Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» конкурсы үз җиңүчеләрен атый

Татарстанда «кара алтын» табыла башлауга 70 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы редакциясе «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте  белән берлектә 2018 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр экологик темалар...

Татарстанда «кара алтын» табыла башлауга 70 ел тулу уңаеннан «Мәгариф» журналы редакциясе «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте  белән берлектә 2018 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр экологик темаларны яктырткан иң яхшы язмаларга «Яшел бишек» дигән иҗади конкурс уздырды. Анда «Табигать белеме», «Әйләнә-тирә дөнья», «Биология», «Экология», «География» номинацияләре буенча заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара сценарийлары кабул  ителде. Бәйгегә 70 тән артык эш алынды. Аеруча Мөслим, Әтнә, Кукмара, Арча, Әгерҗе, Актаныш, Балтач районнары, Казан, Нурлат, Әлмәт каласы укытучылары һәм тәрбиячеләре  актив катнашты.


Жюри әгъзалары тарафыннан конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләргә туры килгәннәре, оригинальлекләре 75 проценттан ким булмаган һәм моңарчы беркайда да басылмаган дәрес эшкәртмәләре һәм сыйныфтан тыш чара сценарийлары сайлап алынды.


Язмаларның эчтәлеген бәяләгәндә, түбәндәге критерийлардан чыгып эш иттек:


– язманың ни дәрәҗәдә темага һәм аның эчтәлегенә тәңгәл килүе;


– табигатькә карата балада уңай караш чагылышы;


– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашы булу, фикер тирәнлеге;


– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;


– оригигинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.


Язмаларны түбәндәге составтагы жюри җентекләп тикшерде:


Гайсин И.Т., КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор;


Хөсәенов Җ.А., КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, педагогия фәннәре докторы;


Хаҗиев Г.Х., КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы  доценты, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы;


Вәлиев М.Р., КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы.


Жюри аерым номинацияләр буенча түбәндәгеләрне җиңүчеләр дип тапты:  


«Экология» номинациясе буенча:


I урын – Әлмәттәге Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Резеда ШӘРИПОВА.  «Экология современности» язмасы өчен (Мәгариф, 2018 ел, 3 нче сан). 


II урын – Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәридә ФАТЫЙХОВА. «Табигать һәм без» язмасы өчен. 


III урын – Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы Алсу ГАЙНУЛЛИНА. «Табигать – зур байлык» язмасы өчен.


Кызыксындыру призы:


Кукмара районы Х.Ваһапов исемендәге Березняк төп мәктәбенең I квалификация категорияле география һәм биология укытучысы, «Кырмыска» балалар экологик хәрәкәте җитәкчесе Расил НӘБИЕВ. «Авыру патша» язмасы өчен.


«Биология» номинациясе буенча:


I урын – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология һәм география укытучылары Чулпан СӘМИГУЛЛИНА, Рузилә ҺАДИЕВА. «Мәктәп яны тәҗрибә бакчасының дизайн бизәлеше» язмасы өчен.


II урын – Теләче районының Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы Илһамия ШӘРИПОВА. «Чәчәк. Чәчәк төзелеше» язмасы өчен.


III урын – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы Наилә ФӘСХЕТДИНОВА. «Табигый һәм ясалма биоценозлар» язмасы өчен (Мәгариф, 2018 ел, 6 нчы сан).   


«География» номинациясе буенча:


I урын – Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категорияле биология-химия укытучысы Ләйсән ГАНИЕВА. «Әй, Ашытым, саекма!» язмасы өчен.


II урын – Кукмарадагы 6 нчы балалар бакчасының I квыалификация категорияле тәрбиячесе Гөлчәчәк БӘЗГЕТДИНОВА. «Экологическая тропа Кукмора» язмасы өчен.


III урын– Балтач районы Карадуган балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе Раушания НИГЪМӘТУЛЛИНА. «Чүлгә сәяхәт» язмасы өчен».


«Табигать белеме» номинациясе буенча:


I урын – Арчадагы «Тургай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе Әсфирә ҺАДИЕВА. «Су – яшәү чыганагы» өчен.


II урын – Казандагы 167 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбияче Румия САЛИХОВА. «Һава»язмасы өчен.


III урын – Мөслим районы Мөслим урта мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара ӘСМАНОВА. «Табигатькә сәяхәт» язмасы өчен.


«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча:


I урын – Казандагы 180 нче гимназиянең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә ФАТЫЙХОВА. «Экология календаре» язмасы өчен.


II урын – Мөслим районы Вәрәшбаш төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Миләүшә ХӘСӘНОВА. «Авылым гүзәллеге» язмасы өчен.


III урын – Арча районы Хәсәншәех төп мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат ТАҖИЕВА. «Урман һәм кеше» язмасы өчен.


Иҗади бәйгедә актив катнашканнары өчен «Яшел бишек» конкурсы җиңүчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, аларның киләчәктә дә кызыклы язмалары белән «Мәгариф» журналы укучыларын әледән-әле сөендереп торуларын көтеп калабыз. Конкурс җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Түбәндә «Яшел бишек» бәйгесе җиңүчеләренең язмалары тәкъдим ителә. Әлеге конкурста катнашкан калган авторларның иҗади эшләре «Магариф.РФ» электрон журналында җыентык итеп басылачак.


 


Илгизәр ГАЙСИН,  КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган укытучысы, жюри рәисе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ