Логотип Магариф уку
Цитата:

Урыссуда яңа гимназия ачыла

Татарстанның Ютазы районы үзәгендә 400 кешелек яңа мәктәп ачыла"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Урыссу бистәсендә февраль башында гимназия ачыла, анда 27 уку кабинеты, остаханәләр, башлангыч сы...

Татарстанның Ютазы районы үзәгендә 400 кешелек яңа мәктәп ачыла
44c65274e4694c0fcb9451b7bade569c

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Урыссу бистәсендә февраль башында гимназия ачыла, анда 27 уку кабинеты, остаханәләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уен бүлмәсе бар. Уку йортына нигез ташы 2017 елның июнь аенда салынган, ул вакытта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан иде.
«Биредә гимназия класслары да, гадәти һәм инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган сыйныфлар да булачак. X-XI сыйныф укучыларына профиль белеме (аграр, социаль-гуманитар, физик-математик профиль) биреләчәк, шулай ук универсаль класслар да бар», - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Гүзәл Гыйләҗева.


Мәктәптә 400гә якын бала белем алыр, дип көтелә. Гимназия һәм 4нче мәктәп укучыларыннан тыш, өч автобус көн саен Иске һәм Кече Урыссу авыллары, Подгорный бистәсеннән балаларны мәктәпкә алып киләчәк.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ