Үлән чәенә күчәбез!

Хуш исле, ямьле май ае җитте. Бакчаларда, болын-кырларда беренче чәчәкләр күренә башлады, үләннәр баш калкытты, кычытканнар күзгә күренеп үсте. Ә, димәк, беренче үләннәрне җыеп, кыш өчен киптерә башларга да озак калмады. Шуңа күрә дәвалау үзлегенә ия булган дару үләннәре исемлеген исегезгә төшерергә булдык.

Беренче бишлектә…
Белеп куллансаң, үләннәрнең файдасы бик зур. Аеруча йокысызлыктан интеккәндә, иммунитет какшаганда, стресс кичергәндә табигатьнең бу бүләкләре сәламәтлек өчен уңай тәэсир итә. Аларның кайсылары иң файдалысы соң?

Гөлҗимеш
Үзенең файдалы составы белән күп кенә җиләк-җимешләрдән өстен. Аеруча аның җимеше файдалы. Мисал өчен С витамины гөлҗимештә, кара карлыганга караганда, 2 тапкыр күбрәк. Шуңа күрә ул иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән дәвалый, хәтта буыннар авыртканда да булыша. Бәвел юллары, бавыр, ашказаны, кан басымы белән бәйле проблемалар булганда да файдалы. Тагын ул кан тамырларын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, үт куыгын чистарта.

Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән гөлҗимешне изгәләп термоска салырга һәм өстенә кайнап торган су коярга. Томалап төнгә калдырырга. Ашарга 30 минут кала, 100 мл эчәргә.

Ромашка
Йокысызлык, стресс, баш авыр-ту, эч күперү, сулыш алу юлларына салкын тию – барысыннан да гап-гади ромашка ярдәм итә. Аны шулай ук шикәр чире, гастриттан интегүчеләргә, симез кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ромашка чәчәге организмдагы артык суны куа, аппетитны контрольдә тотарга, тынычланырга булыша. Гинекология белән бәйле чирләр вакытында да ромашка төнәтмәсе әйбәт.

Әзерләү: 1,5 чәй кашыгы киптерелгән ромашка чәчәген 200 мл кайнар суга салып, 10-15 минут томалап тотарга. Ромашка чәен тиз арада эчеп бетерергә кирәк, чөнки ул аннан файдалы матдәләрен югалта.

Бөтнек
Бөтнек чәен тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эчәргә мөмкин. Иртән ул йокыдан уятып, сафландырып җибәрә, төш вакытында ашны «сеңдерергә», ә кичен тәнне «йомшатып», рәхәт бер халәткә керергә ярдәм итә. Бөтнек күбрәк хатын-кызлар өчен яхшы, чөнки ул аерым бер гормоннар ясалышына булыша.

Бөтнек салкын тиеп авырганда сулыш алуны җиңеләйтә, нерв системасына, баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, аеруча мелисса белән кушканда.

Әзерләү: вакланган 1 аш кашыгы бөтнек өстенә 200 мл кайнар су салып, 15 минутка өстен ябып куярга. Эфир майлары очып бетмәсен өчен, чәйне әзер булгач та эчәргә киңәш ителә.

Юкә чәчәге
Агуланганда ашказаны өчен файдалы, хәлсезлекне җиңәргә булыша. Кан әйләнешен, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ул салкын тиеп авырганда да менә дигән дәва чарасы. Аеруча йөкле хатын-кызларга температура төшерү чарасы буларак киңәш ителә. Дару үләне булганлыктан, аны озак вакыт эчәргә ярамый. Хәл уңайлангач, туктатырга кирәк. Салкын тиеп авырганда, юкә чәчәгенең дәвалау үзлеге артсын өчен, бака яфрагы яки шалфей кушып эчәргә дә мөмкин.

Әзерләү: 1 аш кашыгы кипкән юкә чәчәгенә 200 мл кайнап торган су салып, 20 минут томалап торганнан соң эчәргә була.

Мелисса
Хуш исе өчен аны лимонга охшатып, халык телендә лимонлы бөтнек дип тә йөртәләр. Аны башлыча нерв системасы белән бәйле авырулар вакытында эчәргә киңәш итәләр (депрессия, невроз авырулары, стресс кичергән кешеләргә). Шулай ук аппетит булмаганда, ашкайнату эшчәнлеге бозылганда да файдасы бар. Организмның тонусын күтәрә. Йөкле хатын-кызларга токсикоздан булыша. Гомумән, хатын-кызлар организмына бик уңай тәэсир итә.

Әзерләү: 1 чәй кашыгы кипкән яки яшел мелиссага 200 мл кайнар су салып, термоста яки каплап 20-30 минут тотарга һәм җылы килеш эчәргә.

БАЛАЛАРНЫҢ ҮЗ ЧӘЕ

Балалар өчен дә дару үләннәре файдалы. Тик бу очракта иң беренче чиратта табиб белән киңәшләшергә кирәк. (Сабыйларга дару үләннәре күбесе ярамый.) Кайбер балаларда теге яки бу матдәгә аллергия булырга мөмкин. Кайсы очракта нинди киңәш ителә соң?

Иммунитетны ныгыту өчен:
– ромашка, гөлҗимеш, женьшень, дүләнә (боярышник), юкә чәчәге, кычыткан, сары мәтрүшкә, эхинацея, лимонник яхшы. Бу үләннәрне сезонга карап: салкын һава торышы башлангач яки вируслар активлашканда бирергә кирәк.
Тынычландыру өчен:
– мелисса, бөтнек, мәтрүшкә, шалфей, колмак күркәсе файдалы. Аллергия булмаган очракта, үләнле чәйгә бал да кушарга мөмкин. Бу үсемлекләр нерв системасын ныгыта, димәк, бала тынычлап йокыга китсен өчен яхшы булачак.
Салкын тиеп авырганда:
– үги ана яфрагы, татлы тамыр, бака яфрагы, чамбыр (чабрец). Бу үләннәр яшь аналарның күбесенә таныш, чөнки алар салкын тиеп авырганда элек-электән кулланылган. Чынлап та, алар какырыкны чыгарырга булышалар, бактерицид үзлеккә ия.

Тулысынча.

Добавить комментарий