Укытучы һөнәре стресс халәтендә тота

АКШның психологлар ассоциациясе еш кына стресс халәтенә китерә торган биш һөнәрне ачыклаган. Әлеге исемлектә педагоглар өченче урында.

психолог

Стресска бирешмәс өчен нишләргә? Психолог Айсылу Нәгыймова киңәшләре:

– Соңгы елларда укытучы хезмәте психологик яктан да бермә-бер авырлашты. Хәзерге укучылар – мәгълүмати технологияләр мохитендә үскән балалар, алар тәрбиягә бик авыр бирелә. Икенчедән, бүгенге ата-аналар да, элеккеге замандагы кебек, укытучы ни әйтсә, шуңа риза булып тормый бит. Алар хәзер үз хокукларын да яхшы белә, «Электрон хөкүмәт»кә шикаять тә язалар. Шуңа күрә ата-аналар белән эшләү дә катлаулашты. Укытучы – берөзлексез стресс халәтендә яши торган кеше. Стресска бирешмәс өчен нәрсә эшләргә соң?

– берүзең калып ял итәргә. Эштән соң өеңдә берникадәр вакыт ялгыз калу мөмкинлегең булса, бик яхшы. Үзең генә калгач, психологик тотрыклылыкка ирешәсең.

– юмор хисе. Үзеңдә юмор хисе тәрбияләсәң, исән каласың. Гомумән, тормышка позитив караш – стресстан котылуның бер чарасы. Педагогларга таләпләрне көннән-көн арттырып кына торалар. Әгәр боларның барысына да бик җитди карасаң, берникадәр юмор хисе белән кабул итмәсәң, өзлегергә мөмкинсең.

– физик активлык. Стресс – ул билгеле бер гормоннар бүленеп чыгу белән бәйле халәт. Шуңа күрә физик активлык стрессны юкка чыгарырга ярдәм итә. Совет заманында «Йөгерү – инфаркттан качу» кебек чаралар да булып алды. Фитнес белән шөгыльләнергә, йөгерергә, бер дә булмаса, җәяү йөрергә кирәк. Аеруча кич, йокы алдыннан. Әкрен генә атлап түгел, бераз гына кызу тизлектә йөрсәң, бу йөрәк-кан әйләнеш системасын да ныгыта, начар эмоцияләрне дә яндыра.

– тагын бер әһәмиятле чара – су процедуралары. Психологлар телендә шундый сүз дә бар – стрессны юып төшерү. Мөмкинлегең булса, атнага бер-ике тапкыр бассейнга барырга, мунчага, саунага йөрергә кирәк. Бер дә булмаса, һәр көнне душ керү яки ванна кабул итүне гадәткә кертегез.

– дөрес туклану да мөһим. Авыруларың булса, вакытында табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сәламәт тәндә – сәламәт рух, дигәнне онытмагыз.

– эш белән ялны аралаштыра белү. Дөрес аралаштырылган хезмәт – ул үзенә күрә бер ял, дигән язуда дөреслек бар. Әйтик, син бер төрле эш белән шөгыльләнгәннән соң, икенче эшкә тотынсаң, бу бераз гына бушануга китерә, психологик басымны киметә. Укытучылар – эш атлары. Тик кайвакыт мохитне үзгәртү дә кирәк. Кунакка барыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз белән аралашыгыз. Мөмкинлегең бар икән, ял көннәрендә шәһәрдән чыгып китү ягын карарга кирәк. Табигать үзе дәвалый бит ул. Кино, концерт, театрга бару да стресска каршы көрәштә үтемле. Китап уку яки яхшы комедия карау да ярдәм итә.

– стрессны сүз белән чыгару дигән төшенчә бар. Мөмкинлегең булса, проблемаларың хакында белгеч белән киңәшә аласың. Кайвакыт шундый борчулар килеп чыга, педагогик, хәтта психологик белемең булса да, ул проблемаңны үзең генә хәл итә алмаска мөмкинсең. Чит кешегә мөрәҗәгать итеп, аңа үзеңнең борчуыңны сөйләсәң генә дә, берникадәр җиңеллек килә. Ул кешенең психолог булуы әһәмиятле дә түгел. Хезмәттәшләрең белән аралашсаң, синдәге проблеманың аларда да булуы ачыклана. Бер-береңә сөйләп, бүлешеп, сиңа гына түгел, бөтен коллективка килгән борчу икәнлеген аңлагач, җиңеләеп каласың. Бергә сөйләшкәндә проблеманы хәл итү юлларын да табып була. Проблемаңны кешегә сөйләп бетергәндә, башыңда бер фикер барлыкка килә, проблема хаос булып түгел, ә билгеле бер системага салынган ачык проблема булып күз алдыңа килеп баса.

– кайчак үзеңне әз генә иркәләп алу да кирәк. Без, педагоглар, үзебезне билгеле бер кысаларга кертеп куябыз, җәмгыять һәм гаилә мәнфәгатьләрен һәрвакыт үзебезнекеннән өстенрәк куябыз. Аз гына кысадан чыгып алу да ярый. Яраткан ризыгыңны алып ашау, үзеңә матур әйбер сатып алу, мәсәлән. Күңелеңне куандырырга гамәл кылудан курыкмаска кирәк.

Добавить комментарий