Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елында КФУ да «Татар теле, әдәбият, журналистика» программасы буенча 16 бюджет урыны каралган

Быел Казан  университетының Г. Тукай ис. татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк.Бу турыда журналистларга  югары мәктәп дирек...

Быел Казан  университетының Г. Тукай ис. татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк.Бу турыда журналистларга  югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.


WhatsApp Image 2018-02-19 at 17.09.23

«Бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең абитуриентлар базасында 100 дән артык укучы исәпләнә. Киләсе уку елында педагогика белем юнәлешендә татар теле һәм әдәбияты, инглиз, я төрек теле, филологиядә татар теле һәм әдәбияты, журналистика программалары буенча студентлар кабул ителәчәк», — дип белдерде директор.


Педагогика юнәлешенә 25, ә филологиягә 16 бюджет урыны бүлеп биреләчәк. Магистрлар өчен дә кызыклы программалар эшләп килә: «Татар теле, әдәбияты заманча теорияләр, технологияләр», «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр», «Әдәбият һәм мәдәният».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ