Логотип Магариф уку
Цитата:

«Укымышлы чыпчыклар» буламы?

«Хәзер балалар туганда ук җиденче сыйныфны бетереп туа», – дип сөйләргә ярата әби-апалар. Растыр, күрәсең. Тәпи басуга әти-әнисе аларның кулына ноутбук, айпат, кесә телефоны тоттырсын да!.. Тик менә у...

«Хәзер балалар туганда ук җиденче сыйныфны бетереп туа», – дип сөйләргә ярата әби-апалар. Растыр, күрәсең. Тәпи басуга әти-әнисе аларның кулына ноутбук, айпат, кесә телефоны тоттырсын да!.. Тик менә укымышлы булуның сере аларга ия булуда гына түгел икән шул.


Танылган балалар шагыйре, галим Ринат Нуруллин укымышлылыкның сере татар китапларында дип саный. Ышанмасагыз, әле яңарак кына табадан төшкән   китабын укып чыгыгыз әле бер. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен нәшер ителгән әлеге китапның исеме үк әйтеп тора: «Укымышлы чыпчыклар». Шагыйрь абыегызның чыпчыклары ук математиканы су урынына эчкәндә  вундеркинд булмый кара?!DSC_0577


Без яшьрәк чакта: «Физик лирик була аламы?» – дип сүз куертырга яраталар иде. Күп очракта аңа тискәре җавап ишетә идек. Ә менә әлеге китап авторы Ринат Нуруллин исә үзенең тормыш кыйбласы, үзенчәлекле шигъри иҗаты белән  физикларның  шагыйрь күңелле була алуларын һәрдаим раслап, дәлилләп килә. Гади татар авылы – Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында туып-үсеп, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән галим, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында, Казан дәүләт знергетика университетында укыткан мөгаллим, татар телендә техник белем бирү мөмкин икәнлеген дәлилләп, заманында дистәгә якын дәреслек, методик кулланмалар  язган милләтвәрвәр педагог ул. Шуның өстенә әле Ринат Гали улы – Татарстанның атказанган уйлап табучысы, сиксәнгә якын уйлап табуга патенты гына бар. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы буларак та иҗатының чәчәк аткан чоры: «Укымышлы чыпчыклар» – балалар язучысы Ринат Нуруллинның быел бастырып чыгарган өченче китабы.DSC_0579


Татар әдәбияты гомер-гомергә сабыйлар күңелен нечкә тоемлап иҗат итүче шагыйрь һәм шагыйрәләргә бай булды. Без үзебез – бәләкәй чактан Абдулла Алиш, Бари Рәхмәт, Әминә Бикчәнтәева, Җәвад Тәрҗеманов, Зәкия Туфайлова, Абдулла Әхмәт, Госман Бакиров, Гариф Гобәй, Хәкимҗан Халиков иҗатында тәрбияләнеп үскән буын. Бәхеткә, бүгенге чор татар балалары да бу җәһәттән бәхетле. Аларның да Ринат Нуруллин кебек шагыйрь абыйлары бар! Аның моңарчы дөнья күргән «Өч бүре һәм өч сарык», «Альпинист үрмәкүчләр», «Камыр батыр», «Шаһмара табышмагы» дигән китапларын аеруча яратып кабул иткән иде алар. Һәм менә Ринат абыйларыннан тагын бер үзгә шигъри күчтәнәч – «Укымышлы чыпчыклар» китабы. Рифма калыбына салынган гади генә шигырьләр түгел үзләре. Уйландыра, зирәклекне арттыра һәм эзлекле фикер йөртергә, чынбарлыкны дөрес аңларга өйрәтә торган   мавыктыргыч башваткычлардан, табышмак, шарадалардан гыйбарәт алар. Сүзебезне дәлиләү өчен әлеге китаптан ике шигырьне генә китереп үтим:


Тәпиләр


Казныңике тәпие бар,


Ә куянныкы – дүртәү.


Алты казның, бер куянның


Тәпиләр саны ничәү?


             ***


Мыеклы ребус


Саннар мыеклы булса да,


Ребус мыеклы була.


«КЫЕК + МЫЕК + СЫЕК = СЫЗЫК»


Дип, бу ребус языла.


Цифрларның унысы да


Катнашмый бу ребуста.


Хәрефләрне цифр белән


Алмаштыр – булсаң оста.


Я, башыгызны эшләтегез әле. Кайсыгыз беренче булып дөрес җавабын әйтер икән? Бу китапта мондый башваткыч шигырьләрнең исәбе-чуты юк. Иренмичә, зирәклегеңне сынап кара.


Әлеге китапта шулай ук шагыйрь абыегызның «Камыр батыр» исемле шигъри әкият-башваткычы, татарларның борынгы чорда файдаланган кайбер үлчәү берәмлекләре турында кызыклы мәгълүмат, ә инде китап ахырында шигырьләрендәге башваткычларны чишү ысуллары һәм җаваплары урын алган.


      Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ