Логотип Магариф уку
Цитата:

Заһид Мәхмүдинең башына ишәк типкән!

Шундый хәбәрне ишеткәч, Кукмарага ашыктык. Заһид Мәхмүди безгә кадерле кеше, яшьлегебез бергә үтте. Хәер, ул бөтен милләтебезгә кадерле – күренекле язучы, газетачы (“Себерке” үзе генә ни тора!), кинем...

Шундый хәбәрне ишеткәч, Кукмарага ашыктык. Заһид Мәхмүди безгә кадерле кеше, яшьлегебез бергә үтте. Хәер, ул бөтен милләтебезгә кадерле – күренекле язучы, газетачы (“Себерке” үзе генә ни тора!), кинематографист (“Мәхмүди-фильм” киностудиясендә төшерелгән нәфис фильмнар халыкара фестивальләрдә танылды). Кыскасы, үзенчәлекле шәхес.


Exif_JPEG_420

 Ун еллар элгәре ул, хатыны Рәшидәне ияртеп, туган төяге Кукмарага, атасыннан калган нигезгә кайтып киткән иде. Әйе, Казан шау-шуыннан качып, әдәбият тирәсендәге буш ыгы-зыгыдан арынып кайтты да китте. Аннан гел хәбәрләр килә торды: әле Заһид яңа газета чыгара башлаган; әле кайдандыр чит илдән өр-яңа заманча басмаханә кайтарткан, китаплар нәшер итә; әле ул яңа фильм төшергән. Кайчагында Австралия көнгерәсенең эшкәртелгән тиресеннән  тегелгән эшләпәсен киеп ул телевизор экранында да күренеп ала, татарларны күп хатын алырга өнди, милләт язмышы өчен борчылуы – балалар аз булу аркасында мәктәпләр ябыла бит!   Бүтән тапшыруда ул нәкъ Америка киноларындагы “кыргый мәгъриб” ковбое! ат көтүен каядыр куа;  әле зур гәүдәле дөянең тамак астын кашып тора! әле ишәкләр белән мәш килә. Ул асраган сарыкларның саны өч йөзгә дә җиткән дип сөйләделәр. Имеш, ара-тирә килеп чыккан Казан кунакларын шаккатырып, шунда ук көтүдән берсен алып суя да учак ягып казан аса икән! Булса да булыр, киң күңелле иде ул яшьтән үк. Аның хуҗалыгы тирәсендә гел бала-чага кайнаша, дип тә сүз җиткерделр. Монысына инде безнең “Гаилә һәм мәктәп” редакциясенең колагы торды: яшь буынга менә дигән тәрбия бит бу! Җанварлар арасында үскән балалар миһербанлы була, дип журналда әледән-әле киңәшләре белән сөендерүче психолог туташ та утка чыбык өстәгәч, без инде болай да, Заһидның башына ишәк типмәсә дә, аның тәрбия өлкәсендәге уңышлары турында укучыларыбызга җиткерергә уйлаган идек. Һәм менә сиңа мә! Шундый хәбәр...


Exif_JPEG_420

Тик укучыларыбызны тынычландырырга ашыгам – Заһид безне исән-сау, дүрт саны да төгәл килеш каршы алды. Элеккечә хырхылдап көлде дә әле бер сәбәпсез. Ике дөясе, өч ишәге дә берни булмагандай утлап йөри, бихисап сарыклары чемченә, буаз биясе исә пошкырып сәлам бирде. Заһид  үзе яңа фильм төшерергә әзерләнә икән. Анда гаилә тәрбиясенә багышланган тема  кызыл җеп булып сузылачак, дип ышандырды. Безгә бераз сынап карап торганнан соң, мәктәп тормышы да бер эпизодны тәшкил итәчәк, дип томанлы гына вәгъдә бирде. Рәшидә ханым, башын селкеп, аны җөпләде.


Exif_JPEG_420

Заһид Мәхмүди яныннан күтәренке күңел белән, авылның киләчәге ышанычлы кулларда булуына инанып, Казанга кузгалдык. Саубуллашыр алдыннан аның маңгаена күзем  төште. Маңгаенда җөй бар иде Заһидның. Тик ул әллә кайчангы иске җөй иде.


Exif_JPEG_420
Exif_JPEG_420
Exif_JPEG_420

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Раушания, син нинди саз күрдең ул??? Нормально шартлар ич! Ковролин җәеп булмый бит инде хайван абзарына... Автор: Наилә

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ