Логотип Магариф уку
Цитата:

Урамга… уйнарга!

Урамда шау-гөр килеп уеннар уйнау бик сирәк күренешкә әверелеп бара бүген. Урам уеннарын компьютер уеннары алыштырды: балаларны тышка куып та чыгарып булмый. Ә бит аларның иптәшләре белән уйный белүе...

Урамда шау-гөр килеп уеннар уйнау бик сирәк күренешкә әверелеп бара бүген. Урам уеннарын компьютер уеннары алыштырды: балаларны тышка куып та чыгарып булмый. Ә бит аларның иптәшләре белән уйный белүе бик мөһим! Ул аралашырга, җитезлеккә, тапкырлыкка, төркемдә эшләргә өйрәнә. Әйдәгез, инде онытылып барган күмәк урам уеннарын искә төшерик әле!


Илүзә ГАЛӘВИЕВА
«Ал кирәк, гөл кирәк…»

Балалар ике төркемгә бүленеп, җитәкләшеп кара-каршы басалар. Бер төркем: «Ал кирәк, гөл кирәк, бездән сезгә кем кирәк?» – дип сорый. Каршы як берәүнең исемен әйтә. Сайлап алынган бала, йөгереп барып, көндәш команда «чылбырын» өзәргә тиеш. Моңа көче җитмәсә, ул шул якта кала. Уен балалар бер яктан икенче якка күчеп беткәнче бара.
«Буяу сатышлы»
Балалар арасыннан «кибетче», «буяулар» һәм «сатып алучы» билгеләнә. Балалар колагына «сатучы» буяу төсләрен әйтеп чыга. Шуннан соң «сатып алучы» «ишек кага»:
– Тук-тук!
– Кем бар?
– Бу мин, Мәннаф.
– Нәрсә кирәк?
– Буяу.
– Нинди төстә?
– Яшел (теләгәнен әйтә).
Әгәр яшел «буяу» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләнгән урынны урап килә. Әгәр «сатып алучы» ул арада «буяу»ны куып тота алмаса, «яшел төс» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «буяулар» тотылып беткәнче бара.
«Чума үрдәк, чума каз»

Балалар парлашып бер-бер артлы тезелешеп басалар. Бер бала аларга йөзе белән карап баса. Барысы бергә:
«Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата.
Марат үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата», – дип җырлыйлар.
Җырлап бетерүгә, так калган бала саф арасыннан үтә һәм үзенә пар таба. Аннан Марат сайлаган кешенең исемен кушып, «Марат аны ярата», – дип җырлыйлар. Бу пар артка барып баса, ә парсыз калган бала алга чыга, уен шулай дәвам итә.
«12 таяк»
Бу уен гадәти качышлы уенына корылган. Таш кисәге өстенә кечерәк такта куеп, өстенә бармак буе 12 таякчык салалар. Бер бала тирә-якка таралып качкан балаларны эзли. Берәрсен тапса, тиз генә йөгереп барып, 12 таяк куелган тактага, теге баланың исемен кычкырып әйтеп, китереп баса һәм таякчыклар тирә-якка сибелә. Әгәр дә табылган бала эзләүчедән алданрак йөгереп килеп тактага басарга өлгерсә, ул эзләүче булмый. Алдагы эзләүче яңадан качучыларны эзләргә тиеш була. Чөеп җибәргән 12 таякчыкны җирдән җыеп алып такта өстенә салганчы, башкалар янә качышып бетә.
«Тәти салыш»
Асфальтка яки җиргә шакмаклар (ун яки азрак санда булырга мөмкин) сызасың. Кечкенә таш яки пыяла кисәген беренче шакмактан башлап, соңгысына кадәр ыргыта-ыргыта, бер аякта сикереп барып, кире кайтасың. «Тәти», ягъни таш шакмак уртасына төшәргә тиеш.
Сызыкка төшсә яки читкә тәгәрәп китсә, уенны икенче кеше дәвам итә. Бөтен шакмакларга да «тәтине» дөрес ыргыткан, сызыкка басмаган кеше җиңүче була.
«Бәреп чыгар!»
Ике бала мәйданчыкның ике ягына килеп баса. Башкалар – мәйданчык уртасында. Ике якта торучыларның максаты – уртадагыларга туп белән бәреп тидерү. Ә уртадагы уенчыларның максаты – туптан качу. Туп тигән уенчы уеннан чыга, ләкин аны уртада калган уенчылар, үзләренә таба очып килгән тупны тота алган очракта, кире уенга кертергә мөмкин. Уртада бер генә кеше калгач, аңа ничә яшь булса, шуның кадәр бәргән туптан качып котылырга, ягъни аңа туп тимәскә тиеш. Әгәр котылса, уеннан чыккан барлык уенчылар да кире «үзәк»кә кайта. Аны да «бәреп чыгарсалар», туп ыргытучылар итеп башка балалар сайлана.
«Ашый торган-ашамый торган»

Уйнаучылар тезелешеп басалар. Уртада бер бала тупны каршындагы балаларга рәттән ыргыта бара һәм тиз генә берәр предмет исемен әйтә. Ул сүз ашый торган әйбер булса, бала тупны тотып алырга, булмаса, читкә чөеп җибәрергә тиеш. Туп биреп торучы баланың бурычы – каршындагы уенчыларны бутау. Ул: «алма», «кишер», «бәрәңге» дип кабатлап тора-тора да, тиз генә «кайчы» дип тупны каршындагы баланың кулына ыргытырга мөмкин. Туп ыргытучы кеше тизрәк әйткән һәм тупны тизрәк ыргыткан саен уен кызыграк.
«Йөзек салыш»

Балалар учларын учка куеп тезелешеп утыралар. Берәү учына шырпы яки берәр таякчык яшерә (ул тимер акча да булырга мөмкин) һәм һәркемнең учына салып чыккан кыяфәт ясый. Йөзек салучының бурычы – башкаларга сиздермичә генә аны берәрсенең учына салу. Рәт буйлап йөреп чыккач: «Йөзек кемдә – сикереп чык», – ди. Ул кеше тиз генә урыныннан торып йөгереп китәргә тырышырга, ә башкалар исә аны тотып калырга тиеш. Тота алмасалар, ул йөзек салган кешене алмаштыра, тотылса, җәза алгач, урынына барып утыра.
«Кәҗә» уены

Балалар стенага яки коймага карап басалар. Беренче торган бала тупны стенага бәрә, кире төшкәндә туп җиргә бәрелгәнче, ул аны сикереп чыга, ә тупны аның артында торучы икенче бала тотып ала. Икенче, өченче бала да шулай ук эшли. Уен шулай дәвам итә. Әгәр туп кемгә дә булса тисә, ул балага «кәҗә» сүзенең «к» хәрефе «ябыштырыла». Кем тупны үзенә тидереп «кәҗә»нең бөтен хәрефләрен дә «җыеп» бетерә, ул «кәҗә» була. Аңа җәза бирелә.


P.S. Сездә нинди кызыклы уеннар бар? Безнең белән дә уртаклашыгыз: gaila-mektep@mail.ru. Оригиналь уен авторларын истәлекле бүләкләр көтә. 


©»Гаилә һәм мәктәп» (№6, 2016).


Ислам Гатауллин сурәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ