Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар һәм укытучылар өчен кызыклы  бәйге игълан итәбез

Кышның рәхәте нидә? Әлбәттә, могҗизадай күктән коелган ап-ак кар бөртекләре иркәләвендә, чаңгы-чана шууда, атлаган саен шыгыр-шыгыр тавыш ишетүдә, Кар бабай әвәләүдә... Шөкер, инде кар да яуды. Аяк ас...

кыш могҗиза_лого-01
Кышның рәхәте нидә? Әлбәттә, могҗизадай күктән коелган ап-ак кар бөртекләре иркәләвендә, чаңгы-чана шууда, атлаган саен шыгыр-шыгыр тавыш ишетүдә, Кар бабай әвәләүдә... Шөкер, инде кар да яуды. Аяк астында шыгыр-шыгыр тавыш ишетелә. Шул рәхәтлекне озаккарак сузарга теләп, «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә яңа бәйге игълан ителде. «Кыш могҗизасы» дип аталган бу бәйгедә гаиләгез, бакча яисә мәктәбегез белән катнашырга мөмкин!
Шартлар бик гади:
- өй яки мәктәп ишегалдында кардан зур, матур бер сын ясарга;
- аның янында «Гаилә һәм мәктәп» журналын тотып фотога төшәргә;
- 420066 Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы яки gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы буенча безгә юлларга.
Эшләр 10 февральгә кадәр кабул ителә. Җиңүчене социаль челтәрдәге рәсми битебездә тавыш бирү аша билгелиячәкбез. Бүләккә – спорт кирәк-яраклары сатып алуга сертификат!
Инде Буа, Казанда яшәүче укучыларыбыз үз күчтәнәчләрен җибәрә башлады. Сез дә бәйгебездә катнашырга ашыгыгыз!
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ