Логотип Магариф уку
Цитата:

«Үлемсез полк» акциясе быел Казанда кайчан һәм ничек үтәчәк?

Мәгълүм булганча, 2012 елда Томск журналистлары башлангычы белән тәүге тапкыр уздырылган «Үлемсез полк» акциясе елдан-ел колачлырак масштабта һәм күтәренкерәк рухта уза. Хәзер инде ул Россия шәһәр һәм...

Мәгълүм булганча, 2012 елда Томск журналистлары башлангычы белән тәүге тапкыр уздырылган «Үлемсез полк» акциясе елдан-ел колачлырак масштабта һәм күтәренкерәк рухта уза. Хәзер инде ул Россия шәһәр һәм авылларын гына колачлап калмыйча, күп кенә чит мәмләкәтләрдә дә яңгыраш-яклау тапты. Шул исәптән, республикабызның һәр шәһәр, район үзәгендә дә. Әйтик, Казанда узган ел 9 Май көнне «Үлемсез полк» маршында 120 меңләп кеше катнашты. Быел да Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан әлеге патриотик акциядә Җиңү язы бүләк иткән үлемсез каһарман туганнарына, инде елдан-ел сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарына ихластан олы ихтирам һәм хөрмәт күрсәтергә җыенучылар шактый ишле булыр төсле.


Фото: tatar-inform.ru Фото: tatar-inform.ru

Казанда исә «Үлемсез полк» акциясендә катнашучыларны колоннага туплау 9 Май көнне көндезге сәгать 2 нче яртыда Казан аграр университеты бинасы янында башлана. Аннары сәгать 3 тә акциядә катнашучылар, колоннасы Карл Маркс-Лобачевский-Кремль урамнары, 1 нче Май мәйданы аша үтеп, Меңьеллык мәйданына юнәләчәк. Анда аларга интерактив бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк.


Фото:  tatar-inform.ru

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә  Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Россиянең үлемсез полкы» иҗтимагый хәрәкәте штабы җитәкчесе Тимур Халиков журналистларны быелгы «Үлемсез полк» акциясе программасы, аңа хәзерлекбарышы белән таныштырдылар.


                                
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ