Логотип Магариф уку
Цитата:

Вәт, сабантуй бу ичмасам!

Быел Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә барлыгы 354 сабантуй үтәчәк, диләр. Әйтик, Петербург сабантуе бу шимбәдә, ягъни 30 июньдә узса, XVIII федераль cабантуе 6 – 7 июль көннәрендә Чувашстан башкала...

Быел Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә барлыгы 354 сабантуй үтәчәк, диләр. Әйтик, Петербург сабантуе бу шимбәдә, ягъни 30 июньдә узса, XVIII федераль cабантуе 6 – 7 июль көннәрендә Чувашстан башкаласы – Чабаксарда гөрләргә тиеш. Тик алары кичә Әтнәнең Каенсар урманында узган сабантуена ничек тә җитмәс инде! Исеме дә, милли төсмере белән дә! Бердән, Әтнәнеке – театраль сабантуй иде: Татарстаныбыздагы барлык дәүләт театрлары артистлары һәм хезмәткәрләре үз тамашачысы алдында спорт өлкәсендәге осталыгын, җитезлеген күрсәтте. Икенчедән, милли рухы, татар җанлы булу ягыннан Әтнә төбәгенә җиткәне юктыр, мөгаен. Саф татар ягы: Тукай, Мәрҗани, Сибгат Хәким, театр режиссерлары Хәким Сәлимҗанов белән Рәфгать Бикчәнтәев кебек дистәләгән олпат иҗат әһелләрен биргән төбәк бит ул! «Безнең Әтнәнең һәр икенче кешесе – артист». – дип, театраль сабантуйны ачкан чакта әйтүе белән район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов бик тә хаклыдыр, мөгаен. XI театраль сабантуеның да нәкъ менә гомер-гомергә район сабантуе уза торган мәйданда киң колач, күтәренке рухта узуы да – үзе үк моңа дәлил. Район сабантуеннан бер дә ким җире юк: ул сәүдә нокталарымы, уеннары дисеңме? IMG_5383-24-06-18-09-05Тамаша карарга килгән халкының күплеген әйтәсеңме!.. Әтнә төбәгендә әле мондый театраль сабантуйның әле беренче тапкыр гына үткәрелгәнлектән Әтнә халкының кызыксынуы да көчле булды, күрәсең. Театраль сабантуйның да, район сабантуендагы кебек җигүле атларның мәйданга кереп, тамашаны башлап җибәрүе үзе генә ни тора! Ә аннары мәйдан хуҗалары – быел көзгә үзенең бер гасырлык юбилеен уздырырга җыенган Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының музыкаль тамашасын карап, рәхәтләнеп бер хозурландык. Театраль сабантуйга килгән 12 театрның һәркайсы милли бәйрәмебез мәйданының йөзек кашы саналырдай егет-кызлар кулында икән.


https://www.instagram.com/p/BkcX9OmBy7R/?hl=ru&taken-by=k_tinchurin_teatri

Ул көянтә-чиләк белән су ташумы, кашыкка йомырка кабып йөгерүме, авыш баганадан йөрүме, гер күтәрүме, чүлмәк ватумы – уеннарның берсендә дә сер бирмәде, сынатмады артистларыбыз. Тик бу урында бер тәкъдимем бар: аерым уеннарга тамаша карарга килгән тамашачылар да катнаштырылса, нур өстенә нур булыр иде, минемчә. Әйтик, көянтә-чиләк белн су ташуда. Берсе – артист, берсе – тамашачы. Рәхәтләнеп узышсыннар. IMG_5375-24-06-18-09-05 (1)Тамашачы җиңсә дә, сабантуйга дип бирелгән бүләкне төяп алып китми бит. Аның каравы, театраль сабантуйга алган бүләгем бу дип гомере буе кадерләп саклаячак, бу хакта оныкларына, туганнарына сөйләячәк. Икенчедән, мәйдан тирәли – тамашачы. Ә уртада – һәр уен оештырылган җирдә – артистлар үз иптәшләренең ярышканын басып тамаша кыла. Сабантуйны алып баручының кат-кат искәртүенә дә карамастан күпчелек гади тамашачыга тамаша-уен карыйсы урынга эссе кояш астында шул мәйдан уртасында басып тамаша кылып утырган артист халкының арка-җилкәләрен күрү белән канәгатьләнергә генә туры килде.


Фото: atnya-rt.ru Фото: atnya-rt.ru

Театраль сабантуе да татарча көрәшсез булмый икән! Узган ел Сабаның Лесхоз бистәсендә узганында «Әкият» татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев баш батыр булып калган булса, быел Әтнәдә булганында Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшьләр театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллинга тиңнәр табылмады. Аңа тәкә һәм Татарстан Президенты исеменнән «Лада Веста» машинасы тапшырылды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ