Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбиляр шагыйрә – мәктәбебездә кунакта (әбүнәче хәбәре)

Мәктәбебездә күренекле балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, озак еллар буе «Ялкы...

Мәктәбебездә күренекле балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, озак еллар буе «Ялкын», «Сабантуй» журналлары редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе булып эшләгән, бүгенге көндә «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләүче, күркәм ана (чөнки ул бүгенге заманда да шәһәр шартларында биш бала тәрбияләргә мөмкин булуын үз мисалында дәлилләп күрсәтә алган алиһә затыбыз бит) Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе  булып узды.


IMG_0235


«Серле ут син – каләм уты!» дип исемләнгән әлеге әдәби кичәне мәктәп директорының милли эшләр буенча урынбасары Гөлсинә Гомәр кызы Хәйруллина белән бергәләп оештырдык һәм алып бардык.


Шагыйрә белән очрашуга, мәктәбебез укучылары белән беррәттән, Казандагы Идел һәм Вахитов районнарының китапханәчеләр методисты Ландыш Мәгъсум  кызы Исхакова һәм башкалабызның 18, 19, 40, 52, 68, 69, 139 нче урта мәктәпләре китапханә мөдирләре кунак булып килде. Әлеге әдәби кичәбез ике бүлектән торды. Беренче бүлектә шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың тормыш һәм иҗат юлы белән танышып үттек. Йолдыз ханымны узган туган көне – 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелебездән котладык, аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары теләдек.


IMG_0115


Кичәбезнең икенче өлеше шигырь укучылар конкурсы иде. «Йолдыз шигырьләре» дигән әлеге бәйгедә I – VI сыйныф укучылары арасыннан ун кеше чыгыш ясады. Конкурсантларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фирдания Юныс кызы Хәйретдинова, Ләйсән Билал кызы Мифтахова, Регина Барис кызы Фәйзуллина әзерләде.


IMG_0150


Шигырь бәйгесен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Алмаз кызы Юнысова алып барды. Жюри әгъзасы – шагыйрә Йолдыз апалары үзе булды. Ул һәрбер баланың сөйләмен яратып тыңлады, бәйгедә катнашкан һәр бала өчен сөенеп, аларны мактап: «Бу бәйгедә җиңелүчеләр юк, сез барыгыз да – бүген җиңүчеләр», – дип, үзенең автографлы китапларын бүләк итте.


Йолдыз Шәрәпова белән сөйләшеп фикер алышу мәктәбебезнең китапханәсендә чәй өстәле янында дәвам итте. Шагыйрә китапханәчеләрне үзенең киләчәккә булган планнары белән таныштырып үтте, китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирде. Китапханәчеләр аның китапларының сатуда бик аз булуын  әйттеләр


«Серле ут син – каләм  уты!» дип исемләнгән әдәби кичәнең истәлеге итеп, юбиляр шагыйрә белән бергәләп фотога да төштек.


IMG_0240


Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу бик җылы мохиттә үтте, һәм бу әдәби кичә һәрберебезнең күңелендә якты истәлек булып калыр.


Фәния ШӘЙДУЛЛИНА, 
Казандагы 173 нче урта мәктәп  китапханәчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ