Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел тамашалары тәртип сорый

Яңа елны каршылауга бәйле күңел ачу тамашалары һәр җирдә йөзләгән, меңләгән кеше катнашында уза. Ә күп кеше булган җирдә тиешле тәртибе дә кирәк. Бу инде, әлбәттә, хокук сагында торучы полиция хезмәтк...

Яңа елны каршылауга бәйле күңел ачу тамашалары һәр җирдә йөзләгән, меңләгән кеше катнашында уза. Ә күп кеше булган җирдә тиешле тәртибе дә кирәк. Бу инде, әлбәттә, хокук сагында торучы полиция хезмәткәрләре тырышлыгыннан, уяулыгыннан башка мөмкин дә түгел. Бу нисбәттән, Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы барлык оештыру-практик чаралар комплексын алдан күрүне изге максаты итеп саный.


 

Республика буенча быелгы Яңа ел тамашалары вакытында Чыршы тирәсендә 2 меңнән артык полиция хезмәткәре тәртип саклаячак. Аларга ярдәмгә Росгвардия хәрбиләре, шәхси саклану оешмалары хезмәткәрләре, халык дружиналары әгъзалары да җәлеп ителәчәк. Бәйрәм чаралары вакытында Эчке Эшләр органнары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Татарстан буенча Гадәттән тыш министрлыгы белән берлектә Яңа ел бәйрәме чаралары уза торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше дә ныклы контрольгә алыначак. Шартлаткыч матдә һәм җайланмаларның булу-булмавын ачыклау максатында заманча техник чаралар һәм махсус өйрәтелгән этләр файдаланылачак. Төп Чыршы шәһәрчекләре тирәсенә күчерелмә барьерлар урнаштырылачак. Аларга керү урыннарында металлодетекторлар куелачак, ЮХИДИның өстәмә постлары урнаштырылачак.


Болардан тыш, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан буенча Эчке Эшләр министры башлангычы белән 2005 елдан бирле «Полиция Кыш бабае» акциясе уздырылып киленә. Быел да бу искәрмә түгел. Тәртип сагында торучылар, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә исәптә торучыларны, инвалид балаларны Яңа ел белән котлап, өйләренә барачак, бүләкләр өләшәчәк, аңлату-тәрбия эшләре алып барачак.


Болар хакында бүген «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Фәргат Госман улы Мөхәммәтҗанов сөйләде.



Видео: пресс-конференция, посвященная обеспечению безопасности граждан в новогодние праздники

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ