«Уңайлы мохит» чынлап та уңайлымы?

Роза КУТУЕВА,
Алексеевскидагы Г.Боровиков исемендәге 3 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Моннан ике ел элек I сыйныфта татар телен мин укытачак төркемгә бер «үзенчәлекле» малай килде. Бу турыда сыйныф җитәкчесе мине алдан ук кисәтеп куймаган очракта да, аңа аерым игътибар итмичә мөмкин түгел иде. ДЦП авыруы бу баланың аягын һәм кулын зәгыйфьләндергән: сул кулы һич кенә дә «тыңларга теләми». Я дәфтәре, я каләме идәнгә төшеп китә, яки, тартмасы ачылып, төсле карандашлар идәнгә коела. Малай аларны алырга омтыла: берсен алып куя, икенчесен алганда, беренчесе яңадан идәнгә тәгәрәп төшә. Мин, әлбәттә, ярдәмгә ашыгам. Ә сыйныфташлары?.. Балалар бакчасыннан ук коллективка өйрәнгән 7 яшьлек сәламәт сабый яңа коллективта үзенә охшамаган, «үзенчәлекле» яшьтәшен күргәч, нинди уйлар кичерергә мөмкин соң? Сәламәт балада «Минем кебек түгел икән, димәк, ул – минем өчен «чит» дигән фикер дә туарга мөмкин бит. Кызганыч, мондый күренешне миңа да күзәтергә туры килде. Шуңа күрә дә бу «үзенчәлекле» укучыны уку про­цессына һәм яшьтәшләре арасына кертеп җибәрергә ярдәм итүне үзем өчен иң мөһим бурычларның берсе буларак кабул иттем.

Бер укытучының гына инклюзив укыту программасын башкарып чыга алмаганы көн кебек ачык. Иң мөһиме: балалар, ата-аналар, коррекцион профильдәге белгечләр, ягъни, психолог, дефектолог, логопед белән хезмәттәшлек кирәк.

Гадәттә, сәламәтлеге чикләнгән яки инвалид балаларның мәктәпкәчә тормышы өйдә үтә. Шуңа күрә балалар бакчасыннан мәктәпкә килгән сәламәт бала яңа коллективта «үзенчәлекле» яшьтәше белән янәшә укырга, уйнарга, арала­шырга психологик яктан әзер булмый: бер парта артында утырасы килми, ярдәм итәргә дә ашыкмый.

«Үзенчәлекле» укучы белән ике генә уку елы дәвамында эшләү дә миңа кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә дип уйлыйм. Әлбәттә, беренче чиратта, коллективта төп контингент сәламәт балалар булуын һәм аларга ныклы белем бирү кирәклеген истә тотарга кирәк. Алар өчен бер укыту программасы булса, авыру бала өчен җиңеләйтелгән программа төзелергә тиешлегенә бик тиз төшендем һәм шулай эшләдем дә.

Эшемдә төрле метод һәм алымнар, практик эш формалары куллана башладым. Дәреснең төрле этапларында телдән һәм язма сөйләмне, фикерләү һәм күзаллауны үстерү күнегүләре кулланам. Игътибарлылыкны озаграк вакытка сузу максатыннан, кызыклы, мавыктыргыч материалларны (төрле презентацияләр, видео- һәм мульфильмнарны) дәреснең актуальләштерү өлешендә үк, ягъни дәреснең башында ук, бирергә тырышам. Шулай ук төрле «станция»ләргә сәяхәт итеп, һәр тукталышта кызыклы нәтиҗәләргә ирешүне күрү, әлбәттә, сәламәт балаларның дикъкатен арттыруда да бер уңышлы алым булып тора. Ә «үзенчәлекле» укучымның игътибарлылыгын арттыру максатыннан, төрле биремнәр үтәгәндә кулланылырга тиешле элементларның күләмен киметтем. Аның өчен уку һәм язу буенча биремнәрнең күләмен киметүне дә кирәк дип санадым, чөнки башка иптәшләренең үзеннән алдан эшләп бетерәчәген тойган бала, әлбәттә, борчылып, көчәнеп, ашыгып эшләргә тырышачак һәм бу, һичшиксез, нәтиҗәлелекне һәм өлгерешне киметәчәк. Куллары бик үк тыңламау сәбәпле, бу укучыма язу күнекмәләре авырдан бирелә. Дәфтәр битендәге интервалларны дөрес саклау, хәрефләрнең бер зурлыкта һәм юлларда «биешмәвенә» ирешү өчен, балага бик күп тир түгәргә туры килә. Башка төр биремнәрне сыйныфташлары мөстәкыйль эшләгәндә, дөрес юнәлеш бирү максатыннан, мин еш кына аның белән янәшә булам.

Тулысынча.

Добавить комментарий