Логотип Магариф уку
Цитата:

Уеннан уймак чыга, куеннан оҗмах чыга

Бүген дөньяда балаларның уйлап табулары көне билгеләп үтелә. Аны икенче төрле уйлап табучы балалар көне дип тә йөртәләр. Үскән чакта берәү дә ни дә булса уйлап тапмый калмагандыр. Бигрәк тә уйнаган ча...

Бүген дөньяда балаларның уйлап табулары көне билгеләп үтелә. Аны икенче төрле уйлап табучы балалар көне дип тә йөртәләр. Үскән чакта берәү дә ни дә булса уйлап тапмый калмагандыр. Бигрәк тә уйнаган чакта. Шуңа күрә аларның һәркайсының исемнәрен белеп бетерү дә мөмкин түгел. Ярый ла ул үсеп җиткәч, танылган уйлап табучы булып җитлексә. Әйтик, портреты 100 долларлык АКШ купюрасына төшерелгән күренекле сәясәт эшлеклесе, философы һәм журналисты Бенджамин Франклин кебек. Cабын кайнатучы малае 12 яшендә суда йөзү җайланмасын уйлап таба. Озак та үтми бу хакта бөтен дөнья шау-шу куптара. Егет үз гомерендә әнә шундый мөгезләрне (сәясәткә кереп киткәнче) шактый күп чыгара. Беренче яшен үткәргечнең даны да яшен белән түгел, Бенджамин исеме белән еракларга тарала. Укырга һәвәслеге аркасында гына ул бу һөнәреннән аерылырга мәҗбүр була. Әмма бу вакытта ул җир шарында уйлап табучы булып танылырга өлгерә . Нәкъ менә шуның өчен дөньяда балаларның уйлап табулары бәйрәмен аның туган көнендә, 17 гыйнварда билгеләп үтәләр дә инде.


Аның ватандашы Фрэнк Эпперсон исеме исә безгә таякчыклы туңдырма уйлап табуы белән «татлы». Чын әгәр. Беркөн ул баскыч төбендә макарон сыман эче куыш таякчык куелган стаканлы баллы согын онытып калдыра. Иртән исә савыттагы җиләк-җимеш согының боз булып катканын күрә. Франэк аны шул таякчыгыннан тотып, көне буе ялап йөри. 28 яшенә җиткәч, аны туңдырма итеп җитештерергә керешә һәм баеп китә.


Саный китсәң, күп инде ул төштә генә күрелә торган кеше ышанмастай хәлләр. Мисалдан, 3 яшендә сукыр калган Луи 15 яшендә үзенең фамилиясен йөрткән рельефлы- нокталы Брайль шрифтын уйлап таба. Ярый, бу мисаллар чит илләрдә яшәүче шукбайларга карасын да ди. Үзебезнең илдә дә борный алганмы соң андый хикмәт ияләре, диярсез. Борнаган, ә кәк же! Россияле Дима Резников 13 яшендә космонавтлар өчен орбита станциясендә генә кулланырга яраклы теш читстарткыч уйлап таба. Ульян каласындагы 40 нчы лицейның «Соля-рис» иҗат төркеме галәмдәге «кара тишекләрне» өйрәнә торган телескоп эшләп тапшыра. Аларга бу яңалык нибарысы 20 мең сумга төшә. Чит ил галимнәре аны төзергә дәүләттән, мөгаен, миллионлаган долларлар сорарлар иде әле. Нәрсәләр генә кыланмый бу сары пошлаклар. Укырга мәҗбүр итеп комачауламасалар, әллә нәрсәләр кылып, ясап бетерерләр идее әле.


Әй лә, ни сөйлим соң әле. Пластилинны, батутны, хәтта бармаксыз перчатканы да нәнүсләр уйлап тапкан икән бит бу җиһанда, билләһи! Үзебезнең Татарстанда да җитәрлек икән ич ул нәни уйлап табучыларыбыз. Ел саен Казаныбыда «21 гасыр кулибинчылары» дигән яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы узып тора. Яңа төр автомобильләр, авиация модельләре төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм робот машиналары өлкәсендә төрле шаккаттырулар белән уйлап чыгарылган техник чишелешләрне яклау һәм конструкцияләрне презентацияләү ел да КФУның  IТ- лицеенда үткәрелә. Узган елның май аенда да Татарстанда техник белеме булмаган, әмма йөрәкләрендә уйлап табу сәләте йөрткән балалар унынчы кат җыелган анда. Һәм юкка гына түгел. Нәкъ менә шушы фәнни слетлар-олимпиадаларда алар үзләренең ачышларын раслаган 20 гә якын патент яуларга өлгергәннәр дә. Бу үзенә күрә дөнья күләм танылуга фатыйха була түгелме соң инде!? Шулай ич!


Түбән Камада яшәүче Александр Кимның фанера һәм металлофоннан җыйган шарманкасында халкыбызның «Әпипә» көе яңгыравын өлкәннәр әле дә булса оныта алмый. Шарманка белән педагоглар гына түгел, хәтта күп кенә коллекционерлар да кызыксынырга өлгергәннәр икән инде.Уйлап табучы үсмерләр арасында Саша Түбән Камада ялгыз түгел. Аның шәһәрдәше, 9 нчы сыйныф укучысы Мансур Фәрхетдинов ПЭТ-шешәләрне җиңел һәм җайлы гына эшкәртеп, җыйнак кына җайланма тәкъдим иткән. Шешәләр төпләрен кисеп, тышчаларын буй-буй яргалаганнан соң, бер дигән щеткаларга әверелгәннәр. Әлеге табылдыкка Мансур эшләп йөргән остаханә беренче булып үзе заказ биргән.


Чаллыдан 5 нче балалар техник иҗат үзәге тәрбиячесе Руслан Нуруллин уйлап тапкан эш коралы өлкәннәрнең күзләрен кыздырырга да өлгергән. Ул нефть продуктлары пычраткан суларны чистарту һәм туплау буенча автомат җайланма җыйган. Моңарчы яр буенда яшәүчеләр сулыкларны нефть калдыкларыннан арындырганда чүмеч һәм себеркедән файдалан булса, Руслан бик тә хәйләсез, үзенчәлекле ысул тәкъдим иткән. Ул пычрак суны суырткыч ярдәмендә тындыру бассейнына җыя. Су билгеле бер күләмдә резервуарга күтәрелгәч, сыеклык сөзелә, агызу клапаны ачылгач, чиста су кабат елгага җибәрелә.Эчтә калган пычрак  калдыклары махсус җыйгычка озатыла. Махсус приборлар ярдәмендә бөтен эш процессы автоматлаштырылган. Җайланма шәһәр автосервисында сынау узарга да өлгергән. Инде патент алган дип тә ишеттек.


Уйлап табучылар авыл җирләрендә дә җитәрлек. Әйтик, Ютазы урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Элмира Гыйззәтуллина туфракның уңдырышлыгына сугарылмый ирешә торган ысулын уйлап тапкан. Хәзер шуның өчен патентка лаек булган дигән хәбәр алдык. Мөслим районыннан Газинур Шәйгарданов балалар белән бергә өлкәннәр дә рәхәтләнеп атынырлык биш урынлы тиңдәшсез тренажер-таган җыйган, диделәр. Мамадыштан Салават Маннанов радио белән идарә ителешле үзйөрешле чылбырлы шасси уйлап тапкан. Казаннан мәктәп укучылары Сафия Кантюкова белән Виктор Шенкаренко шәһәрдә кышлаучы кошлар өчен эчендә ут яна торган түбәле җимлек эшләгәннәр. Лампалар батарей ярдәмендә яна. Биеклекләре  махсус җайланма ярдәмендә үзгәрә икән. Менә бит ә! Ата-аналарның балалар уйнавын гел тәртип бозуга санауларыннан туеп беткән инде. Югысә, бөтен уйлап табулар уйнаганда килеп чыга бит. Юкка гына уеннан уймак чыга дип әйтмәгән борынгылар.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ