«Зәңгәр ягулык җылысы» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

Инде өченче ел рәттән республикабыздагы иң эре оешмаларның берсе булган «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте редакциябез белән берлектә «Зәңгәр ягулык җылысы» бәйгесен үткәрә. Быел без аның кагыйдәләренә үзгәрешләр керттек. Өч номинация буенча төрле районнардан эшләр кабул ителде. Инде нәтиҗәләр чыгарырга да вакыт җитте.

Сүз дә юк, тормышыбызны газ сәнәгате хезмәткәрләреннән, зәңгәр ягулыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. 2016 ел «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятендә хезмәтне саклау елы буларак билгеләп үтелә. Эш урыннарында, гомумән, газ җиһазлары кулланылган һәркайда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау зарури. Апрель аенда «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналларында, magarif-uku.ru сайтында игълан ителгән бәйгебездә дә без бу хакта искәрттек. Әлеге конкурсны оештыру максаты да шуңа бәйле: балаларга кече яшьтән куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтергә бурычлыбыз.

Бәйге өч номинациядә барды.

Иң күп эшләр балалардан «Газчының бер көне» номинациясенә килде. 60ка якын эш арасында рәсем, шигырь, эссе, иҗади эшләр газ хезмәте күрсәтү өлкәсендә тырыш һәм озак еллар намуслы эшләгән әтиләренә, абый-җизнәләренә, бабаларына, күршеләренә, авылдашларына багышланган.

«Хезмәтегез өчен рәхмәтлебез» номинациясендә үз кулларың белән бүләк-сувенир ясарга тәкъдим ителгән иде. Биредә дә балаларның фантазиясенә чикләр юклыгына тагын бер кат инандык! Редакция шкафлары конкурсантларның кул эшләнмәләре белән тулды: картиналар дисеңме, агачтан уелган эшләнмәләрме, бәйләгәне, теккән-чиккәне, йон оекбаштан алып чигүле мендәргә кадәр!.. Биредә дә 30га якын эш җыелды. Иң яхшы эшләр «Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте музеенда урын алачак.

Укытучылар-тәрбиячеләр өчен тәкъдим ителгән «Иминлек дәресләре» номинациясе иң катлаулысы булгандыр, мөгаен. Мөгаллимнәрдән без барлыгы 7 эш кабул иттек, әмма, әйтергә кирәк, бик бай, мәгълүматлы, кызыклы хезмәтләр бар. Мөслим районыннан Дилбәр Фәхртдинова «Газлы математика» интеллектуаль бәйгесендә газ сәнәгатен математика белән генә бәйләп калмый, иҗади биремдә синквейн алымы белән укучыларыннан шигырь дә яздыра. Ә Актаныштан Гөлшат Шәрипова «Тамчы-шоу» уены ярдәмендә газчылар тормышын сурәтли.

Сезне, хөрмәтле укучыларыбыз, бәйгедә кайсы районнар катнашуы да кызыксындырадыр. Арча, Биектау, Әлки, Буа, Бөгелмә, Балтач, Актаныш, Питрәч, Кукмара, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Апас, Әгерҗе, Азнакай, Киров өлкәсе, Саба, Чаллы, Казаннан эшләр кабул иттек… Ә иң актив районнар Биектау, Кукмара, Балтач булды. Афәрин, дуслар! Тагын шунысы куандыра, төрле фән укытучылары, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, әти-әниләр елдан-ел активлаша бара.

Гомумән, әлеге бәйгедә катнашып, балалар да, аларга ярдәм иткән өлкәннәр дә отышта гына, дияргә кирәк. Бәйгегә әзерләнгәндә шактый мәгълүмат туплана. Алай гына да түгел, һичшиксез, балалар белән бергә газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен, газ объектлары тирәсендә сак йөрергә кирәклеген искә төшереп үткәнсездер. Бу хакта күпме генә кабатласак та, балалар өчен артык булмас, алар саклык чараларын кече яшьтән сеңдереп, белеп үскәндә, үзләрен дә, якыннарын да куркыныч астына куймаячак. Бу бик мөһим!

Бәйгедә катнашкан һәр кешегә бик рәхмәтлебез. Һәр номинациядә эшнең эчтәлегенә, эшләнешенә, сыйфатына, темага туры килүенә, оригинальлегенә игътибар иттек. Иң төгәл, иң яхшы эш авторларына «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» редакцияләреннән диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Калган барлык катнашучыларга, электрон сертификат җибәрелә. Бүләкләү тантанасы вакыты сайтта хәбәр ителәчәк, игътибарлы булыгыз.

«Зәңгәр ягулык җылысы» бәйгесе җиңүчеләре:

«Газчының бер көне» номинациясе:
1. Алинә СӘЛАМОВА, Ч.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы.
2. Лилия КӘРИМОВА, Лаеш районы үзәгендәге 2 нче урта мәктәпнең 6А сыйныфы укучысы.
3. Камилә МӨХӘММӘДИЕВА, Балтач районы Смәел урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы.

«Хезмәтегез өчен рәхмәтлебез» номинациясе:
1. Гөлназ ВАФИНА, Биектау районы «Тургай» балалар бакчасы музыка җитәкчесе.
2. Руфинә ГАЛИУЛЛИНА, Нурлат районы Күлбай-Мораса урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.
3. Зөлфия ГАЛИМУЛЛИНА гаиләсе, Кукмара бистәсе.

«Иминлек дәресләре» номинациясе:
1. Рушания ТӘҖМИЕВА, Биектау районы Бөреле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2. Дилбәр ФӘХРТДИНОВА, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы.
3. Миләүшә САДРИЕВА, Чирмешән районы үзәгендәге 1 нче «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Яшәү көче
Җир түреннән чыга зәңгәр
ташкын,
Тереклеккә өреп яшәү көчен.
Энҗе-мәрҗәннән дә кадерле син,
Тормышыбыз гөрли синең өчен!

Җир-Анадан зәңгәр ташкын
чыга,
Әйтерсең лә җитез чишмә төсле.
Кадерен белик, юкка сарыф итмик,
Бу байлык бит – яшәү көче!
Алинә СОЛТАНОВА,
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 4Б сыйныфы укучысы. Чаллы шәһәре.

Сак бул!
Әгәр газ исен сизсәң,
«04» белән шалтырат.
Бүлмәләрне ачып куй,
Карап торма аптырап.
Зәңгәр ягулык белән
Бик сак булу сорала.
Бу киңәшне тота күр,
Кирәксезгә санама!
Флера ХӘЙРЕТДИНОВА,
Татар Казысы урта мәктәбенең
татар теле укытучысы. Питрәч районы.

Тылсымлы көч
Борын-борын заманнарда түгел, әнием яшь, әтием егет чакта тормыш авыр булган икән. Әйе, әйе, әбием сөйләгәннәрне мин әкият кебек кабул итәм. Кешеләр өйләрен утын, күмер ягып җылытканнар. Ә күмер карасы бөтен өйгә таралган. Җир-анабыз кешеләрнең зарларын, утынга киткән агачларның «күз яшен» күрептер, газ дигән могҗиза җибәргән. Газны мин тылсымлы көчкә тиңлим. Чакрымнарга сузылган газүткәргечләрдән бөтен дөньяны җылытучы көч килә бит! Илебезнең төрле почмакларын әйләндереп алган челтәр пәрәвезне хәтерләтә, ә тырыш эшчеләре хезмәт сөюче бал кортлары кебек алны-ялны белми көч түгә. Мин тормышыбызны газдан башка күз алдына да китерә алмыйм. Иң мөһиме – һәммәбез дә газ белән сак булсак иде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, дөрес кулланганда гына газ кешелеккә файда китерә.
Гүзәл ВАФИНА,
Биектаудагы 2нче урта мәктәпнең 4 нче сыйныф укучысы.

Минем әтием газчы
Әтием Фазуллин Илнур Югары Оры һәм Сөрде авылларында менә инде 20 елдан артык газчы хезмәтен башкара.
«Ат белән хуҗалыкка баллонны китереп, плитәгә тоташтырып, буш баллонны алып китә, атнага бер, район үзәгенә барып, баллоннарны газ белән тутырып кайта идем», – дип сөйли безгә әти. Безгә аның бу сүзләре бик кызык тоела. Хәзер бит һәр өйгә зәңгәр ягулык торба буенча килә.
Әтиемнең эше бик җаваплы. Көн саен ачкычлар салынган авыр сумкасын алып яраткан эшенә ашыга. Кемнең миче янмый, газ плитәсе эшләми – бөтенесе дә әтине чакыра. Мичләр карау гына түгел, газ торбасына тиеп торган агачларны кисү, торбаларны буяу, ГРПны (газораспределительный пункт) тәртиптә тоту да әтинең эше. Газчы булып эшләр өчен бик күп белергә, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Бу кагыйдәләрне үзең белү генә түгел, башкаларның да һәрвакыт исләренә төшереп тору мөһим. Әтием белән горурланам мин.
Илназ ФАЗУЛЛИН, 9 яшь.
Югары Оры авылы. Арча районы.

Тормышыбызны ныгыта
Минем әтием газчы,
Бик кирәкле һөнәр ул.
Аны белмәгән кеше
Авылыбызда сирәк ул.

Зәңгәр ягулык җылысы
Өебезне җылыта.
Әтиебезнең тырышлыгы
Тормышыбызны ныгыта.

Энем белән һәр көн шулай
Әтиебезне көтәбез.
Исән-сау бул, әтием-бәгърем,
Сине хөрмәт итәбез!
Диләрә НУРГАЗИЗОВА, 13 яшь.
Чуаш Кичүе авылы. Әлки районы.

Правила для дошколят
У кого дома газ?
Эти правила для вас!
Эти правила просты,
Для дошкольников важны.
Знайте, повторяйте
И всегда их выполняйте.
ПЕРВОЕ:
Очень важно знать,
Что этим газом
Нельзя дышать!
ВТОРОЕ:
Нельзя пользоваться газом
Детям дошколятам.
Если дома нет взрослых
Вы с игрушками играйте.
ТРЕТЬЕ:
Нельзя баловаться там,
Где печка газовая, плитка.
Не прыгайте, не скачите
Кнопки разные не крутите.
Помните дети вы всегда:
Газ – это вовсе не вода.
Будьте все внимательны.
Выходя из дома в сад,
Выключайте все подряд.
Гулия АБДУЛЛИНА, Гульнара САГИТОВА,
воспитатели детского сада «Сказка». Буинск.

Сәрдектә газ тарихы
Туган авылым Зур Сәрдектә газлаштыру 1989-1990 елларда башлана. Башта Казаннан кешеләр килеп проектын эшлиләр, аннан урамнарда, өй эчләрендә торбалар сузыла. Беренче елны өч хуҗалыкка гына газ керә дә бу эш тукталып кала. Шуннан соң ул вакыттагы «Коммунизмга» колхозы рәисе Габделхәй абый Шәмсетдинов күршебез Ләбиб абый Вәлиуллинны һәм аның газ буенча укып кайткан улы Зөфәрне чакыртып, газлаштыру эшенә алынырга әйди, югыйсә, бу эш тукталып калачак, ди. Ләбиб абый эшне оештыручы бригадир була, ә Зөфәр абый документлар артыннан гел Казан юлында йөри.

Ул вакытта колхоз буенча барлыгы 17 төзелеш бригадасы эшли. Газ да кертәләр, амбар, пилорама, мәчет тә төзиләр. Боларның барысына да бригадир Ләбиб абый җитәкчелек итә. «Газ кертүдә аеруча тырышып эшләүчеләр: торба чолгаучы Нургаян Әскәров, эретеп ябыштыручы Нурсил Галимов, экскаватор белән җир казучы Радик Сабирҗанов, торба төреп йөрүчеләр Васыйл Шәфигуллин белән Данияр Фәизовлар булдылар», – ди Ләбиб абый. Торбаларны сумала, пыяла мамык белән чолгыйлар, өрдереп карыйлар. Аннан торбаны, баланы мамык мендәргә салган кебек, ком түшәлгән чокырга салалар. Бер таш кисәге дә төшмәскә тиеш була. Райгаз начальнигы үзе килеп, эшләгәннәрен карап йөри. Яңгыр яуган көз көннәрендә торбаларга сулар тулып, аны компрессор белән чистарталар, бик мәшәкатьләнеп эшләгән чаклары да була. «Ул чакларда урамнарны казып бозасыз, дип каршы төшкән кешеләр, газ куллануның рәхәтлеген белгәч, соңыннан бик зур рәхмәтләр әйттеләр, әле дә гел рәхмәт укыйлар, сез дә рәхәтен күреп яшәгез», – ди күрше абый. Газлаштыру елларында күп көч салган Ләбиб абый һәм аның кебек кешеләргә без бик рәхмәтле. Өлкән авылдашларыбызга тыныч, тигез картлык, эшләгән эшләренең рәхәтен күреп, газ ягыла торган җылы өйләрдә исән-сау яшәүләрен телибез.
Әдилә ЗАКИРОВА,
Зур Сәрдек гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы.
Кукмара районы.

Надия ШӘЙХЕТДИНОВА әзерләде.

Добавить комментарий