Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга күчтәнәч!

С.Сәйдашев исемендәге Зур дәүләт концерт залы Яңа ел күчтәнәче тәкъдим итә. Биредә 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр, икенче тапкыр Раштуа фестивале («Рождественский фестиваль») оештырыла. Раштуа ф...

С.Сәйдашев исемендәге Зур дәүләт концерт залы Яңа ел күчтәнәче тәкъдим итә. Биредә 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр, икенче тапкыр Раштуа фестивале («Рождественский фестиваль») оештырыла.


 

Раштуа фестивале җитди, сыйфатлы музыка сөючеләр өчен. Фестивальне 25 декабрьдә Ганс Христиан Андерсен әкиятләре мотивы буенча эшләнгән «Оле-Лукойеның раштуа төшләре» музыкаль тамаша ачып җибәрәчәк. Төп герой - Оле-Лукойены бүгенге көндә Америкада яшәүче артист Рөстәм Галич башкара. Фойеда кечкенә тамашачыларны Кыш бабай белән Кар кызы да көтә. «Оле-Лукойеның раштуа төшләре» каникул вакытында, 3, 4, 5 һәм 6 гыйнвар көннәрендә күрсәтеләчәк. Фестивальнең һәр көне тамашачы күңелендә истә калырлык. Мәсәлән, 30 декабрь көнне Казан халкын һәм кунакларын «Яңа ел алдыннан комик опералар» программасы, 3 гыйнварда джаз яратучыларны исә менә дигән кызыклы программа көтә. 5 гыйнварда фестивальне «Кышкы вернисаж» проекты дәвам итә. Эчтәлеге буенча бер төрле булса да, стиле буенча төрле булган данлыклы «Ел фасыллары» (Времена года) һәм «Буэнос-Айреста ел фасыллары» (Времена года в БуэносАйресе) әсәрләрен тамашачы тыңлый һәм карый ала.



Видео: пресс-конференция, посвященная открытию Рождественского фестиваля в ГБКЗ им. С.Сайдашева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ