Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яланаяк «Ашыгыч ярдәм» машинасы артыннан йөгергәнемне яхшы хәтерлим...»

«Гаилә һәм мәктәп» журналының алтмышынчы саны дөнья күрде!60 еллык тарихы булган «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсе ветераны, «Татнефть» җәмгыяте отличнигы Гим Сафин гаиләсендәкулланылган тәрбия сер...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының алтмышынчы саны дөнья күрде!


1 без текста60 еллык тарихы булган «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсе ветераны, «Татнефть» җәмгыяте отличнигы Гим Сафин гаиләсендәкулланылган тәрбия серләре белән танышабыз. «Германиядә хезмәт иткән чакта командирым әйткән сүзләр хәтердә: «Ир кешенең һәрвакыт өйдә булуы мөһим түгел. Аның аяк киеменең чисталыгы бала тормышында әһәмиятлерәк!


«Безгә йөреп укучыларның Карадуганга барып уку мөмкинлеге дә бар. Әмма балалар: «Кенәгә барабыз, анда волейбол түгәрәге бар, рус телен дә яхшы укыталар», – ди. Көндәшлек заманы бит. Шуңа һәр мәктәп үз «бренд»ын булдырырга омтыла». Тарихы бер гасырга сузылган Балтач районы Түбән Кенә мәктәбендә без дә булып кайттык.


«Рәхәтлекнең җиденче катында идем. Берни кирәкми, дөнья мәшәкатьләре онытылды. Теге урын гел үзенә тартып торды. Барам, кадап җибәрәләр. Әмма наркотикны бит бушлай бирмиләр – шуннан урларга өйрәндем. Башта әнинең акчаларын эләктерә идем. Аннары әкренләп өйдәге әйберләрне «шудыртырга» тотындым...» «Тормыш кадерен аңлау өчен... упкынга» язмасы замана шаукымы булган наркотикка бәйле хәл турында бәян итә.


Шулай ук «Ислам динен беләсезме?» бәйгесенең беренче җиңүчесенең исемен дә журналыбызның июль санын укып белергә мөмкин. Әлеге бәйгенең чираттагы сораулары, «Шагыйрь табышмагы», «Әдәби карта» бәйгеләренең шартлары, психолог киңәше, сканворд, тәмле « Азәрбайҗан күчтәнәче» һ.б. Җәйге сан  укучыларыбызның һәрберсе күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ