Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналистлар белән очрашу

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе «Ватаным татарстан» газетасы редакциясе белән берлектә...

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе «Ватаным татарстан» газетасы редакциясе белән берлектә югары мәктәпнең ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үткәрде.


 

Нигездә татар матбугатында эшләүче, радио-телевидениедән татар телендә тапшырулар алып баручы журналистлар, әүвәл югары уку йортының гадәти эш көне – уку-укыту процессының барышы белән танышты, дәресләргә керде, яңа технологияләр белән җиһазландырылган уку кабинетларын карады, татар телен өйрәнүче чит ил студентларының эшен күзәтте. Аннары түгәрәк өстәл янында югары уку йортының ел йомгакларына багышланган эшлекле сөйләшү булды. Биредә журналистлар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең ел дәвамында башкарган эшләре белән якыннанрак танышты. Сорауларга институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачыклык кертте.


kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-014 kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-043 kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-053 kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-058 kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-062 kfu-ќurnalistlar-belђn-ochrashu-076

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ