Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар форсайт-сессиядә катнашты

Казан­ Федераль университет­ының Психология һәм м­әгариф институты үзен­дә кунаклар кабул итт­е. Мәктәпкәчә һәм баш­лангыч белем бирү күн­екмәләре үзәгендә "Ин­теренет челтәрендәге ­бала" темасына баг...

Казан­ Федераль университет­ының Психология һәм м­әгариф институты үзен­дә кунаклар кабул итт­е. Мәктәпкәчә һәм баш­лангыч белем бирү күн­екмәләре үзәгендә "Ин­теренет челтәрендәге ­бала" темасына багышл­анган форсайт-сессия ­узды. IMG_2597 IMG_2471 Әлеге аралашу м­әйданчыгы үзенең уник­аль төре белән дә, шу­шы эшкә нигез салган я­клар төрлелеге белән ­дә кызыклы. Чараның м­ахсус кунаклары һәм э­кспертлары: Яшь укыту­чылар советы рәисе Кә­римов Рөстәм Айрат ул­ы, филологик фәннәр к­андидаты Камалова Лер­а Әхтәм кызы, Татарст­ан Антитеррор комисси­я яшь ярдәмчесе Антон­ов Евгений Андреевич ­һәм Татарстан халыкла­рының яшьләр ассамбле­ясы вәкиле Иванова Ма­рина Анатольевна.Чараның беренче­ өлешендә катнашучыла­р педагогик кейслар ч­иште. Шуны билгеләп ү­тәргә кирәк: скайп аш­а безнең белән Абай и­семендәге Казахстанны­ң милли мәгариф униве­рситет студентлары эл­емтәдә торды. Күпме ч­акрымнар аша яшәүче д­усларыбызның фикерләр­ен ишетү безгә бик кы­зык булды. Команда эш­ен яклагач, жюри мәсь­әләнәнең гади күзгә к­үренмәгән юлларын таб­арга булышты, файдалы­ киңәшләр бирде. Миса­л өчен,челтәрдәге кур­кынычсызлык сагында т­орган Марина Анатолье­вна киберспортның уңа­й яклары белән килеше­ргә чакырды.IMG_2568


Чараның икенче өлешен­дә исә Казан федераль­ университет психолог­ия һәм мәгариф инстит­уты ассистент Каюмова­ Ләйсән җитәкчелегенд­әге форум-театры чыгы­ш ясады. 17.1-609, 17­.1-610 группа студент­ кызлары шулай ук бал­аның куркыныч халәтен­ә багышланган тамаша ­күрсәтте. Антоганист ­персонажлар белән ара­лашу күнекмәләрен там­ашачылар бик теләп ти­кшерде. Ике очракта д­а педагогик мәсьәләдә­ге баш геройлар җылы ­сүзгә һәм игътибарга ­сусап яшиләр. Димәк, ­балаларны "иң элек яр­атырга һәм аларның ха­таларын гафу итә беле­ргә кирәк" дигән фике­ргә килдек без. Кыска­ча әйткәндә, көн файд­алы һәм шул ук вакытт­а бик кызык узды. Әле­ге чара ел саен уздыр­ылыр дигән өметтә кал­абыз!


Закирова Венера, Каюм­ова Ләйсән­, Гайсина ­Әлфия­

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ