Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның башында ни бар?

Бүгенге көндә нинди генә модалы прическалар юк. Теләгән һәм булдырган кеше үз чәчләреннән теләсә нинди сәнгать әсәре тудыра ала.Интернет челтәрендә меңләгән төрдәге прическаны, аларның ясалыш ысуллары...

Бүгенге көндә нинди генә модалы прическалар юк. Теләгән һәм булдырган кеше үз чәчләреннән теләсә нинди сәнгать әсәре тудыра ала.Интернет челтәрендә меңләгән төрдәге прическаны, аларның ясалыш ысулларын табарга була. Кибетләр чәч ясаганда кулланыла торган гель, лак, мусслар белән тулып тора. Үзең теләгәнен сайлап кына ал. Үзлектән ясый алмасаң да, куркыныч түгел: хәзер шәһәрдә дә, район үзәгендә дә адым саен чәчтарашханәләр эшли. Күңелеңә хуш килгәнен сайлыйсың да, чәчеңне матурлап ясатып кайтасың.


Ә менә укытучылар нинди төр прическаларны сайлый икән? Әлеге һөнәр ияләре көн саен укучылары белән очраша, белем-тәрбия бирә, димәк,башкалар өчен үрнәк булып тора. Монда мөгаллимнең тышкы кыяфәте дә зур роль уйный. Әлбәттә, укытучыларныкы гына дип саналган прическалар юк, әмма әлеге һөнәр иясе өчен чәчен тараган, матурланган чакта билгеле бер нормаларны истә тоту зыян итмәс иде. Шулай ук яшьне дә исәпкә алу мөһим. Укытучыларның көндәлек прическасы бер яктан, матур да, җыйнак та, ә икенче яктан, җиңел һәм тиз ясала торган булырга тиеш. Сүзебез дә нәкъ менә шундыйлар хакында. 2018 елда нинди прическалар модада булыр икән?


Яңа сезонда да әлләни үзгәрешләр күзәтелми, моңа кадәрге прическалар актуальлеген югалтмый.


Кыска чәчләр ниндидер катлаулы карау таләп итми. Мондый чәч туры да, дулкынлы да булырга мөмкин. Туры ачылган чәч юлы актуальлеген югалтмый, әмма ул түгәрәк йөзле хатын-кызларга туры килмәячәк. Ә менә кыек итеп ачылган чәч юлы –менә дигән вариант!


Уртача озынлыктагы һәм озын чәчләргә прическа ясау ысуллары бик күп төрле. Биредә «ат койрыгы»н, «бәйләм», төрле үрү формаларын атап китәргә була. Бу төрләр үз эченә байтак прическа формаларын туплый.


«Ат койрыгы»(«конский хвост»). Бер карашка, бик гади булган әлеге прическа 2018 елда иң популярлар рәтендә булачак дип хәбәр итә стилистлар. Аны ни рәвешле ясалуына һәм нинди аксессуарларкулланылуына карап, эшкә дә, нинди дә булса җитди очрашуга да, бәйрәмгә дә ясап барырга мөмкин. Әлеге прическаның баш түбәсенә ясалганы да, аска гына куелганы да, чәчне тузгытып,кабартып ясалганы да, шома итеп җыелганы да актуаль булачак.2 (1) 3


«Бәйләм» («пучок»). Бу прическа үзенең җиңел ясалышы белән бик уңайлы, баш киеме кию дә аңа зыян китерми. «Пучок» теләсә кайсы яшьтәге гүзәл затка да туры киләчәк. «Ат койрыгы» кебек үк универсаль булганлыктан,да һәр җиргә «пучок»лы булып барырга мөмкин. Чәч җыюның әлеге ысулын төрле рәвешләргә кертеп ясарга була. Бүгенге көндә аның аннан-моннан гына, тарамыйча эшләнгән сыман төре бик популяр. Шулай ук шома, җыйнак итеп ясалган классик «пучок» та үз актуальлеген югалтмый. Ул һәр гүзәл затны нәзакәтле һәм нәфис итәчәк. 5 (1)4


Үргән чәч. Элек-электән килгән чәч үрү бүгенге көндә дә киң таралган, аның төрләре елдан-ел арта гына бара. Боларга гади толым, «балык койрыгы» («рыбий хвост»), Француз толымы һ.б. керә. Чәч үрүнең бик гади генә төрләрен дә, шактый көч таләп итә торганнарын да күрергә була. Үргән чәч үзенең җыйнаклыгы, озак вакыт дәвамында чыдамлылыгы белән уңышлы. Кирәк икән, аны сүтеп дулкынлы чәчләр «тудырырга» мөмкин. Шулай ук чәч үрүне алда атап үтелгән прическаларны ясаганда да кулланырга була. Ул гади генә «ат койрыгы»на да үзенчәлек өстәячәк.
176 (2)


Чәч тарауның алда санап үтелгән төрләре иң җиңел һәм вакытны аз сарыф итә торганнары гына. Әгәр көн саен төрледән-төрле зәвыклы прическалар белән хезмәттәшләрегезне таң калдырасыгыз килә икән, вакытыгызны кызганмагыз! Фотоларын безгә дә төшереп җибәрегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ