Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елы нәрсә вәгъдә итә? Август киңәшмәсе – 2017

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» дигән темага багышланган республика август киңәшмәсе үзенең эшен бүген дәвам итә. Ан...

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары» дигән темага багышланган республика август киңәшмәсе үзенең эшен бүген дәвам итә. Аның 6 нчы секция эшендә муниципаль мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре урынбасарлары, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, белгечләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре, галимнәр, дәреслек авторлары катнашты. Алар,  дүрт маршрутка бүленеп, Мөслим районы мәктәп-тәрбия учреждениеләренең эш тәжрибәсен өйрәнде. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында, Туган як музеенда, Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә, Мөслим лицеенда, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, «Миләшкәй», “Кояшкай” балалар бакчаларында булып милли мәгарифне саклауга, үстерүгә багышланган ачык чаралар, татар телен, әдәбиятын яңача укытуга багышланган мастер-класслар, мәдәниятне үстерү юнәлешендә алып барылган кызыклы проектлар белән таныштылар. Мөслимнәрнең алдынгы педагогик тәҗрибәсе “Мәгариф” журналының быелгы  август санында пропагандаланды.


WhatsApp Image 2017-08-09 at 11.04.06 (1)WhatsApp Image 2017-08-09 at 11.04.03 (1)WhatsApp Image 2017-08-09 at 12.00.23WhatsApp Image 2017-08-09 at 13.50.50


Секция утырышын Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов алып барды, Мөслим районы башлыгы Р.Х.Муллин чыгыш ясады.


Аннары «Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары», «Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе һәм аны гамәлгә ашыру юллары» дигән темаларга ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары И.Мөхәммәтов, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Д.Заһидуллиналарның докладлары тыңланды.WhatsApp Image 2017-08-09 at 14.38.01



«Күпмилләтле республика шартларында милли тәрбия бирү (мари этномәдәни мәктәбе мисалында)», Рус телле аудиториядә татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану»; «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү»; “Укучыларга милли тәрбия бирүдә мәктәп һәм гаиләнең хезмәттәшлеге” кебек темаларга татар теле џәм әдәбият укытучылары,  тәрбиячеләр, ата-аналар комитеты әгъзалары чыгыш ясады.



Соңыннан Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов секция утырышы эшенә нәтиҗә ясады, бу юнәлештә актив эшләгән мәгариф хезмәткәрләрен котлады.


Утырышта катнашучылар тиешле резолюция кабул иттеләр.


Фотолар авторы: Алсу ҖИҺАНШИНА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ