Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның җәйге каникулы булырмы?

Тиздән килеп җитәчәк җәйге каникулларны укучылар гына түгел, укытучылар үзләре дә көтеп аладыр. Җәй бит ул – үзе бер бәйрәм кебек. Өстәвенә ялларың шушы ел фасылына туры килсә, бу – икеләтә бәхет. Укы...

WhatsApp Image 2018-05-11 at 13.57.59Тиздән килеп җитәчәк җәйге каникулларны укучылар гына түгел, укытучылар үзләре дә көтеп аладыр. Җәй бит ул – үзе бер бәйрәм кебек. Өстәвенә ялларың шушы ел фасылына туры килсә, бу – икеләтә бәхет. Укытучылар да шулай уйлыймы икән? Җәйге каникулларны алар ничек үткәрергә җыена? Бу сорауны үзләренә бирдек.


Эльвина Нәҗиповататар теле һәм әдәбияты укытучысы


Казан


Мин үзем Мөслим районының авылыннан. Аңлавыгызча, ерак ара, сирәк кайтырга туры килә. Шуңа да мин озын ялларымны гаиләм янәшәсендә үткәрәм. Укытучы җәй буе ял итә дисәләр дә, алай түгел ул. Июнь аенда без әле тулы рәвештә эшлибез. Чөнки имтиханнар, җәйге балалар лагеры бар. Август аенда үземне шәхсән төрле министрлык чараларына чакыралар. Июль аенда аңга килеп авылда булыйм дигәндә, иптәшләремнең туйларына чакырулы буласың. Гомумән,каникулларга алдан ниндидер планнар корып яшим димәс идем. Барысы да үз җае белән, Аллаһ кушканча бара.


Гөлнур Хәбибрахманова, инглиз теле укытучысы


Балык Бистәсе


Җәйге каникулларны көтеп алабыз. Бер караганда, каникулларда ял итәсе килә. Ә авыл җирендә җәй җитү белән эшләр башлана. Әллә кая еракка китмичә, үз авылыбызда да рәхәтләнеп ял итәргә була: иртүк сыер саварга торганда кошлар сайравын тыңлау, көтүгә чыккач, иркен болыннарда атлап йөрү – үзе ял! Ә кичләрен, кояш баегач, авыз ачкандагыдан да ләззәтлерәк ризык кайда бар?!


Бу – авылдагы ялыбызның иң матур мизгелләре. Мондый рәхәтлекне бернинди чит илгә дә алыштырып булмас, мөгаен.


Эльвира Гәрәфиевататар теле һәм әдәбияты укытучысы


Казан


Җәйге ялларга әллә нинди планнар юк. Гадәттәгечә, балалар белән бергә авылга кайтырбыз дип уйлап торабыз. Анда эш бетми: бакчада казынам, гөлләр-чәчәкләр утыртам. Иң рәхәт ял шул инде.


Кәүсәрия Ильясова«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Такталачык интернат-мәктәбе» тәрбиячесе


Актаныш


Мин 33 ел дәвамында башлангыч сыйныфларда укыттым. Хәзер интернатта тәрбияче булып эшлим. Без – авыл кешесе ял итәргә күнекмәгән инде. Бакчабыз зур, маллар асрыйбыз, кош-корт үстерәбез. Интернат-мәктәпнең дә бакчасы бик зур. Отпуск вакытында да һәр хезмәткәр үзенә тиешле участокны тәртиптә тотарга тиеш, җәй көне балалар әти-әниләре янында – авылларда. Балаларны да күздән ычкындырмыйбыз, гаиләләрендә булабыз. Балаларның күбесе җәй көне санаторийларда, лагерьларда, тернәкләндерү үзәкләрендә ял итә. Интернат-мәктәптә укучы 50 баланың яртысы диярлек инвалид. Имин булмаган гаилә балалары да байтак. Гомумән, эшебез бик катлаулы. Бу һич кенә дә зарлану түгел, без күнеккән тормыш рәвеше. 


Лилия Ибраһимовататар теле һәм әдәбияты укытучысы


Казан


Мин җәйге ялларны, гадәттә, Биектау якларында, авылда гаиләм белән үткәрәм. Чөнки безнең авыл бик матур, табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан. Анда матур калын урманнар, челтерәп аккан чишмәләр, сулар бар. Табигатьнең гүзәллеген күрәсең килсә, безнең авылга рәхим ит инде. Без анда гаиләбез белән ял итәбез, урманнарга йөрибез, җиләкләр җыябыз, табигать кочагында булырга тырышабыз. Шулай ук безнең бик матур гына бакчабыз да бар. Анда да эшлибез. Шул рәвешле җәйге ялларны бик күңелле үткәрәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ