә була. Мәсәлән, бер шигырендә шагыйрьнең Каран-Бишенде янына сөйгәненә килүе турында мәгълүмат бар. Халык хәтерендә Тукайга нисбәтле төрле истәлекләр саклана. Әмма документлар булмаганлыктан, аны исбатлап булмый. Тик, минемчә, халык хәтерендә булган мәгълүматларны да язып алырга кирәк, чөнки тора-бара документлары да килеп чыгарга мөмкин.


Әйе, Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты чиксез дәрья кебек. Күпме генә тикшерелгән, өйрәнелгән, фәнни хезмәтләр язылган булмасын, чыннан да яңа мәгълүматлар чыгып тора. Ә бит бөек шагыйребезнең шигырьләрендә чагылган сөю хисләренең иясе кем булуы күпләрне кызыксындыргандыр. Тукайның дөньядан китүенә гасырдан артык вакыт үтсә дә, безгә аның мәхәббәт тарихын күздән кичерергә насыйп булды. Ә бу исә –язучы Мирсәй Гарифның хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ